Истанбулда Садри Максуди Арсал искә алына

Күренекле хокук белгече, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди Арсалның үлеменә 60 ел тулу мөнәсәбәте белән Истанбул университетында искә алу җыены үткәрелә. Чара мәрхүм галимнең оныклары Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Учокның инициативасы белән Истанбул университеты Хокук тарихын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган.

Җыенда Садри Максуди Арсалның хезмәтләре буенча фәнни тикшеренүләр алып барган төрек галимнәре доклад белән чыгачак. Шулай ук Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллинаның да чыгыш ясавы көтелә.

Искә алу чарасына Татарстан исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаша.

Программа кысаларында Садри Максуди Арсалның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган рәсем күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Искә алу җыенын мәрхүм галимнең оныгы Али Вахит Турһан алып барачак.

Мәгълүмат өчен. Күпләргә билгеле булганча, Садри Максуди Арсал 1878 елда Казанга ерак булмаган Ташсу авылында дөньяга килә. 1901 елда Казандагы Рус укытучылар мәктәбен бетергәннән соң Париждагы атаклы Сорбонна университетында юриспруденция факультетында белем ала. 1906 елда кулына югары белем дипломы тотып Франциядән Казанга кайткач, Думага депутат булып сайлана, Россия мөселманнары фракциясен оештыра. 1907-1012 еллар арасында аларның иҗтимагый вә сәяси хокуларын яклап Дума мөнбәреннән ялкынлы чыгышлар ясый. 1917 елгы инкыйлап чорында корылган Идел-Урал конфедерациясенең дәүләт рәисе булып сайлана. Ул большевиклар тарафыннан таратылганнан соң, Садри Максуди гаиләсе белән Финландиягә качарга мәҗбүр була. 1922 елда Берлинга урнашып, фән белән шөгыльләнә башлый. 1923 елда Парижга барып төпләнә, Сорбонна университетының әдәбият факультеты Ислам илләрен өйрәнү институтында төрхи халыклар хокукы дәресләре бирә башлый. 1924 елда яңа корылган Төркия җөмһуриятенең “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган конференцияләрдә чыгыш ясый. Шул ук елның ноябрь аенда төрекләрнең милли лидеры, Төркия җөмһуриятенең беренче илбашы Мостафа Кемаль Ататөрек белән таныша. Ул С.Максудине Төркиягә чакыра. 1925 елда Максуди гаиләсе белән Әнкарәгә күченә. Әнкарә хокук мәктәбен һәм Истанбу университетында Төрек хокукы тарихы кафедрасын кора. 1925 елдан башлап 1950 елга чаклы әлеге уку йортларында төрек хокукы тарихы, хокукның нигезләре, хокук фәлсәфәсе кебек дәресләр алып бара. 1931-1939 һәм 1950-1954 еллар арасында өч тапкыр Төркия парламентына халык депутаты булып сайлана. 1950 елларның башында Төркия президентлыгына кандидат итеп тәкъдим ителә.

Садри Максуди Арсал — Төркиядә дәүләт эшлеклесе буларак кына түгел, сәясәтче, фәлсәфәче, хокукчы, тарихчы буларак та тирән эз калдырган шәхес. Аның гыйльми хезмәтләре бүген дә хокук бүлекләрендә төп дәресләренең берсе буларак укытыла.

Күптән түгел Максудинең чирек гасыр хезмәт куйган тарихи Истанбул университындагы хокук тарихы буенча тикшеренүләр алып баручы фәнни үзәккә аның исеме бирелде. Шулай Истанбулдагы бер урам да Садри Максуди Арсал исемен йөртә.

Милләттәшебез 1957 елның 20 февралендә 79 яшендә гүр иясе булды. Кабере Истанбулның Зинҗирликөй зиратында урын алган.

“Татар-информ”

«Үзсүзле профессор» Садри Максуди

Төркия Җөмһүриятенең яңа гына төзелгән һәм ныгый барган чорында Йосыф Акчура, Садри Максуди (Арсал), Әхмәт Зәки Вәлиди (Туган), Габделкадыйр Инан, Закир Кадыйри

Садри Максуди һәйкәлендә аның актив шәхес булуын күрсәтергә тырыштым – Асия Миңнуллина

Казанның Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатындагы Истанбул паркында Садри Максуди һәйкәле урнаштырылды. Һәйкәлнең ачылышы 7 декабрьдә Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәре кысаларында планлаштырыла.
6631

Төрек-татар дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, академик, философ Садри Максуди – чыгышы белән Казан татары. Садри Максуди татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, белеме, сәяси кыйбласы, Россия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән аерылып торган шәхес.

“Татар-информ” хәбәрчесе скульптураның авторы — танылган сынчы Асия Миңнуллина белән элемтәгә керде. “Үзен чит илдә таныта алган, эшчәнлеге башка ил белән бәйле булган татар кешесенә сын ясау белән беренче шөгыльләнүем. Мин бу һәйкәлнең ачылуына бик шатмын. Әлеге эшемне бик яратып башкардым. Садри Максудины үз илендә дә онытмадылар, читкә китте дип кенә халык күңеленнән сызылмады, аны хәтерлиләр. Татар кешесенең чит илдә актив эшчәнлек җәелдерә алуы да хөрмәткә лаек. Аның никадәр актив шәхес булуы фоторәсемнәрдән дә күренеп тора. Мин әлеге сында аның активлыгын да күрсәтергә тырыштым. Теләгем ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган – анысын башкалар бәяләр”, — диде Асия Миңнуллина эше турында.

“Татар-информ”

Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алдылар

Бүген мөселман дин эшлеклеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу чарасына җыелды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

  • Яңа бистә зиратында 50дән артык дин әһеле, фән һәм мәдәнияткә хезмәт иткән шәхесләр җирләнгән. Бүген искә алынган остазлар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Габдулла Тукай, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов, Илһам Шакиров бар.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, остазларны искә алу рәсми рәвештә 1998 елдан башланган. “Ул гадәткә кереп китте. Йөрәктән йөрәккә бер юл бар, диләр. Хәзер безнең туганлык мөнәсәбәтләребез бетеп бара. Очрашып, күрешеп, догалар кылсак, яхшы”, — диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185614/

Рүзәл Мөхәммәтша. Мин белгән Тукай

Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр, Габделҗаббар Кандалый кебек титаннары булган, берсе-берсе энҗегә тиң йөзәрләгән асыл исемнәрне хәтерләгән, аларның бибәһа мирасын саклаган

Мөхәммәт Мәһдиев. Каһәрләнгән язмыш

Егерменче елларда татар зыялыларыннан бер төркем -Г.Исхакый, З.Вәлиди, Ф.Туктаров, Г.Баттал, И.Акчура, С.Максудилар — чит илгә чыгып, исән-имин гомер кичкәннәр.

Гани бай хатирәсеннән исемдә калганнары

Гани бай Хөсәеновны иң элек күрүем Казанда булды. Читтән килгән атаклы кеше булдыгыннан, ул көннәрдә Казанда һәркемнең агызында Гани бай иде. Ысулы җәдидчелек яки сәүдәгәрлек, йә башка бер җәһәттән

Фәтхулла хәзрәт

Бөтен Россия татарлары, госманлы төрекләре, монголлар һәм Көнбатыш Аурупаның һәрбер зур шәһәрләрендәге татарлар арасында миллионнарча нөсхә тарала торган «Татар» газетасының 12764 нче номерында «Университетлардан»

Гаяз Исхакый (1878-1954)

Бу елның февраль аенда 140 ел тулуга карамастан, милләтебезнең олуг хадиме, дөньякүләм танылган әдип, журналист, нашир, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның юбилей чаралары җөмһүриятебездә шактый тыйнак,