Журнал «Безнең мирас»

N 24 Айга кырын карама (21-27 июнь)

🏷 Admin

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!


21 июнь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.05 сәгатьтә калка, 15.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.


Солы кесәле
Ашкайнату начар булганда, эч кипкәндә, күбенгәндә, солы кесәле файдалы. 0,5 кг солы ярмасын 3 литрлы банкага салып, 1,5 л су өстиләр, тастымал каплап, җылы урынга куялар. 3 тәүлектән соң яхшылап болгаталар, иләк аша сөзеп, сыеклыкны көчле утта, болгата-болгата, кайнатып чыгаралар да сүндерәләр. Шикәр дә, тоз да өстәргә кирәкми. Суынган кесәлне бал яки җиләк ширбәте белән ашыйлар.


22 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.19 сәгатьтә калка, 17.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.


Хәл кертә торган эчемлекләр
Гөлҗимеш җимешләрен ваклап, 3 аш кашыгын 1 литр суда сүрән утта 15 минут пешерәләр, яхшылап төреп, төнгелеккә калдыралар, иртән сөзеп, көн буена чәй урынына эчәләр (бал белән файдалырак). Яисә көн саен ач карынга 1 чәй кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй кашыгы бал кушып эчәргә кирәк. Йә булмаса, көненә 2 тапкыр – иртән һәм төшке ашка 30 минут кала – 15-20 шәр тамчы элеутерококк төнәтмәсе эчү дә арыганлыкны баса.


23 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 0.34 сәгатьтә калка, 19.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.


Гастриттан – бака яфрагы
Бака яфрагы согына (яз һәм җәй - бакчадан җыеп кергән яфракларны сыгып, кыш – даруханәдән әзер сок сатып алып) шулкадәр үк бал кушып, 7 көн караңгы урында төнәтәләр. Ашказаны кислоталылыгы түбән булганда – ашарга 30 минут кала, югары булганда – ашаганнан соң 30 минут үткәч 1 әр аш кашыгы эчәләр.


24 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.03 сәгатьтә калка, 20.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.


Организмны чистарту
Яз һәм җәй кычыткан, сары мәтрүшкә, иссоп кебек үләннәр белән организмны чистарту файдалы. Моның өчен үләннәрне 1:10 нисбәтеннән кайнар суга салып 15-20 минут төнәтәләр дә, сөзеп, суыталар, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 шәр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 атна.


25 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.51 сәгатьтә калка, 21.39 сәгатьтә бата. 13 сәгать 31 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.


Хуш исле әрем
Авыздан тәмсез ис килгәндә, петрушка яфрагын чәйнәү файдалы. Ачы әрем төнәтмәсе белән чайкау да авыздагы исне бетерә. Кылыч үлән тамыры порошогын чәйнәү яки төнәтмәсе белән авызны чайкау да нәтиҗәле.


26 июнь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.01 сәгатьтә калка, 22.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.


Тел пешкәндә
Кайнар чәй эчкәндә аңкау һәм тел пешсә, авызга боз кисәге кабып суырырга кирәк. Аннары авызны шалфей яки ромашка төнәтмәсе белән чайкыйлар – мондый үсемлек төнәтмәләре ялкынсынуны да, авыртуны да баса.


27 июнь (җомга). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 4.32 сәгатьтә калка, 22.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.


Прәннек торты
0,5 кг шоколадлы прәннек, 0,5 л каймак, чирек стакан шикәр, 4 аш кашыгы какао, 3 зур банан кирәк. Крем өчен каймак, шикәр һәм какаоны туглап күпертәләр. Бананнарны түгәрәкләп кисәләр, прәннекләрне аркылыга өчкә бүләләр. Зур түгәрәк савытка прәннек тезәләр, араларына прәннек вагы тутыралар. Крем сылыйлар. Банан катламы тезеп, тагын крем сылыйлар. Әзерләнгән прәннек һәм банан беткәнче шулай катламлап өяләр. Иң өскә крем сылап, прәннек вагы сибәләр дә, 1 тәүлеккә суыткычка куялар.

 

Алсу Зәйдуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру