Журнал «Безнең мирас»

Их, Әктәбринә, яисә «Сыер теле»

🏷 Admin

Илгиз Зәйниев (драматург, режиссер) К.Тинчурин исемендәге театрда куйган «Туган-тумача» спектаклендә эзоп теле генә җитәрлек булмас дип санаган булса кирәк, байтактан бирле мәгълүм нәрсәләрне «сыер теле» белән әйтеп биргән. Якын үткәнебездәге ялгышларны, ышану-инануларны, хәзер артык сер булмасалар да (чөнки үзгәртеп корудан соңгы чорларда хәйран тәфсилле итеп, итен – иткә, сөяген – сөяккә аерып анализланган иде инде алар), хайваннарның кичерешләре аша шулай читләтеп сурәтләүне кирәк тапкан. Матур гына сәхнә әсәре килеп чыккан тагын шул рәвешчә. Театр сәнгате нечкәлекләрен ныгытып өйрәнмәгән булсам да, төрле стиль һәм жанрларны үреп ясалган спектакль икәнен чамаладым тагын. Абсурд театры элементлары, фәлсәфә, уй-кичерешләр, хәрәкәт, монологлар кызыклы гына. Монологлар, димәктән... Алары байтак озын, кайбер урыннары хәтта ялыктыргыч. Татар театрында (хәер, анда гына дип батырып әйтә алмыйм) хәзер озын спектакльләр кую модага кереп бара. Өч сәгатьлек, хәтта дүрт сәгатьлекләре дә булды бит инде. «Кыскалык – талантның бертуган сеңлесе» дигән гыйбарә бар чор өчен дә дөрес түгелдер, бәлки. Ләкин, ни әйтсәң дә, күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнгән, канун буларак кабул ителгән нәрсәләр бар, аларны бөтенләй дә санламау – яңалык күрсәткече түгел бит әле ул. Бер яшь драматург үзе остаз дип таныган каләмдәшләре пьесаларындагы диалогларда ничә сүз барлыгын да хәтта санавын сөйләгән иде бервакыт. «Сүз боткасына әйләндермәскә монологларны, алар кыска булырга тиеш», – дигән иде ул. Зәйниевның төп герое Шәрифә (Резедә Сәләхова), сәхнә түрендә торган арба көпчәге янына утырып, үлгән ире белән бик озаклап «сөйләшә». Өч баласының ничек үскәнен тәфсилләп, нечкәләп бәян итә. «Барысы да әйбәт, борчылып ятма», – ди иренә. Бик озак, озын, ялыктыргыч, әйтүемчә. Әмма менә шул балалар белән бәйле бер уңышлы алымы режиссерның: яшь гаилә башка чыга, алар әти-әниләре йортында бер оя булып байтак яшәгәннәр, өч малайлары бар. Әти кеше – Минсабир (Артем Пискунов) яңа өйнең бусагасына утырып, биштәреннән бер-бер артлы төрле үлчәм киез итекләр алып тезеп куя, аларның ияләре исемнәрен дә әйтеп чыга. Аннары сорый хатыныннан: «Бу кечкенәсенә дә олтан салырга кирәк ахрысы инде», – ди. Әйтте дә бирде: боларның өч малае бар, киез итекләр төрле зурлыкта, димәк, оланнар төрле яшьтә, кечесе бигрәк тә тынгысыз, инде менә киез итеге дә олтан сорый. Шәп бит! Артык шәрехләү кирәкми дә, кем әйтмешли. «Сыер
теле», дигәннән... Шактый уңышлы килеп чыккан хайваннарның спектакльдә катнашуы. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: 2018 елда Санкт-Петербургның Яшьләр театрында Семен Спивак америкалы драматург Дон Нигроның пьесасы буенча «Хайваннар турында хикәятләр» спектаклен чыгарган иде. Монда актерлар җәнлек-җанвар, кош-корт булып киенмиләр, махсус гримнар да файдаланылмый, йөз уены (гримаса) да хупланмый. Гадәти булмаган
образларны актерлар уен осталыгы аша гына ачарга тиешләр дигән таләп куйган режиссер үзе һәм иҗат коллективы алдына. «Туган-тумача» спектаклендә дә шулай ук: өстенә шинель, башына буденовка кигән ат; салмак кына, имчәкләре тулы булганга берникадәр авып-түнеп йөри торган олы сыер, аның да өстендә соры шинель, башына кыеклап яулык бәйләгән. Һәрчак күши, уенда мөмкин булганча күбрәк сөт бирү. Чиләкләре дә һәрчак янында гына. Мәхлүкатның Йолдыз атлы бу вәкиле (Лилия Мәхмүтова) тормышны ярата, бигрәк тә үз яшәешен дөрес һәм бәхетле дип саный. Аның янәшәсендә тагын бер мөгезбикә – ыспай гәүдәле, өстенә пәлтә, башына эшләпә кигән Октябрина (Сәкинә Минханова). Монысы гади генә түгел. Бу көтүдән качу ягын гына чамалап йөри, өенә кайтмыйча, уҗымга барып керә, сусыл болыннарда сыйлана, шулай итеп хуҗаларын үзен эзләргә мәҗбүр итә, тилмертә. Бу – тәмлене татыган, яхшыракны күргән. Менә берзаман аны алып китәләр. «Их, Әктәбринә, Әктәбринә. Көтү белән генә йөрсә соң ни була иде? Менә хәзер кайда ул? Юк ул», – дип уфтана Йолдыз. Әйе... Совет чорында көтүдән аерылган, эшләпәле күпме шундый сыер иткә озатылды!
Зәйниев, гомумән, киң карашлы, эрудицияле, күп укыган, күргән иҗатчы. Мин аның элекке спектакльләрен бик рәхәтләнеп карыйм. «Мәхәббәт FM», «Люстра» кебек комедияләрен генә алыйк. Бу әсәрләрнең «тамырлары» әллә кайларга барып тоташа. Әллә кайларга дип, нигездә рус кинематографы һәм театры темаларына аваздашлык нык сизелә. Әйтик, 2006 елда режиссер Оксана Бычкованың «Питер FM», О.Янковскийның «Приходи на меня
посмотреть» («Мине күрергә кил») фильмнары шундый уйлар уята. «Мәхәббәт FM»ны автор үзе бик катлаулы фәлсәфәгә корылган, Шопенгауэр пьесасы нигезендә иҗат ителгән дип белдерә бер әңгәмәсендә (күпме генә тырышсам да, немец фәйләсүфенең пьесалар да язуы турында мәгълүмат таба алмадым). Ә менә О.Бычкова ничектер гаделрәк, Шопенгауэрларны «борчып» тормаган, үз фильмының Марлен Хуциевның «Июльский дождь» («Җәйге яңгыр») дигән картинасына (1966 ел) оммаж буларак, ягъни хөрмәт һәм соклану йөзеннән иҗат ителүен әйтә. Аталган спектакльләрнең яшәргә хакы юк, дип әйтмим, әйтә дә алмыйм. Аларда кирәкле акцентлар ясалган, табышлары да бар, актерлар составы да байтак дөрес сайланган, яңалык та юк түгел. Өр-яңа сюжетлар табу кыен инде бу тормышта. Һәр мәдәниятта чоры өчен актуальлеген югалтмаган, элегрәк кулланылган сюжетларны яңарту хас. Әйтик, рус кинематографында 2010 елда А.Селиванов төшергән «Цветы от Лизы» («Чәчәк кибете» дип иҗади тәрҗемә итәргә кирәктер) дигән мелодраманың Б.Шоуның бер әсәренә бик тә аваздаш булуын тоеп аласың. Фильмның кыскача эчтәлегендә нәкъ менә шулай дип әйтелгән дә: «Вариация по мотивам пьесы Б.Шоу «Пигмалион», диелгән. Дөреслеккә хилафлык китерелмәгән һәм бу – гадел гамәл. Сүз башыбыз «Туган-тумача»га янә әйләнеп кайтсак, сюжетның шактый тапталганлыгын әйтеп китү кирәктер. Зәйниевнең героинясы кебек язмышлы хатын-кыз татар авылларында аз булмаган ул чорда. Нинди идея уздырылды бу спектакльдә, мин анысын анык кына әйтә алмыйм. Туган-тумачаның берләшеп, язмыш иркендә калган хатынга булышуымы
яисә, киресенчә, булышмавымы? Бар андый бик зәгыйфь кенә бер сызык: туганнарына караганда, өч балалы тол хатынга күбрәк читтән килгән укытучы яшь кыз ярдәм кулын суза. Ләкин, әйтүемчә, бу сызык бары хикәяләү кебегрәк кенә, тигез генә, калкулатып аерып чыгарусыз, алгы планга куюсыз башкарылган. Әсәрнең умырткасыз, таркаурак, көнкүреш тасвирламасы булуы шуннан килеп чыккан сыман. Җыярга, таралып-чәчелеп киткән сюжет
сызыкларын бер җепкә тезәргә, артыгын кертмәскә кирәк булгандыр. Әйтик, төп герой Минсабирның дусты, ниндидер сәрхүшләр белән сүзгә килеп, шуларның берсен күсәк белән сугып үтерә. Хатыны елап Шәрифәгә килә, «ничек яшәрмен», дип үрсәләнә. Яисә Шәрифәнең абыйсы һәм җиңгәсе «сызыгы»: авыру балаларын приютка илтеп тапшырырга дип чыгып киткәннәр дә, калдырмыйча кайтканнар. Өйдә тагын сукыр бер кызлары калган икән.
Ул бала капшанып сәхнәгә чыга да, туганнарын тапмавын, алардан башка бик күңелсез булуын озаклап сөйли. Әйтүемчә, таркаулык. Тамашачыны күз яшенә «манарга» омтылу. Тик өлкәнрәк буын тамашачысы мондый гына хәлләрне чынбарлыкта үз башыннан үткәргән, ә яшь буын тамашачы моны аңламый, аңа «материалны» башкачарак кабул итү хас. Көнкүреш тормышны сәхнә әсәренә әйләндерү өчен нәрсәдер җитеп бетмәгән. Шулай да, спектакль күпләрнең күңелендә аваздашлык таба. Таба икән, димәк, бәлки мин тотып ала алмаган бер «йөземинкәсе» бардыр. Мине бик сөендергәне – тинчуринлыларның уены. Афәрин артистларга, булдыралар. Мин аларга уңышлар телим. 

 

Руфия Хәмидуллина

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру