Журнал «Безнең мирас»

Шаян мирас. №5, 2025

Илдар Юзеев (1933-2004)

«Вперед, Шакир абый!»

 

Иң кызык кешеләрнең берсе Шакир Мәҗитов иде. Үзе артист, үзе композитор, үзе драматург. Үзе өлкән кеше булса да, мине ни өчендер якын күрде. «Шофер» дигән әзер көенә миннән сүзләр яздыртты. «Таныш моңнар» радиопостановкасына музыка язып, поэманың халыкка таралуына булышты. Бик ярлы яшәвенә карамастан, бик шаян, оптимист кеше иде.

«Резидәкәй» китабын чыгаргач, нәшрияттан шактый гына гонорар алган да моны үзенчә билгеләп үткән. Башта ресторанга кереп үзен сыйлаган. Кесәдәге акча әтәч булып кычкыра гына бит! Кергән Шакир абый хәрбиләр кибетенә. Баштанаяк генерал формасын кигән. Шул кыяфәттә Бауман урамы буйлап киткән. Кулларын алга таба сузып, үз-үзенә команда бирә икән:

– Вперед, Шакир абый!

Танучылар да, танымаучылар да аңа хөрмәт белән юл бирәләр икән. Бөтен урамның күңеле шат, авызлары ерык.

Соңыннан мин Шакир абыйдан бу хакта сорашып карадым.

– Әйе, булды андый хәл, – диде ул. – балачакта генерал булырга хыяллана идем, ичмасам, бер генә көн булса да, хыялымда яшәп карадым. Генерал булырга хыялланмаган солдат юктыр ул!..

 

Госман Гомәр (1933-2020)

Ул белмис...

 

Университетның Сталин стипендиаты, талантлы гына яшь шагыйрь Шамил Шәкүр бар иде. Әтисе ягыннан миңа туган тиешле, ә Фатих Хөснинең туганнан-туган энесе, апасының малае. Яшь шагыйрьләрнең чәчрәп чыккан заманы. Илдар Юзине дә иярләп, өчәүләп, Миславский урамындагы подвалда урнашкан сыраханәгә кереп утырдык. Купол-купол заллы борынгы бина. Хан сараеннан бирегә җир асты юлы булган, дип тә сөйлиләр иде.

Тотынды тегеләр уздырыштан шигырь сөйләргә. Урысы-татары рәхәтләнеп тыңлый, гөрләтеп кул чаба. Җир астында шигырь кичәсе бара.

– Ә син нишләп шигырь укмыйсың? – дип бәйләнде бер сәрхуш урыс миңа.

– Ул белмис, үзем укыйм, – диде Илдар.

– Он белмис, он ничего белмис, – дип, урынына барып утырды теге бәйләнчек.

Чын шагыйрь коткарды үземне...

 

Гамил Афзал (1921-2003)

Дипломлы кыз

(Шаян җыр)

 

Вакыт җиткән аңарга

Кияү эзләп карарга,

Агроном дипломы белән

Катык сата базарда.

 

Вак-вак атлаган була,

Чирәм таптаган була;

Ә анасы, безгә кереп,

Кызын мактаган була.

 

Гуртка барасыңмыни,

Мәһәр аласыңмыни;

Кияү чыкмаган кызыңны

Миңа тагасыңмыни?

1956

 

Разил Вәлиев (1947-2023)

Ботинка бәясе

 

2010 елда Каһирә каласына, Халыкара китап ярминкәсенә, бер төркем әдипләр, галимнәр, наширләр белән бергә, җырчы Рөстәм Маликов та барган. Кайтыр вакыт җиткәч, Рөстәм калган 50 долларына ботинка алырга ниятләгән. Шул акчага ботинка эзләп, Рөстәм белән Разил Вәлиев ярты шәһәрне урап чыгалар, әмма ул бәягә юньле аяк киеме таба алмыйлар.

Арып хәлдән тайгач, Разил, ниһаять, Рөстәмгә сүз каткан:

– Җитте, дустым, бүтән эзләмик. Сиңа 50 долларлык ботинка эзли-эзли, мин үземнең 100 долларлык ботинкамны туздырып бетердем инде.

 

Нур Әхмәдиев (1946-2021)

Диваныйлар

(Шамил Бикчуринга ишарә)

 

Шигырь яза – аңламыйлар,

Көй яза – тыңламыйлар.

Әллә автор, әллә инде

Бар дөнья диваныйлар.

 

Рәсем асты:

«Илдар Юзеев».  З.Хәйруллин шаржы

«Разил Вәлиев». В.Бибишев шаржы

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру