Журнал «Безнең мирас»

БАТЫР ДА, МАТУР ДА ӘНИЕМ...

🏷 Admin

Сәхифәнең узган чыгарылышларында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның дәүләт симфоник оркестры дип белә торган сәнгать коллективларының Татарстан радиосында дөньяга яралуын язган идек. Шуның белән берәттән, 1930 елларда һәм аннан соң да шушы радиодан данлыклы театр әһелләре үсеп чыга. Аларның берсе – махсус югары белемле беренче театр режиссеры Кәшифә Тумашева. Безнең радиода аның улы – атаклы режиссер, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевның әнисенә кагылышлы истәлекләре саклана.
“Әниемнең туган җире – Балтач районындагы Нөнәгәр авылы. Ул 1903 елның 7 гыйнварында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Кечкенәдән үк зиһенле, сәләтле була. Биш яшьлек вакытында ук Коръән сүрәләрен яттан
белә. Шул елларда әтинең Иркутскидан кунакка кайткан бай туганнарына кечкенә Кәшифә бик ошаган. Балалары булмаганга, алар аны әти-әнисеннән аерып, ерак Өркеткә алып киткәннәр. Шул вакыттан алып 1923 елга хәтле
әни читтә яши...
Февраль революциясеннән соң, җизниләренең йортын калдырып, әни бер тол солдат хатынына торырга күчә. Аннан соң булачак тормыш иптәше Рәхим Исмәгыйль улы Тумашев белән очраша, һәм соңыннан алар икесе дә
(әти – режиссер, әни артистка буларак) Семипалат шәһәренең Рус театры каршындагы татар труппасында эшли башлый.
1923 елның җәендә алар Казанга кайталар һәм әни театр техникумына укырга керә. 1926 елны, техникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, әнине шунда укытучы итеп калдыралар. 1927 елда Татарстан радиосы оешкач, аны
диктор итеп чакыралар.

Безнең өйдә ул вакытта радио юк иде әле. Әти миңа бер кечкенә генә детекторлы радиоалгыч алып бирде. Кичкә таба наушникларны киеп, әнинең сөйләгәнен көтә идем. Юк та юк! Һәм, ниһаять, вакыты килеп җиткәч, әнинең ягымлы матур тавышы ишетелә. «Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! РВ-унҗиде! Дулкынның озынлыгы бер мең утыз җиде метр. Кичке тапшыруларыбызны башлыйбыз!» Һәм менә ул могҗиза! Әни бөтен дөньяга Гөлсем апаны җырлата: «Кәккүк тавышы урманда! Кәк-күк! Кәк-күк!» Аннан соң татар халык җырлары, «Иртә дә кил, кич тә кил, тәрәзәмне чиртә кил!» Ә янымда наушникларның берсен генә булса да үтенеп сораучылар: сеңлем Зөмәрә, әниемнең апасы Шәмсенур апа, безне карап үстерүче Фәсәхәт апа, Нурдидә апа... Менә шулай иде радионың беренче көннәре.
Әниебез бик тә булган, уңган, дәртле, оптимист кеше иде. Әмма бик авырга килде аңа тормыш дигәнең. Шул елларда әти авырып китте, әнинең үзенә генә тормышны алып барырга туры килде. Ул елларны ул өч җирдә техникумда, театрда һәм радиода эшли иде. 1932 елны Мәскәү Театр институтына (ГИТИСка) режиссерлыккка укырга китте. Әмма әтинең авыруы көчәйгәч, укуын туктатып торырга мәҗбүр булды. 1933 елның
көзендә әтиебез вафат булды. Әни 1934 елның җәендә радионың концерт бригадасын җитәкләп, Чистай районы авылларына гастрольгә китте. Мине һәм Зөмәрәне дә үзе белән алды.
Ул гастрольләрдә искиткеч талантлы осталар иде: Гөлсем Сөләйманова, скрипкачы Мөхәммәт Яушев, гармунчы Фәйзи Биккинин, яшь, матур, моңлы тавышлары белән халыкның күңелен тибрәтә алган җырчылар
Мөхәммәт Сафин һәм Рокыя Бәхтиева.
Шуннан соң әни Зөмәрәне үзе белән алып, мине апаларда калдырып, яңадан Мәскәүгә укырга китте. Институтны тәмамлаганнан соң, академия театры режиссеры булып, берсеннән-берсе уңышлы спектакльләр куйды. 

Иҗатының соңгы чорында әни баш режиссер булып Республика Күчмә
театрын (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия
театры) җитәкләде...”

 

Кәшифә Тумашева кызы Зөмәрә һәм улы Равил белән. 1939 ел, июнь

 

Кәшифә Тумашева. 1970 еллар

 

ЭКРАННАРНЫ НУРЛАНДЫРГАН ӘМИНӘ
Татарстан радиосы һәм телевидениесе тарихына тирән эзен салып калдырган шәхес, диктор, журналист, “Хезмәт даны” ордены кавалеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Әминә
Сафиуллинаның тууына – 100 ел (1925-2015).
2009 елда, Татарстан телевидениесе оешуга 50 ел тулу уңаеннан, шушы юлларны язучы хәдимегез “Мәрхәмәтле экран” дигән тапшырулар сериясе әзерләгән иде. Шуларның берсендә Әминә Кәрим кызы да катнашты.
Әминә сабый чагыннан артист булырга, театр сәхнәсендә йолдыз булып балкырга хыялланып үсә. Тик менә әтисе аның бу хыялын һич тә өнәп җиткерми, мәктәптә гел “биш”кә генә укучы кызын киләчәктә юрист итеп күрәсе килә аның. Өнәп җиткермәсә дә, кырт кистереп каршы да төшмәгәндер, күрәсең, Әминә театр училищесында бик яхшы укып, аны кызыл дипломга тәмамлый. Ләкин Кәрим абзыйның сүзе барыбер өстен чыга – кызы бер генә көн дә театрда эшләми, аны радиога диктор итеп билгелиләр. Ун ел дәвамында шушы хезмәтне башкарып, үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен үзләштерә. Һәм көннәрнең берендә... Хәер, монысын инде сез газетаның сайтында урын алган аудиоязманы тыңлап, Әминә ханымның үз авызыннан ишетерсез. Шулай да, укучыга кармак салу өчен, берничә җөмләсен кәгазъгә күчерик. Болай дип сөйли Әминә Сафиуллина:

“1959 елда Казан телестудиясе оештырылды. Беркадәр алдарак җитәкчебез Михаил Долгов мине бүлмәсенә чакырып кертте дә: “Әминә, без сине телевидениегә күчерәбез”, – дип белдерде. “Юк-юк, – мин әйтәм, – уйламагыз да, мин радионы яратам, аны бернигә дә алыштырмыйм”, – дим. “Ә без сиңа фатир бирәбез”, – ди Михаил Филиппович, хәйләкәр елмаеп. “Безнең фатир бар бит инде”, – дим. “Булса да, аның уңайлыклары юк бит, – ди бу. – Алай кырт кисмә әле син, бар әле кайт өеңә, сөйләшегез, уйлашыгыз...”
Михаил Филиппович бик абруйлы җитәкче иде, аның сүзен санга сукмасаң, әйбәт түгел, өйдә дә яхшы тәкъдим дип таптылар – күчәргә булдым. Радиодан һич кенә дә аерыласым килмәгән иде, эшли башлагач, телевидение дә мине үзенә гашыйк итте. Җиде ел диктор булып эшләдем.
Ул елларда телевидениегә хатлар бик күп килә иде. Әмма байтагы җавапсыз кала. Уйладым-уйладым да, “Хатлар укыганда” дигән тапшырулар ачып җибәрергә булдым. Тамашачылар нык ошатты аларны, мине дә халыкка
танытты. Беркөнне шулай кичтән тапшыру булды да, иртә белән эшкә килешли урам аркылы чыгып барам. Карасам, бер милиционер егет миңа таба җил-җил атлап килә. Әллә моннан чыгарга ярамый микән, дип куркып
киттем. Егет каршыма килеп басты, матур иттереп честь бирде: “Сез нигә кичә минем хатымны укымадыгыз?” – ди...
Халык телевизордан спектакль карарга бик хирыс иде. Камал театрының спектакльләрен сәхнәдән яздырып алабыз да, эфирга бирәбез.  Тамашачы ярата, әмма театрга шактый зур акчалар түләргә туры килә. Шуннан мин үзебездә телевизион спектакльләр кую уе белән йөри башладым. Барлас Камаловның “Шомырт чәчәкләре” повесте буенча беренче спектакль куелды. Режиссерыбыз Ренат Сакаев иде ул чакта (диктор Иркә Сакаеваның туганы). Ул бу эшнең чын остасына әверелде. Аннары Р.Сакаев Г.Камал әсәре буенча “Беренче театр” телефильмын куйды. Әле дә аны кабатлап күрсәтәләр. Кызганыч, бу дөньядан ул бик иртә китте… 

Шуннан без алдыбызга тагын да биегрәк максатлар куя башладык. Күп серияле фильмнар эшләү идеясе туды. Башта Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”енә тукталдык. Экранда зур уңыш белән барды. Аннары Җәлил турында күп серияле телефильм төшерелде...”
2009 елда булган әңгәмә вакытында Әминә апабыздан телевидендәге эше белән бәйле берәр кызыклы хәлне дә сөйләвен үтенгән идек. Ул һич тә ялындырып тормады: “Кайсыдыр икмәк заводы турында тапшыру ясыйбыз. Үзләренең продукцияләрен күрсәтү өчен ни генә алып килмәгәннәр. Андый ризыкларны кибеттә мәңге күргән юк иде. Аларны бер өстәлгә тезеп куеп, күргәзмә ясадык. Тапшыру бетүгә, студиядәге бар халык шул өстәлгә ябырылды. “Миңа да калдырыгыз!” – дип кычкырам. Ә микрофон бу вакытта
әле сүндерелмәгән булган икән...”
Озын сүзнең кыскасы шул, кадерле дуслар: Татарстан телевидениесе тарихының башында торган шушы якты шәхеснең сөйләгәннәрен тыңлагыз, газета укучылар арасында аны юксынып искә алучылар аз түгелдер, дип беләбез.

 

 

 

Студиядә Әминә Сафиуллина һәм язучы Атилла Расих

 

 

Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру