Татарның беренче әдәби музее тарихыннан
Казанда татар әдәбиятының озын тарихын чагылдырырлык музей булдыруның кирәклеге 1920 нче елларда ук әйтелә башлый. Ул чорда милли әдәбият тарихының марксистлар тәгълиматына ярашлы концепциясе әле языла гына. Шау-гөр килеп торган 1920 нче елларда ук оешса, аңа Бөек Ватан сугышына кадәр үк берничә тапкыр эчтәлеген тирәнтен үзгәртергә туры килер иде, мөгаен. 1934 елда, Татарстан Совет язучылары берлеге оешкан чакта, өлкә комитеты карарларының берсендә әдәби музей төзү мәсьәләсе рәсми рәвештә куела. Өч елдан соң, канлы 1937 елда, совет илендә А.С.Пушкинның фаҗигале үлеменә 100 ел тулу уңаеннан зур чаралар үткәрелә. Бөтенсоюз күргәзмәсе оештырыла, ул соңрак ачылачак берничә Пушкин музеена нигез булып китә. Ә Казанда исә «Пушкин һәм татар әдәбияты» темасын колачлаган күргәзмә оеша. Бу да булачак милли әдәбият музееның бер нигезе була алыр дип күзаллана.
Шулай да, 1944 елга кадәр Татарстанда татар әдәбияты тарихын җитди рәвештә күрсәтердәй музей мәсьәләсе уңай хәл ителми. Әйе, төрле очрашуларда Тукай музее кирәклеге әйтелә, язучыларның архивларын җыеп барулары сорала, ахыр чиктә, фронттан кыска вакытлы ялга кайткан Гадел Кутуй ТАССР Югары Советы утырышында татар язучыларының истәлеген саклаган урынга ихтыяҗ зурлыгын искәртә. Ниһаять, 1944 елның 1 июлендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы боерыгы белән Татарстанда Туган як музееның әдәбият филиалын оештырырга рөхсәт бирелә. Хәзерге Татарстан Милли музее шушы вакыттан милли әдәбиятыбыз белән бәйле ядкярләрне аеруча тәфсилләп эзли, туплый һәм өйрәнә башлый.
Әдәбият музее, хөкүмәт карары нигезендә, дәүләт музееның филиалы булырга һәм элек язучы Шәриф Камал яшәгән йортта урнашырга тиеш була. Моның өчен Казан шәһәр советы башкарма комитеты Островский урамындагы 15 нче йортны анда яшәүчеләрдән тулысынча бушатырга һәм аны музей карамагына тапшырырга кирәк дип таба. 1948 елда шәһәр, чыннан да, йортның бер өлешен бушатып, өч гаиләне башка урынга күчереп, музейга бүлмәләр бирергә карар чыгара. Шулай да, Шәриф Камалның гаиләсе генә, үзләре яшәгән өч бүлмәдән чыгып, шушы йорттагы башка бүлмәгә күченә. Нәтиҗәдә, зур әдәбият музееның идея ягыннан барыбер кечерәк өлеше – Шәриф Камалның музей-фатиры гына оештырыла башлый.
1950 елның 29 гыйнварында бу музей рәсми рәвештә кунакларын кабул итә. Татарларның Казандагы беренче әдәби музее шулай барлыкка килә…
Берәмтекләп җыелган тупланма
Карар чыгып, алты ел вакыт үткән арада, музей хезмәткәрләре тик тормый. 1944 елда ук Шәриф Камал тормышын һәм иҗатын чагылдырган предметлар җыела һәм алардан Дәүләт музееның 2 нче катында күргәзмә оештырыла. Ике ел халыкка хезмәт иткән күргәзмәнең авторлары Фатыйма Вәгазова һәм Зәйнәп Байгилдиева була.
Күргәзмәнең кайбер җитешсезлекләре дә фаш ителә. Төрле шәһәр һәм илләрдә яшәгән Шәриф Камалның тормышын күрсәтерлек материаллар җитмәве беленә. Шунлыктан, Фатыйма ханым, махус органнарның рөхсәтен алып, Чкалов (хәзерге Ырынбур) өлкәсенә һәм Мордва Республикасына экспедицияләр үткәрә. Язучыны яхшы белгән кешеләрнең истәлекләре һәм фотосурәтләре туплана, яшәгән һәм эшләгән йортларның фотосурәтләре ясала. Бу кыйммәтле чыганаклар хәзерге вакытта Милли музей фондында саклана.
Музей-квартира ачылганда, бу истәлекләр дә, күпсанлы фотоматериаллар, кулъязмалар, китаплар, әсәрләргә иллюстрацияләр дә экспозициядә урын ала. Аларның кайберләрен хәзер дә музейда күрергә була. Республика хөкүмәте, махсус комиссия төзеп, рәссам Харис Якуповтан Шәриф Камалның портретын да ясата. Бу кадерле рәсем бүген дә язучының мемориаль фатирында саклана.
Еллар үткәч, экспозициядән алынган предметлар да бар. Мәсәлән, Садри Ахун тарафыннан иҗат ителгән бюстны бүген музейда күреп булмый.
Әйе, беренче тапкыр Ш.Камал күргәзмәсе 1944 елда оештырыла; 1950 елда музее ачыла. Ә инде 1952 елда ук яңа музейның экспозициясе яңартыла. Нәкъ менә шушы экспозицияне чын музейнең беренче мисалы дип карарга кирәктер. Аның авторлары – әдәбият бүлеге мөдире Рахиль Шефтельзон, хезмәткәрләре – Зәйнәп Байгилдиева һәм Фатыйма Вәгазова, бизәүчеләре – В.Халтурин һәм А.Чугунов.
Күршеләр һәм кунаклар
Музейга халык агылып торган. Язучы яшәгән йортны күрергә мәктәп укучылары һәм студентлар да, каләм һәм сәнгать әһелләре дә, шәһәр кунаклары, укытучылар, китапка гашыйк эшче халык та йөри. Өч ел эчендә бирегә 30 меңнән артык кунак килә. Музейны кичекмәстән киңәйтергә, йортны башка фатирлардан арындырырга кирәклеге аңлашыла. Дәүләт музее директоры Владимир Дьяконов, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, туктаусыз хатлар яза, аның фикерен куәтләп, матбугатта гади халыкның язмалары-үтенечләре дә чыгып тора. Ләкин бу максатка 1980 нче еллар башында гына ирешәләр шул.
Казанда татар язучысына багышланган бердәнбер музей, озак еллар буена коммуналь фатирларның кыерсытылган күршесе булып, авыр шартларда эшләвен дәвам итә. 1965 елда ул капиталь ремонтка ябыла, шулай да, аерым гозерләр нигезендә барыбер кунакларын кабул итә. 1966-1967 нче елларда «музей тоткалары» – Зәйнәп белән Фатыйма апалар – лаеклы ялга чыга. Яңадан Шәриф Камал музей-квартирасы 1980 елда гына иркенләп эшли башлый.
Бу – музей тарихына бер караш. 1950-1960 нчы еллардагы музей яшәешен яхшырак аңлыйк дисәк, кунакларның фикер-тәкъдимнәре теркәлгән журналларга күз салырга тәкъдим итәм.
«Җитешмәгән яклары да бар…»
«Мин, Казанда беренче мәртәбә булып, халкыбызның иң зур, иң сөекле язучыларыннан берсе Шәриф Камал музеен карап чыктым. Бу кечкенә генә, тыйнак кына, өч бүлмәдән генә торган музейчык зур, тирән тәэсир калдыра. Музей бик яратып оформляться ителгән, осталык белән язылган картиналар, әйбәт экспонатлар сайланып куелган. Язучының иҗтимагый һәм әдәби эшчәнлегенең аерым моментлары яхшы күрсәтелгән. Ләкин музейның җитешмәгән яклары да бар.
1. Музей бик кечкенә, өч кенә бүлмәдән тора.
2. Шәриф Камалның гаять бай тормышы, иҗаты тулысынча чагылдырылмаган. Камалның балачагы һәм яшүсмер еллары бөтенләе белән күрсәтелмәгән.
3. Шәриф Камал язучыларыбызның остазы, җитәкчесе, укытучысы булган дисәк, артык булмас. Ләкин Камалның совет язучылары белән элемтәсе, үзара мөнәсәбәте дә бик аз күрсәтелгән.
4. Музейның экспонатлары хронология тәртибе белән генә урнаштырылган, аерым экспозицияләр булуы сизелми. Бу җитеш түгел, әлбәттә. Зур экспозицияләргә исем булырлык темалар – кереш бүлек, балачагы һәм яшүсмер еллары, Камал һәм татар әдәбияты, Камал һәм рус әдәбияты, Камал – гражданин, бу һәм башка темалар өстен-өстен генә чагылдырылган.
5. Музей Дәүләт музееның әдәби филиалы булып санала. Филиал булу ягыннан музей гаять кечкенә, фәкыйрь. Бу филиалда безнең язучыларыбызның, драматургларыбызның, шагыйрьләребезнең иң сөеклекләрнең дә, иң зурларның да тормышы, иҗаты чагылдырылмаган.
Музейны иң якын вакытта киңәйтергә, зурайтырга, тулыландырырга кирәк. Камалның (һәм башка язучыларыбызның) тормышына, иҗатына катнашы булган барлык архив документларын, истәлекләрне җыйнарга, эшкәртергә һәм бастырып чыгарырга кирәк. Музей актив культура-агарту һәм фәнни эш алып бара торган үзәккә әверелергә тиеш, хеәмәт ияләре алдында популярлык казанырга тиеш.
Актыгында, музей тышкы яктан күренексез, коридорга килеп керсәң, караңгылык, стеналарның каралып, корымланып, кубып беткәнлеге, әллә нинди исләр килгәнлеге, кирәкмәгән әйберләр аунап ятканлыгы чагыла. Әлегә кадәр музей бинасында тора торганнарга квартир табып бирелмәвенә, бинаның бөтене музей, филиал өчен алынмавына шаккаттым. Кайда соң Татарстанның Совет язучылары Союзы, кайда обком, кайда, актыгында, Республиканың Министрлар Советы? Кайда соң мәсьәләләрне чишүдә большевистик принципиальлек?
«Мин татар поэзиясенең һәм прозасының матур чәчәк атуын бик нык телим, ләкин моңарга бары тик әдәбият бурычларына бик җитди караганда гына ирешеп булачак». Пролетариатның бөек язучысы Максим Горькийның сүзләрен һәрвакытта да истә тотарга кирәк, шул сүзләрдән чыгып эш итәргә кирәк.
14/IX – 52 ел. Хайбуллин, Хабаровскидан килеп, Казанда беренче тапкыр булган кеше, врач».
«Рәхмәт партиягә»
«1/VII-56 ел
Мин бүген Шәриф Камал музеенда күргәннәрем барысы да миңа совет хөкүмәтенең язучының хезмәтен олылавы булып күренде.
Чын күңелдән рәхмәт Советлар Союзы коммунистлар партиясенә.
Казан порты төзелешендә эшләүче эшче».
***
Музейга килүчеләрнең киңәш-тәкъдимнәре җыела торып, критик массага әверелгәч, музей үзгәрә-камилләшә башлаган. 1950-1970 нче еллардагы кунакларның хыялында булган киң эчтәлектәге музей исә 2019 елда гына оешып бетте. Кайвакыт максатка ирешү өчен искиткеч сабырлыкка ия булырга кирәк икән…
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.102-105.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА