Айга кырын карама (28 июнь – 4 июль)
28 июнь (шимбә). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.06 сәгатьтә калка, 22.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Бөтнек һәм ромашка
Салкын тигәндә, 1әр аш кашыгы вакланган бөтнек һәм ромашканы 1 стакан суда сүрән утта 5 минут пешерәләр дә, сөзеп, 1 чәй кашыгы бал, 3 чәй кашыгы лимон согы кушалар һәм йоклар алдыннан эчәләр.
29 июнь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.18 сәгатьтә калка, 21.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17. 30 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Ютәлдән – андыз тамыры
Озакка сузылган ютәлдән менә болай котылып була. 2 шәр аш кашыгы вакланган ала миләүшә чәчәге-яфрагы һәм андыз тамыры, 1 аш кашыгы нарат бөресен 2 стакан суда кайнатып чыгаралар, сүрән утта 20 минут пешерәләр, 2 сәгать төнәтәләр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.
30 июнь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.00 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Авитаминоздан – каен яфрагы
100 г яшь каен яфрагын ваклап, 2 стакан кайнатып суытылган җылымса суга салалар, 2 сәгать төнәтәләр. Аннары, болгатмыйча, икенче савытка агызалар – аска утырган яфраклар төшмәскә тиеш. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Юкка-барга да ярсый башлаганда исә бөтнек, гөлҗимеш, валериана чәе эчү файдалы. Яисә чөгендер согын һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.
1 июль (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 6нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.20 сәгатьтә калка, 23.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Эчәклекне чистарту
Чөгендерне юып, вак угычтан уалар, согын сыгып алалар ( аны суыткычта тотып, йокларга ятар алдыннан бераз тоз кушып эчәргә була). Калган түптән фасоль кадәр шарчыклар әвәлиләр дә, шуларның дүрт-биш данәсен, ашарга ярты сәгать кала, чәйнәмичә йоталар (калганнары суыткычта 5 көн бозылмый саклана ала). Чөгендер пектиннары эчәклектәге агулы матдәләрне үзләренә сеңдерә һәм алып чыгып китә. Пектин шулай ук алма һәм кабакта да күп, алар белән дә шулай дәваланып була.
2 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 7нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.39 сәгатьтә калка, 23.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Колак шаулаганда
Төнгелеккә аякка салкын компресс куялар – киҗе-мамык оекбашны салкын суда чылатып сыгалар да, аякка кияләр, өстеннән калын йон оекбаш киеп, җылы юрганга төренеп яталар. Яисә кәбестә яфракларын уклау белән тәгәрәтеп йомшарталар да, балтырларга куеп, өстеннән тыгыз итеп урыйлар. Яки бармакны ак чыршы (пихта) маенда чылатып, шаулый торган колак йомшагына масса ясыйлар.
3 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.56 сәгатьтә калка, 23.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.
Ябыктыра торган кесәл
Берәр уч солы ярмасы, караҗимеш һәм уылган чи чөгендерне 2 литр суда кайнатып чыгарып, сүрән утта 15 минут пешерәләр дә, кесәлсыман кайнатманы, сөзеп, көн дәвамында эчәләр.
4 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 14.14 сәгатьтә калка, 23.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Кыяр маринадлау
Өчәр литрлы 4 стериль банкага тәмләткечләр һәм кыяр тутыралар. Ике кәстрүлдә 6 шар литр су кайнаталар. Берсе – тозлык өчен: анысына 3 стакан шикәр, 1 стакан тоз, 1,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе салырга кирәк булачак. Банкадагы кыярлар өстенә кайнар су агызып, 10 минут тоткач, суны түгәләр һәм кайнар тозлык агызалар (серкәне тозлы-шикәрле маринад кайнап чыккач кына салырга һәм шундук утын сүндерергә кирәк). Тимер капкач каплап, баштүбән әйләндереп куялар, өстенә җылы юрган ябалар.
Алсу Зәйдуллина
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА