Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама (5-11 июль)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

 

5 июль (шимбә). Мөхәррәм аеның 10нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.33 сәгатьтә калка, 23.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.22 сәгать.

 

Үзгәрү көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

 

Буыннарны чистарту

 

15-20 дәфнә яфрагын 1 литр суда кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Аннан соң термоска бушатып, 3-4 сәгать төнәтәләр. Сөзәләр, суыталар, 10-12 сәгать дәвамында әкренләп, вак йотымнар белән генә эчеп бетерәләр. Елына 1 тапкыр 3 көн рәттән шулай дәваланалар. Процедура алдыннан 1 литр җылы су белән клизма ясарга кирәк. Дәфнә яфрагы – бик куәтле чара, шуңа сак булу зарур: әгәр ашказаны яки эчәклектә ниндидер авырту сизелсә, шундук төнәтмәне эчүдән туктарга кирәк. Табиб белән киңәшмичә, болай дәваланырга ярамый!

 

6 июль (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 11нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.53 сәгатьтә калка, 23.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.20 сәгать.

 

Шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

 

Буыннарны чистарту

 

2 аш кашыгы дөгене ярты литр суда 1 тәүлек төнәтәләр. Аннары дөгене юып, өстенә чиста су салалар. Шулай 5 көн рәттән кабатлыйлар. Алтынчы көндә суын алыштырып, тозсыз дөге боткасы пешерәләр. Иртән ач карынга ашыйлар, шуннан соң 4 сәгать ашамый торалар. Дәва курсы – 40 көн.

 

7 июль (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 12нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.12 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.18 сәгать.

 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

 

Ангинадан дәва

 

1 баш сарымсакны чистартып, вак кына  турыйлар, 1 стакан алма согына салып, кайнатып чыгаралар һәм, өстен капкач белән каплап, сүрән утта 5 минут пешерәләр. Әз генә суынгач, вак йотымнар белән эчеп бетерәләр. Тәүлегенә 1-3 стакан эчсәң, 1-2 көннән ангинадан котылып була.

 

8 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 13нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.25 сәгатьтә калка, 0.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17. 16 сәгать.

 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

 

Хәтерне яхшырту

 

Хәтер начарланса, көн саен суган һәм сарымсак ашау файдалы. Шулай ук дүләнә, карабодай, тузганак тамыры, меңьяфрак, каен җиләге, сарут тамыры, кычыткан, кара торма да хәтерне яхшырту үзлегенә ия.

 

9 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 14нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,  20.18 сәгатьтә калка, 0.54 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  17.14 сәгать.

 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә  аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 

Усак шифасы

 

Усак кайрысы, бөресе яки яфракларыннан әзерләнгән төнәтмә кандагы шикәрне нормага китерә. 1 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 50 шәр мл эчәләр. Дәва курсы – 20-23 көн. Диабетны кисәтү, иммунитетны ныгыту өчен исә 1 аш кашыгы вакланган усак кайрысын 2 стакан суда 30 минут пешерәләр, көненә 3-4 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Буын сызлавын басар өчен, яшь усак яфрагын изеп, компресс куялар.

 

10 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.54 сәгатьтә калка,  1.32 сәгатьтә бата. 23 сәгать 37 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы  17.13 сәгать.

 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

 

Чәч коелса

 

50 грамм киптерелгән әрекмән тамырын ваклап, 1 стакан зәйтүн маена салалар, 10 көн кояшта төнәтәләр. Кичтән баш тиресенә сөртәләр, иртән башны юалар. 2 атнадан соң чәч коелудан туктый.

 

11 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 16нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.18 сәгатьтә калка, 2.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  17.09 сәгать.

 

Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

 

Яшел суганлы кабартма

 

250 г он, 180 мл җылы су, ярты чәй кашыгы тоздан йомшак камыр басалар, 30 минутка пакетка салып куялар. Аннары камырны дүрткә бүләләр, һәркайсын җәеп, май сылыйлар, туралган яшел суган сибәләр дә, башта катлама итеп төрәләр, аннан соң шуны әкәм-төкәм кебек төреп, кабат җәяләр. Ике ягы да алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырып алалар.

 

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру