Журнал «Безнең мирас»

Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!»

🏷 Admin

Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум.

«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру.

Шарт буенча бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт.

Моның өчен 2025 елның 15 августына кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.

Бәйгенең нигезләмәсе белән kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру