Габдулла Исмәгыйлев: Бер кыяр һәм бер помидор
Җәй. Июнь. Шушы ай җылы көннәрнең башы. Әмма быелгы яз үзе дә сынатмады. Кояш җиргә бик еш елмаеп карады. Аның якты нурлары, әллә ни калын булмаган кар юрганын җебетеп, алардан күзгә күренер-күренмәс гөрләвекләр ясап, эреле-ваклы елгалар ягына озатты. Очар кошлар кайтты. Кар катламының бетүләрен көтә-көтә көтек булган умырзаялар чәчәк атты. Зәңгәр күккә сабан тургайлары күтәрелеп, җиргә яз айларында, җәй башында гына була торган сөю җыры агыла башлады. Май азагы белән июнь аеның башы әнә шулай, күзгә-күз очрашты. Июнь үзе дә бурычлы булып калмады. Хушлашып, теләр-теләмәс китүче яз тарафына сандугачлар моңын, сирень, шомырт чәчәкләренең хуш исләрен сипте. Яфрак ярган тал-тирәкләр яшел кулларын болгап хушлаштылар. Алмагачлар, нәфис чияләр ак күлмәкләрен киде. Мәктәпләрдә укучылар, алардан да битәр укытучы апалары зарыгып көткән каникуллар башланды. Әнә шулай итеп, җирнең без яши торган почмагында тормышыбызның чираттагы бите ачылды...
Һәрбер яңа хуҗа сыман, җәй яз аеннан керләнеп калган җирне юарга омтыла. Әллә кайдан гына, көтмәгәндә-уйламаганда, кояшның якты йөзен каплап, кара болыт килеп чыга. Иң башта яңгыр хәбәрчесе – салкынча, су исе аңкып торган җиләс җилләр агач башларын шаулатып уза. Китә-китешкә начар беркетелгән нәрсәләрне яисә анда-монда чәчелеп яткан чүп-чарны, киптерергә эленгән күлмәк-штаннарны үзенә ияртә. Караңгыланып калган җир өстен яктыртырга теләгәндәй, яшеннең утлы камчылары шарт-шорт итә, күк күкри башлый. Яшеннең уттай янып торган күзләре сине генә, бары тик сине эзләп йөридер сыман. Менә шушы вакытларда сулыш ачылып, аяк-кул мускулларында көч арта, кара болытка күкрәгең белән терәлеп торасы килә. Ул да түгел, беренче эре тамчылар җир белән очраша. Дымга сусаган җир туфрагы ул тамчыларны ялмый, йота. Җил исә, яшен айкала, күкләр дөберди, су ташкыны ага...
Менә ул могҗиза, менә ул җанга, дымга сусаган җиргә, барлык тереклеккә бәлзәм! Шактый шулай барган яңгыр, килгәндәге сыман, җил-җил китеп бара. Кояш чыга. Безнең балачакның иң татлы хатирәләре яңгырдан соң яланаяк гөрләвекләрдәге суны ерып, җебеп калган кызыл балчыктан уенчык ат, пистолет, җен сурәтләре ясап көлгән иң бәхетле көннәргә алып китә. Шушы вакытларда тормыш үзе дә җәйге көн сыман яктыра. Күңелдәге тойгылар җиңеләеп, алда сине көтеп торучы тормышка карата җылы хисләр, берсеннән-берсе татлы өметләр уяна. Яңгырдан соңгы җәйге төннәрдә наз көтеп сусаган мәхәббәт бөреләре ачыла. Иң оялчан кызлар да, батырая төшеп, татлы иреннәренә тагы да татлырак иреннәрнең килеп кунганын тоя. Сөю чәчәкләре әнә шулай ачыла. Дөнья тагы да ямьләнә, ул киңәя, ул матурлана...
Тау битләрендә, каенлыкларда җир, каен җиләкләре өлгерә. Өлгеррәк, уңган-булган бакчачылар беренче кыяр, помидор, салат яфракларын өзә.
Әйткәнемчә, быел без яңа урында, әле ремонт эшләре генә башланган коттеджыбызда, агач бакчасы утырттык. Помидор, кыяр, салат, укроп... сыман нәрсәләр, оныкларыма туплы уеннар өчен зур газон яшелләнеп килә. Быелгы җәй агач-куаклар утырту, үлән чәчү өчен бик уңышлы, уңай булды. Көннәр артык эссе түгел, яңгыр ява. Бер помидор кызарып килә, бармак чаклы кыярлар сары чәчәкле очлары белән кояш нурларыннан иркәләнә. Бик нәфселе кеше булмасаң, куанып, Ходабызга рәхмәт укырга сәбәпләр күп. Әмма, һәрвакыттагыча, синең кәефеңне бозардай хәлләр янәшәдә генә...
Трамвайда кайтып киләм. Арттагы утыргычта минем яшь тирәләрендәге ир белән хатын сөйләшә. Ир кеше: «Пенсия килгәнче тотарга акчаң калдымы әле?» – ди. Йөзе мөлаем, чәчләрен ак бәс сарган ир нәкъ мин әйтә торган сүзләрне төп-төгәл итеп кабатлады. Аңлагансыздыр, минем колаклар торып басты. Хатынының ун меңнән артыграк, дигән җавабын ишеткәч: «Күптән ашыйсы килеп йөри, салат ясарга бер кыяр белән бер помидор алырлык рәт бар икән», – дип әйтеп куйды. Хатыны әле пенсиягә чаклы шактый вакыт барлыгын, көтелмәгән чыгымнарның булу мөмкинлеген, кыяр, помидор ашамаучыларның үлмәгәнлеген әйтеп, ирне тынычландырды. Мин үзем дә – гап-гади, бернинди өстәмәләргә ия булмаган пенсионер. Әмма сикереп торып, шушы иргә бер-ике кыяр, помидор сатып алу өчен акча бирергә теләдем. Әмма ничек итеп? Ихтимал, бирә башласаң да – алмаслар, әле авыз-борыныңны майлаулары да бик мөмкин. Безнең халык горур. Әле безнең күңелләрдә «кеше кешегә дус һәм иптәш», «бары – бергә, югы – уртак» дип яшәгән заман истәлекләре күңелләрдә яши...
Һәрвакыттагыча, помидор сүзе ишетелү күңелем архивыннан моннан 25 еллар элегрәк укыган китабымның эчтәлеген казып чыгарды. Ялгышмасам, Гагарин урамындагы китап кибетеннән язучы Фенни Флэггның «Жареные зеленые помидоры в кафе «Полустанок» (1987) романын (Дина Крупская тарафыннан 1999 елда инглиз теленнән русчага тәрҗемә ителгән) китабын сатып алдым. Кыскача эчтәлеге болай: 1985 ел. Американың Алабама штатындагы Бирмингем шәһәрендә яшәүче хуҗабикә Эвелин Коуч картлар йортындагы кайнанасының хәлен белешергә дип, күчтәнәчләр алып килә. Шунда яшәүче 86 яшьлек Нинни ханым белән таныша. Нинни яшьләй ата-анасыз калган. Бик иртә ирен җирләп, тумыштан ук гарип бердәнбер улының үлемен кичерүгә карамастан, тормышны яратудан туктамаган. Киресенчә, тормышка карата ярату хисләрен көннән-көн арттыра барган героиня. Китапта, кызыл помидор алырга акчаң җитмәсә, яшелен кыздырып ашауның ике төрле ысулы язылган. Ир белән хатыннан торган гаилә өчен бер яшел помидор җитә. Телем-телем итеп дүрткә-бишкә бүлеп, тозлап, борычлап, сыек камыр – клярга манчып, майлы табада яки фритюрда алтынсу кабырчык белән капланганчы кыздырырга кирәк. Монда яшел помидорның тыгыз тәнле булуы кирәк. Әз генә кызара башлаган помидорлар кыздырырга ярамый. Яшел помидорлардагы агулы матдә – солонин кыздыру барышында юкка чыга. Сез беләсез булыр, кляр француз сүзе, ә безнеңчә – сыек сүзенә тәңгәл. Аны һәрбер хуҗабикә үзенчә ясый. Бер помидор өчен өч кашык каймак, 30 г бодай оны, йомырка, бер чеметем тоз. Шуларны бергә кушып болгатасың. Иң мөһиме, помидорның согы агып чыкмаслык, коймак камырына тартым измә булырга тиеш. Дөрес, кемнәрдер йомырканың сарысын агыннан аера. Ә кайсыберәүләр камырга уылган сыр, гөмбә, сарымсак, баллы борыч, төрле үлән, газлы су, вино, коньяк... куша. Помидор телемен камырга манып алгач, сыеграк тоелса, өстенә он яки крахмал сибәргә була. Камырыгыз артып калса, аннан коймак, фритюрда ясаган булсагыз, кисәк-кисәк итеп, 130-180 градустагы фритюр маена салып әзерләсәгез, кышкы ябалак-ябалак карларны хәтерләтүче, авызда кетердәүче, лимонлы чәйгә юлдаш ризык килеп чыга. Кыскасы, әгәр иренмәсәң, ярты чиләк яшел помидор белән туй уздырырга була. Ихтимал, миңа трамвайда очраган ир белән хатын, иң арзанлы бер яшел помидордан да тамак туйдырырлык, искиткеч тәмле кабымлык әзерләп булуын белмиләрдер. Беренче карашка кем өчендер көлке тоелган хәлләрнең алдагы көннәрдә аларга да килеп җитүе бик мөмкин. Мин оптимист, ягъни алдагы көннәргә ышаныч, өмет белән карыйм. Илдәге хәлләрнең якын унъеллыкта булмаса, унбишенчесендә нәкъ менә мин теләгән якка борыласына зур ышаныч баглыйм. Мин исемен дә белмәгән иргә дә, чираттагы пенсиясе килгәч, Рәсәйдә ул уртача – 23 мең сум, тормыш иптәше кыяр, помидор, суган, бер чеметем укроп һәм тоз, зәйтүн мае салып, салат ясап ашатыр. Мин ышанам! Ә бит ышанмаска илтүче сәбәпләр бик күп. Әле генә, 18-21 июнь көннәрендә «Петербургский международный экономический форум – ПМЭФ» булып узды. Менә шундагы трибунадан Рәсәйнең сәнәгать үсеше өчен җаваплы җитәкчесе Максим Решетников әфәнде илнең рецессия-сәнәгать үсешенең кимүе, үсеш темпларының түбән булуы, эшләп чыгаруның акрынаюы турында белдерде. Нәтиҗәдә, бизнес өлкәсендә сатуның кимүе, сыйфат начараю, кредит алуның авырлашуы күрсәтелде.
Менә шунлыктан, халыкның тормыш шартлары начарлана. Чөнки халыкка кирәкле товарларга бәяләрнең көнаралаш үсеп торуы ил кешесенең җилкәсенә авыр йөк булып ята. Карт-коры инфляция нәтиҗәсендә үлемтеккә акча җыя алмый. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, банклар процент ставкаларын күтәрә. Рецессия озаккарак сузылганда депрессия килеп чыга. Сәнәгатьтәге депрессия аның аска тәгәрәвенә илтә. Инвестицияләрнең кимүе – товарларга сорауның азаюына илтүче юл. Шунлыктан булса кирәк, оптимистларга алмашка пессимистлар килә. Кешенең психикасы үзгәрә барып, өметсезлеккә бирелә. Тормышка карата суыну, битарафлык белән алмашына. Аеруча яшьләргә авыргарак туры килә. Бик күпләр эчкечелектә, наркотиклар куллануда, бик күп бозыклыкларда үзләренә юану эзли. Алар яшәп килүче җәмгыять кануннарына каршылык йөзеннән, кием-салымнарын бик килбәтсез итеп, тәннәренә сурәтләр төшереп, ир затыннан булуларына карамастан, алка, мәрҗән тагып йөри башлый. Шушы яшь буын, безнең алмашчыларның күңелендә бушлык – вакуум! Бик кызганыч. Кешеләр шул балаларны гаепле саный. Ә күзләрне ачыбрак карасаң, балыкның башыннан чери башлаганы күренә. Менә укучыларым, уйнап-көлеп җәй башыннан башлап, бер кыяр һәм помидор турында дәвам итеп, рецессия, депрессия кебек төшенчәләргә тукталып, язмам азагына якынлашты. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирешмәгез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА