Журнал «Безнең мирас»

Чал тарихның яңа балкышы

🏷 Admin

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Вәлиуллинның күргәзмәсе әле күптән түгел генә ачылган иде, инде озакламый ябылачак та. Шулай, милли экспозицияләр бездә озак күрсәтелми, өлгерсәң, күреп каласың, өлгермәсәң – юк. Ф.Вәлиуллин кебек кылкаләм осталарының иҗат эшләре исә озаграк вакыт, хәтта даими күрсәтелүгә лаек. Монда – безнең тарих, үткәннәребез, ата-бабадан калган мирас. Монда – моң, җанга рәхәт җылылык.

Ләкин күргәзмәне карарга өлгермәгәннәр күңелләрен төшермәсен, Фәрит Вәлиуллинның иҗат эшләрен көн саен да тамаша кылырга мөмкин. Чөнки ул монументалист һәм аның эшләре башкалабыз Казанда, Болгарда, респуб­ликабызның бүтән шәһәрләрендә бар. Ф.Вәлиуллинның иҗатын янә бер тапкыр күздән кичерик әле.

 

Тимер юл вокзалындагы  «Татар кызы»н

коткаручы

 

Казан тимер юл вокзалында «Совет Татарстаны» дип исемләнгән паннодагы татар кызын күрмәгән кеше Казанда сирәктер. Фәритебез ул кызны «үлемнән» коткарды. Әйбәтләп караганда, диварда гадәти генә кыз сурәтләнмәгәнен күрербез. Аның дивар буйлап җилфердәгән ак яулыгындагы чигеп ясалган сыман бизәкләрдә нефть чыгару вышкалары аерыла. Калфагы асылташлар белән бизәлгән. Панноның аскы өлешендә Казан сурәтен күрәбез. Яшь эшчеләр яңа төзелешләргә ашыга. Авторлар Сергей Бубеннов һәм Виктор Федоров иҗат иткән бу сграффитодан башка Казаныбызны күз алдына китерергә мөмкин түгел. Татар кызы туристлар өчен эшләнгән тәлинкәләрдә, башка сувенир эшләнмәләрдә дә урын алды. Бу сурәт республикабызның символына әйләнде. Ләкин панно бик нык искергән иде, шуның өстенә, Казан вокзалын яңартканда, аны яңа архитектур чишелешкә килешми дип таптылар. Шулай да «Совет Татарстаны»н саклап калырга карар кылдылар. Рәссамнар Фәрит Вәлиуллин, Рәшит Шиһабетдинов һәм Рәшит Тимериев панноны ике атна дәвамында торгыза. Элеккеге рәсем шундый искергән була ки, рәссамнар сайлау алдында кала: иске урынына яңаны иҗат итәргәме, әллә элеккесен торгызыргамы? Тарихи хәтер, мәдәни мирасыбыз шәхси амбицияләрдән кадерлерәк булып чыга. Бүген без янә татар кызы сурәте белән хозурлана алабыз. Республикабыз урамнарында татар сәнгате, милли бизәлеш юк дәрәҗәсендә аз, шуңа күрә дә бик газиз бу рәсем безгә. Дөрес, хәзерге рәсемдә төсләр җетерәк. Виктор Федоровның тол калган хатыны рәссамнарыбызга үпкәләп тә йөргән. Әмма рәсемнең сакланып калуы кадерле түгелмени?! Панно 1966 елда иҗат ителгән, 2005 елда торгызылды. Кырык ел вакыт үткән. Совет заманнарында гөрләп эшләгән цемент заводлары ябылып бетте. Сграффито техникасында эшләүчеләр юк. Булыр иде – дәүләт заказлары юк. Шуңа күрә, татар кызының шушы рәвештә торгызылуы – үзе могҗиза. Әле килер бер заман: панно тагын искерер, яңартырга оста таба алмаслар. Монументалист һөнәренә укыган белән генә буламыни? Көн саен осталыкны чарлап тормагач. Бер-берсенә охшаган йортларга, Европа шәһәрләрендәге кебек төзелгән  биналарга карыйсың да, монументаль сәнгатьнең кирәксезгә чыгып онытыла баруына тагын бер ачынып куясың...

 

Алмыш ханны

Ибн Фадлан белән «очраштыручы»

 

Болгарда бабаларыбызның ислам дине кабул итүләрен искәрткән билге интерьерында дивар зурлыгындагы мозаиканы күпләр хәтерли торгандыр. Аны да, күпләгән рәссамнар арасында бәйгедә отып, Ф.Вәлиуллин башкарган. Галимнәребез ярдәмендә эшләгән, билгеле. Унынчы гасыр интерьерлары, кием-салым, гарәп илчеләренең киемнәре, савыт-саба – барысы да төгәл тасвирланырга тиеш. Аяк астына җәелгән келәмнәргә кадәр дөреслеккә туры китереп эшләргә тырышканнар. Болгардагы эшләре исә мозаика белән генә чикләнми. «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» инсталляциясенә дә байтак хезмәте кергән. Сәнгатьчә торгызылган борынгы карталар, мәсәлән, аныкы. Нәтиҗәдә, Болгардагы эшләре өчен Ф.Вәлиуллин респуб­ликабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

 

Кол Шәриф мәчетен бизәүче

 

Күпләгән картина авторларын исемләп беләбез, чөнки һәрберсендә рәссамның исеме, башкарылган елы язылган. Монументалист рәссамнарны исә күпчелек белми. Мәсәлән, Фәрит Вәлиуллинның да рәссам Рөстәм Килдебәков белән берлектә Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке бизәлешен эшләгәне сирәкләргә генә мәгълүмдер. Тимер юл вокзалындагы «Совет Татарстаны» панносы кебек үк, Кол Шәриф мәчете дә – республикабызның йөзек кашы. Ел саен аны никадәр чит ил кунагы, Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр килеп карый. Мәчет калыкканга инде күпме вакыт, кызыксыну исә һаман кимеми. Никадәр зур хезмәт кергән, иң-иңнәрнең хыял байлыгы бергә кушылган илаһи урын бит ул...

 

Иске Татар бистәсе

егете

 

Мәскәүдә укып кайтканнан соң байтак вакыт Түбән Камада яшәп иҗат итсә дә, һәм бүген Яшел Үзәндә гомер кичерүенә карамастан, рәссам күңеле белән Казанга береккән. Иске Татар бистәсендә туып-үскән егет ич ул. Шунда рәсем мәктәбен тәмамлаган. Училищеда бик талантлы мөгаллимнәр һәм танылган рәссамнар Б.Майоров, В.Куделькин, З.Гыймаевта укыган. Һәр өчесе нинди жанр­да иҗат итәргә теләсә, шуны искитмәле итеп башкарган. Шуңа күрә Ф.Вәлиуллин да портретта да, пейзажда да, натюрмортта да өлге-үрнәк итеп куярдай остага әверелде. Мәскәүдә В.И.Суриков институтында исә ул атаклы профессор Ю.Королев курсын тәмамлаган. Һәр иҗат эшендә монументалист рәссамның кулы тоемлана. Кечкенәдән азан тавышлары тыңлап үскәнгә, Татар бистәсенең моңын җанына сеңдергәнгә, бүген Кол Шәриф мәчетен бизәрдәй остага, изге Болгарны бизәкләүче олпат шәхескә әверелде ул...

 

Шәкертләр

тәрбияләүче

 

Күргәзмәне ачу тантанасында яшь буынны күрү шатландырды. Ф.Вәлиуллин, шәп рәссам булу өстенә, Казан федераль университетында Филология һәм мәдәни багланышлар инс­титутының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты да. Моннан тыш, ул күпләгән мәгариф программаларын тормышка ашырырга ярдәм дә итә. Шулардан «Талантлар университеты»н мисалга китерү дә җитә. Төрледән-төрле бәйге-фестивальләрнең эксперты яки жюри әгъзасы да ул. Яшь буынны тәрбияләп, мәдәниятебезнең киләчәген кайгыртучы, кыскасы. Ф.Вәлиуллинның шәкертләре бүген үк төбәкара һәм халык­ара күргәзмәләрдә җиңү яулый. Яшьләрнең иҗат эшләреннән күргәзмәләр оештыручы буларак та Фәрит Рәшит улы абруй казанып өлгерде. Иҗтимагый эш белән исә ул байтактан бирле шөгыльләнә. Түбән Камада чакта ук рәссамнарның иҗат берләшмәсен җитәкләде, Татарстанда беренче «Адель» шәхси сәнгать галереясын оештырды.

Күргәзмәдә төрле стильдә башкарылган иҗат эшләрен күрергә мөмкин. Реалистик сурәтләр янында абстракт рәсемнәр дә очрый. Рәссам төрле техникалар кулланган, һаман эзләнә, яңалык­ка омтыла, димәк. Әмма ничек кенә иҗат итсә дә, бөтен әсәрләрен Казанга, республикабызга мәхәббәт, милли мәдәниятебез  һәм тарих галиҗанәпләренә тирән хөрмәт берләштерә.

 

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру