Журнал «Безнең мирас»

Дөньяда сүзем калыр (Әхтәм Зарипов)

(15.07.1935-19.06.2024)

 

Бөек шәхесләребез бик күп. Һәр тарихи бинаның кирпече, гади үзле балчыктан сугылып, мичтә кыздырыла. Шул кирпечләрдән шедевр биналар төзелә. Киләчәк буыннарга үзле балчыкның каян алынуы да, кирпечне кемнәрнең, нинди мичтә яндырулары да, бинаны кемнәрнең ничек төзүе дә кызыклы.

 

***

Кулымда – Зариф Бәширинең истәлекләр китабы. Анда ул кемнәр белән ничек очрашуы турында яза. Бик кирәкле, кадерле мәгълүматлардан тыш, берьяклылары да, субъектив караштан чыгып язылганнары да бардыр, әлбәттә. Әмма алар – тарих, алар булган, алар кирәк, алар кадерле.

 

***

Кая карама, кемне тыңлама – ялган мактау, мактану, макталу. Тукай дөреслекне «суга баткан» дисә, без исә ул төшенчәнең хәзер су төбендә дә, күктә дә юклыгын исбатлыйбыз. Бүген «дөрес» дигән сүз кулланыла икән, ул «ялган»ны аңлата. Шулай булса да, яшәү яшәмәүдән әйбәтрәк.

 

***

Милләтебезнең мәдәни тормышында нинди генә шәхесләр яшәп мәңгелеккә күчмәгән?! Алар турында бик аз беләбез. Мәсәлән, Тукай сүгеп, көлеп язган Ишми ишан чынлыкта нинди булган? Буби мәктәбенең укытучы-мөгаллимнәре аны нигә кунакка чакырып сыйлаганнар? «Ишморатовлар чәе» дип аталырлык булгач, нинди булган ул чәй? Ә үз замандашларыбыз турында нәрсә беләбез? Мәсәлән, Рөстәм Яхинны романслар авторы буларак кына беләбез түгелме? Ә бит ул – фаҗигале тормышта яшәп, фаҗигале үлемгә дучар булган бөек шәхес.

 

Автор турында:  

Язучы, артист, режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), 2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Тәҗәй авылында туган. 2024 елның 19 июнендә Казанда вафат булды.

 

Текстны журналга Ләбиб Лерон әзерләде.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру