Журнал «Безнең мирас»

Сугыш елы малайлары

🏷 Admin

1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 май иртәсендә Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыш елларын бүгенгедәй яхшы хәтерлим.
Әтием Габделбарый Хәсәнов элекке Дөбъяз районындагы Кече Көек авылында җидееллык мәктәп директоры иде. Ул елларда укытучыларны бер авылдан икенчесенә еш күчереп торалар. Моңа кадәр без мин туган Кече Кавалда, аннары Чуваш Илендә берәр ел тордык. Хәзер менә Казанга бара торган юл өстендәге бер йортта яшәп ятабыз. Йортыбыз болай яшәрлек, койма-капкасы бар. Түбәсе дә дранчадан түгел, таза тес ябылган. Авыл җирендә
бердәнбер күренекле кешегә – мәктәп директорына ташландык йорт бирмәгәннәрдер инде. Миңа биш яшьләр тирәсе. Кече Көектә яшәгән чорыбыз күңелемдә аеруча матур хатирәләр булып сакланып калган. Калмаслыкмыни! Күршедә генә малай-шалай күп. Безнең каршыда тракторчы Әмин абыйларның өе. Аның улы Назимбәк тә минем яшьләрдә. Кузнаны да, чүрәкәйне дә бик оста уйный. Безгә якын гына Әнвәр, Миргасыйм, Әптери тора. Кайгы-хәсрәт белми ду килеп үсеп ятканда, авыл өстенә кара сөрем булып «Гитлер безгә каршы сугыш
ачкан» дигән хәбәр таралды. Бу хәбәргә безнең, биш-алты, җиде-сигез яшьлек малайларның, әллә ни исебез китмәде. Башланса соң! Әнә без дә еш кына чәкәләшеп алабыз. Назимбәк Чүрәкәй калагын беркемгә бирми. Әптерәй ата хәрәмче. Күреп өлгермәсәң, уеннан кузналарны чәлдерергә дә күп сорамый. Еш кына чәкәләшеп алсак та, шундук татулашабыз. Олылар, әти-әниләребез аһ иткән сугыш та басылыр.
Сугыш башлануга без, малай-шалай, сөенештек тә әле. Чөнки икенче көнне үк Кече Көектән ике-өч ир-ат фронтка китте. Ут эченә китүчеләрне якыннары, дөресрәге, ярты авыл халкы ике-өч атка ияреп, Казан белән Мәмдәл ягына борыла торган олы юл чатына хәтле озата барды.
Фронтка китүчеләр дә, озата баручылар да җәяү атлыйлар. Әле өйләнергә дә өлгермәгән яшь җилкенчәк, җан сөйгәнен кулыннан тотып, арба белән
рәттән атлый. Өч-дүрт балалы, урта яшьләрдәге ир төпчеген кочкан. Хатыны, ике кызы аның артыннан килә. Өч арбада да без – малай-шалай. Үзебез өчен иң шатлыклы моментны көтәбез.
Олы юл чатына җиткәч, сугышка китүчеләр атларны туктата. Якыннары, бердәнберләре, җан сөйгәннәре юлга дип җыйган капчыкларын кулларына алып чишәләр дә аның эчендә нәрсә бар – барысын арбага бушаталар. Алар эченнән нинди генә тәмле ризыклар чыкмый! Сохари, эремчек корты, пешкән йомырка, балга салып төйгән киндер орлыгы, йомры май, бавырсак. Боларның барысы да безгә – арбада утырган малайларга. Ничек сөенмәссең!
Сугышка китүчеләр бу хәлне күреп аһ иткән якыннарына, бердәнберләренә ипле генә итеп: «Сыйлансыннар оланнар бер рәхәтләнеп! Ә без, башлар исән булса, бер тамагыбызны ничек тә туйдырырбыз, борчылмагыз», – диләр. Бавырсаклар, сохарилар, пешкән күкәйләр белән безнең кесәләр, кәләпүшләр тула.
Елашу, саубуллашу, аерылышу. Аларны күз алдына китерсәм, бүген дә тетрәнәм. Фронтка китүчеләр берәм-берәм алдагы атка утыралар. Без утырганнары авылга таба борыла.
Арабызда яшькә олырак Назимбәк, авылга кайту белән, идарәгә барып белешеп килә. Иртәгә кемнәр китә икән? Озата барырга онытмаска кирәк. Без, малайлар, авылның өрлектәй егетләрен, агайларын җәй буена шулай сугышка озата тордык.
Безнең әтине, бронь бирепме, нигәдер калдыра килделәр. Чират аңа ноябрь ахырларында гына җитте. Барый Хәсәновны фронтка чакырмыйча, Гитлерны җиңеп булмаячагын өстәге агайлар үзләре дә тиз таныганнар, ахры. Беренчедән, әти кызылком «кызылы». «Кып-кызыл» коммунист. Икенчедән,
монысы иң әһәмиятлесе, ул русчаны су кебек эчә. Чөнки дүрт яшеннән приютта тәрбияләнә. Социалистик системаның үзе үстергән баласы – детдомнан
аны ФЗОга (фабрично-заводское обучение) күчерәләр. Аннан ул трамвай йөртүче булып чыга. Комсомолга керә. Активист егеткә педучилище тәмамлаттыралар. Коммунист була. Яшь белгечне Кече Кавал авылына мәктәп директоры итеп җибәрәләр.
Ул чорларда халык бер дә русча белми иде. Гәрчә Дөбъяз районы Казанга терәлеп кенә торса да. Тел белмәгәч, бик уңайсыз. Сафларга тезелгән татар егетләре солдат өчен иң кирәкле командаларны да аңламый. Әтине шул егетләргә комиссар итеп алдылар. Ни дисәң дә, ул шушы район кешесе, мәктәп директоры русча яхшы белә.
Әти үзе фронтка киткәндә, безне ике атка төяп, әнием Өммегөлсемнең туган авылы Ташлы Кавалга, берьялгызы яшәп яткан Шәрифҗамал әбие мә илттерде.
Сугыш афәтен, ачлыклар кичереп, шунда уздырдык. Зур чана өстерәп, йорттан-йортка кереп фронтта, окопларда яткан сугышчыларыбызга, әти— абыйларыбызга җылы киемнәр җыеп йөргәнебез хәтеремдә. Фронтка дигәндә халык өстендәгесен салып бирә иде: колакчынлы бүрек, йон перчатка, җылы шарф, мамыктан сырган күкрәкчә, таушалган булса да мамык шәл, йон оекбаш, сырган чалбар, чүчинкә. Җылы киемнәр җыярга чыккан саен
чанамны тутырып кайтам. Һәр йортка бер генә кермибез. Ничә керсәк тә, буш чыгармыйлар. Чөнки һәркемнең иң кадерлесе, бердәнбере, күз нуры фронтта бит. Тагын шунысы да хәтердә: кем нәрсә бирсә дә, фронтка биргән киемнең эчендә искитмәле җылы сүзләр язылган хатлар, җырлар була. Җыелган әйберләрне көнендә үк авыл советына илтеп тапшырабыз. Хатларга тимиләр. Алар җылы оекбаш эчендә, чүчинкә балтырында фронтка китә.
Фронттан да бик җылы, мең-мең рәхмәтле хатлар килә иде. Баллы Хәлимәсенең фронтка чүчинкә эченә салып җибәргән хаты госпитальдә дәваланып яткан Антонаска эләккән. Тиздән аннан хат килеп төште. Күп тә узмады, шул чүчинкәне киеп, ике култык таягына таянып, 1942 елның гыйнвар суыгында Литва егете үзе дә кайтып төште. Шул кайтудан безнең Ташлы Кавалдан китмәде инде ул. Хәлимә апай белән өйләнешеп, матур тормыш кордылар. Ике кыз, өч ул үстерделәр. Сугыш беткәч, Антонас абый Хәлимә апайны үз Литвасына алып китеп тә караган иде. Климат килешмәдеме, башка сәбәпме, ике җәйдән кире кайтып төштеләр.
Шушы ук без яшәгән Ташлы Кавалда Җиңү көнен каршылаганыбызны да яхшы хәтерлим. Һа-ай-й! Ул көннәргә бик ерак иде әле. Күпләр аны көтеп-көтеп тә җиткерә алмады. Ул гөнаһсызларның урыннары җәннәт түрендә булсын!

 

Альберт Хәсәнов 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру