20 октябрь 2025 яңалыклары
-
Айга кырын карама
Словакия табиблары фикеренчә, ак икмәктән киптерелгән сохари ашказаны җәрәхәтен дәвалый ала. Дәва ысулы бик гади: ай буе ак сохари, чиле-пешле йомырка, яхшы сыйфатлы атланмай гына ашарга кирәк. Сохарины үзең белән эшкә дә алып барырга, гел кимереп йөрергә киңәш ителә. -
Асыл затлар эзсез югалмый
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә Эдуард Ганиев исемендәге XXI «Кулаткы укулары» үткәрелде. Анда Иске Кулаткы, Николаевка, Новоспасск, Павловка һәм Радищев районнары мөселманнары катнашты. -
Күренекле язучы, драматург, журналист Әхәт Гаффарга багышланган сайт эшли башлады
Биредә әдипнең иҗаты, аңа кагылышлы хатирәләр, мәгълүмат туплана бара. Сайтның көндәлек дигән сәхифәсен кече кызы язучы Сөмбел Гаффарова алып бара. Анда ул әтисе турында хатирәләре белән уртаклаша. -
Илаһият темасына мөрәҗәгать итү – кирәкле гамәл
Әдәбият элек-электән кеше аңына тәэсир итүче көчле тәрбияви чара саналган. Аксакал галим Мәсгуд ага Гайнетдинов бик хаклы рәвештә борынгы шагыйрьләр Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Харәзмиләрнең иҗатларын, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның, безнең көннәргә якынрак торган Каюм Насыйриларның иҗат-эшчәнлекләрен тарихи-иҗтимагый җирлек белән бәйләп карый һәм бәя бирә.
