Фернат Насыйбуллин: «...Һәм шул көннән башлап яшьлегебез Мәңге шиңмәс гөлгә әйләнер!»
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Фернат Насыйбуллин дигән үзенчәлекле артист бар. Тамашачы аны күп рольләре аша белә. Фернатның уенын драматик амплуада да, сатирик амплуада да күзәтүе кызыклы. Ә балалар өчен спектакльләрдә нәниләр аңа сәхнәдә пәйда булган беренче мизгелләрдән үк ышана...
Фернат Насыйбуллин – педагог-остаз да, ул балаларны театр дөньясына профессиональ яктан әзерли. Тагын бер «cере» яңарак кына ачылды – яшереп кенә шигырьләр дә иҗат итә икән... Сер капчыгы чишелгәч, инде аларны сезгә – укучыларга да бүләк итәргә кирәк, дип уйлыйм. Күңелләргә үз юлын тапсын алар да...
Луиза Янсуар.
Сыерчыгым
Әй, кошчыгым, сыерчыгым,
Үз иттең син минем оям.
Бер почмагын бүлеп бирсәң,
Мин дә гүя шунда сыям.
Яшәр идем рәхмәт әйтеп,
Син китергән шушы язга.
Килүеңне көтеп алды
Зәңгәр күзле умырзая.
Таллыклар йөзә корабтай,
Басу-кырлар – диңгез күк,
Әрәмәлек – су астында,
Җырлап йөгерә шау гөрләвек...
Суз син мәхәббәт җырыңны,
Аһәңе җанны тырнасын...
Язның беренче җырчысын
Бар җиһан бирелеп тыңласын!
Югары тот нәни башың,
Томшыгың – быргы, уйнасын!
Син тараткан яз авазы
Ярату гына уятсын!
Ни дисәң дә, яз – наз инде,
Күңелгә хуш исе керә...
Син яшәгән тирә-юньне
Хәтфә-яшел үлән күмә.
Теләгем шул, сыерчыгым,
Нәселең дәвамлы булсын!
Синең моңлы сабыйларың
Дөнья ямьләр өчен тусын!
Нигә, нигә...
Ник очрадың йөргән юлларымда,
Нигә кердең яшьлек кышыма?
Чәчкә кебек (вакытлыча үлгән)
Ник кагылдың йөрәк кылыма?
Кыш көне дә язлар җитә икән,
Йөрәктәге хисләр язы, дим.
Күңелкәем бөреләнде кабат, -
Әллә ялгыш, әллә язмышым?
Гүзәлкәем, нигә төрдең мине
Сиңа булган татлы уйларга?
Кочагыңа алып ник эреттең,
Нигә күмдең җылы назларга?
Сине күргәч, җаным сыгылды шул,
Йомшап төштем сабый баладай.
Хыялымда очтык пар аккоштай,
Мин гашыйкмын, ахры, яңадан.
Уенмы бу, әллә чынбарлыкмы?
Газиз башым тәмам буталды...
Ни булса да булсын, тик булмасын,
Тик булмасын вөҗдан газабы.
Бир кулыңны, әйдә, бергә атлыйк,
Тайпылмыйча яшьлек эзеннән!
Язмыш үзе юл сузгандыр безгә...
Язмыш үзе... Тик юл – өзелгән.
Беренче мәхәббәт
Кичә генә әле бергә идек,
Аз булса да узган көнебез.
Безнең өчен таңнар бик аз атты
Һәм санаулы булды төнебез.
Бергә чакта безгә рәхәт иде
Тын урамнан атлап килүе.
Җәйге авыл тирән йокыда чак...
Бер-береңне назлап сөюе...
Ялгыз ай да шатлана күк иде,
Без утырган якка күз салып,
Ә йолдызлар күз кысыша иде,
Бер-береңдә гыйшык уятып.
Сандугач та тып-тын калган иде,
Йоклаткачтын нәни кошчыгын,
Камышлыкта бакалар да тынган,
Куып аргач черки оныгын.
Шул тынлыкны бозып, тик без генә
Серләшәбез капка төбендә...
Берәр кызык чыкса, көлә идең,
Пар килепләр чишмә көенә...
Аяз көнне чыккан кояш кебек,
Вакытлыча гына балкыдың,
Ә шулай да минем күңелемдә
Өмет чаткылары калдырдың.
Шуңадыр да бәлки юксынуым,
Сине эзләп көн дә дәшүем.
«Мәхәббәтем бәлки килгәндер...» – дим...
Әллә инде җитте «шашуым?»
Хисләреңне үзең сөйләмәдең,
Күзләреңдә очкын кабынды.
Әллә инде назлы карашларың
Йөрәгемә килеп кагылды...
Кайчан гына әле бергә идек –
Каршыладык алсу таңнарны...
Яннарымда хәзер булмасаң да,
Уйларымда йөртәм шул чакны.
Вакыт узар. Тагын күрешербез.
Сандугачлы таңнар алланыр...
...Һәм шул көннән башлап яшьлегебез
Мәңге шиңмәс гөлгә әйләнер!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА