Журнал «Безнең мирас»

Бу юлны үтү – зур казаныш

🏷 Admin

Милли матбугат тарихында тирән эзе булган, 30 еллык юбилеен бәйрәм итүче «Мәдәни җомга» газетасын чыгаруга зур көч куйган хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, кадерле укучылар!

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да бу шатлыклы вакыйга белән котлыйм!

 

30 ел – милли журналистика өчен тулы бер дәвер. Укучыларга һәм үз кыйблагызга тугры калып, бу юлны үтү – зур казаныш. «Мәдәни җомга» ул – газета гына түгел. Ул милли мәдәниятебезнең тере елъязмасы, буыннарны, гореф-гадәтләрне һәм яңалыкны тоташтыручы ышанычлы күпере. Газета битләрендә татар халкының бай мирасы җанлана, классиклар һәм заманча авторларның тавышлары яңгырый, безнең заманның иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләренә җавап табыла. Һәрдаим үзгәрүчән медиакиңлек шартларында милли кыйммәтләребезнең мәңгелек икәнлеген исбатладыгыз. Бу бәйрәмдә шушы өч дистә ел дәвамында газетаны булдыруга катнашы булган барлык кешеләргә – редакторларына, журналистларга, техник белгечләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

 

Зур тәҗрибәгә, якты сәхифә ләргә ия булган «Мәдәни җомга» халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калыр, газета һәрдаим татар мәдәни-иҗтимагый тормышының үзәгендә балкып торыр дип ышанам.

 

Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә яңа иҗади идеяләр белән яктыртылсын, укучылар йөрәгендә кайнар кайтаваз булып яңгырасын. Киләчәктә сезгә иҗади уңышлар, яңа проектлар, җан тынычлыгы, исәнлек-саулык телим!

 

Иң яхшы теләкләр һәм тирән хөрмәт белән,

 

Айдар СӘЛИМГӘРӘЕВ,

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру