Мәдәният
-
Мәдәният 2 минБәхет – пыяла, тиз уала
Тинчуринлылар символларга бай спектакль тәкъдим итте.
УКЫРГА -
Мәдәният 3 минТатар җыры, милләте өчен янып яшәде
Күренекле җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына – 80 ел.
УКЫРГА -
Мәдәният 3 минАтаклы зәркәнчеләр нәселеннән ул
Бүген без шатланып, 90 еллыгы уңаеннан гаҗәеп талантлы иҗат иясе – Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Тавил ХАҖИӘХМӘТОВны искә алабыз. Ул озак еллар җөмһүриятебездә китап бизәү өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнардан иде. Бизәгән балалар китапларын берничә буын укып үсте.
УКЫРГА -
Мәдәният 1 минТуеп булмый яратып...
Казанда «Калеб» яңа буын җыенының чираттагы бер чарасы буларак оештырылган, искитмәле тавышка ия җырчы Алмас Хөсәеновның концерты күңелдә каршылыклы хисләр калдырды.
УКЫРГА
Тарихи мирас
-
Тарихи мирас 4 минҖәлил һәм татар музыкасы
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Татарстан радиосында каһарман шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль атналык әзерләнде. Ул 2026 елның 9 февраль, дүшәмбе иртәсендә, шагыйрьнең әсәрләренә язылган җырлардан төзелгән концерт белән башланып китә һәм 15 февральдә – туган көнендә «Моңлы бер җыр» әсәре (Т.Миңнуллин) буенча куелган радиоспектакль белән йомгаклана. Шулай ук радио тыңлаучылар игътибарына Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция, Шәйхи Маннурның «Муса» романыннан өзекләр, «Татарлар елмаеп үлделәр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Концертларда атна буе Җәлил шигырьләре һәм аларга иҗат ителгән җырлар яңгырый. Программада Мирсәет Яруллинның «Сандугач һәм чишмә» симфоник поэмасы, Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсыннан фрагментлар концерты да бар. (12+)
УКЫРГА -
Тарихи мирас 2 мин«Йолдыз»ның тәүге саны
Ошбу елның гыйнвар аенда татар телендә чыгучы тәүге газеталарның берсе «Йолдыз» нәшер ителә башлауга 120 ел тула. Әлеге басманың татар милли тормышында, журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихында бәһасе искиткеч зур. Газетаның иң беренче баш мәкаләсе (авторы – Әхмәдһади Максуди) һәм анда басылып чыккан игълан нигезендә, әлеге басмага кыскача гына күзәтү ясыйк.
УКЫРГА -
Тарихи мирас 4 минОнытылмас мизгелләр
Гыйнвар аенда татар дөньясы Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе, Яңасала авылы тумасы Гомәр Бәшир улы Бәшировның (07.01.1901-07.05.1999) тууына – 125, атаклы композитор, СССРның һәм ТАССРның халык артисты (1957, 1939), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958), Җаек шәһәре тумасы, Нәҗип Гаяз улы Җиһановның (15.01.1911-02.06.1988) тууына – 115, музыкант (баянчы), дирижер, композитор, ТАССРның халык артисты (1986), Балтач районындагы Сасна авылы тумасы Рәшит Шәкүр улы Мостафинның (06.01.1946-11.06.2023) тууына – 80, Татарстанның халык (1997) һәм Россиянең атказанган артисткасы (2002), Лаеш районындагы Агайбаш авылы тумасы Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллинаның (04.01.1951-15.07.2003) тууына 75 ел тулуны билгеләп үтә.
УКЫРГА -
Тарихи мирас 2 минИке мөнбәрле мәчетнең ике гасырлык тарихы
Тарихка «Беренче татар мәчете» булып кереп калган Тарихи мәчет 1823 елда Мәскәүнең I гильдия сәүдәгәре бохаралы Назарбай Хошалов җирендә нигезләнгән. Әлбәттә, ул бернинди дә «беренче» булмаган. Мәскәү аръягы бистәсендә татарлар Мәскәү кенәзлеге чорыннан ук тупланып яшәгән, Аллаһ йортын төзергә рөхсәт сорап язылган прошениеләрдә әүвәлге мәчетләр телгә алынган. Бу документлар тарихчы Дамир Хәйретдиновның «Татарское Замоскворечье. Мәскәү Татар бистәсе» китабында китерелә. Шулай да Тарихи мәчетне Мәскәүдәге беренче таш мөселман гыйбадәтханәсе дияргә буладыр.
УКЫРГА