Журнал «Безнең мирас»

Халкыбызның олуг шәхесе

Бу шәхес үзенең тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге белән замандашларыбыз арасында үзенчәлекле урынны били. Ул күпләгән зыялыларыбыз кебек Идел-йортта да туып үсмәгән. Аның дөньяга тәүге аваз салган җире – Көнбатыш Кытайның Синьцзян провинциясендәге Голҗа шәһәре. Анда шактый гына милләттәшләребезнең гомер кичерүе мәгълүм. Болар арасында Мөнир Ерзин (1927-2020), Хәмит Төхфи (1922-1994) кебек каләм әһелләре дә бар. Голҗадан ерак булмаган Чугучак шәһәрендә шактый еллар буе Корбангали Халиди (1846-1913), Морад Рәмзи (1854-1934. Әтинең әнисе ягыннан без фәкыйрегезнең кардәше) кебек мәшһүр затларыбыз да гомер кичерә.

Булачак галимнең нәселе үзенең тамырлары белән Казан артындагы атаклы Олы Мәңгәр авылына барып тоташа. Бабаларының берсе XIX гасырның 20 нче елларында сәүдә эшләре белән Кытай тарафларына күченеп килә һәм ул чакта вакытлыча Россия концессиясендә (карамагында) булган Голҗа шәһәрендә яши башлый. Мәгълүм ки, бу төбәктә уйгыр, казакъ, үзбәк, кыргыз, татар, кытай һәм кайбер башка кавемнәр гомер кичерә. Алар үзара аралашып яши, бер-берләренең телләрен, гореф-гадәтләрен дә теге яки бу дәрәҗәдә белә. Миркасыйм да моннан чыгарма түгел. Аның казакъ белән казакъча, уйгыр белән уйгырча сөйләшүенә, кытайча да белүенә исебез китеп йөри идек. Төс-кыяфәте белән дә ул шул як кавемнәренә бераз охшаган иде (бәлкем, әнисе ягыннан ген-каннары да бераз катнашкан булгандыр).

Миркасыйм 1941-1955 нче елларда әүвәл Голҗада татар мәктәбендә, аннан урыс гимназиясендә белем ала. Телләрне, әдәбият һәм тарихны аеруча мавыгып өйрәнә, гарәп, латин һәм кирилл язуларын, Кытай иероглифын да үзләштерә. Татар һәм урыс китапларын күпләп укый.

Көнбатыш Кытайдагы, аеруча Синьцзяндагы сәяси вазгыятьнең катлауланып китүе аркасында күп кенә милләттәшләребез узган гасырның 50 нче елларында тарихи ватаннарына әйләнеп кайта башлый. Болар арасында Госмановлар да бар. Алар 1955 елдан Казакъстанның Талды-Курган өлкәсендә яши башлый. Үсмер егет биредә эшче яшьләр мәктәбендә укый, өлгергәнлек аттестаты ала, совхозда, шикәр заводында, ДОСААФ оешмасында эшли. Бераз вакыт Алма-Атадагы «Казахфильм» киностудиясендә хезмәт куя. Үз милләттәшләре белән тыгыз аралаша, Казан белән дә элемтәләре көчәя. Тукайның «Пар ат» поэмасындагы лирик герой кебек, ул да татар башкаласына ашкына. Һәм менә, ниһаять, 24 яшьлек егет Казанда: 1958 елдан атаклы университетның тарих-филология факультеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Алга таба гомеренең үлеменә кадәрге ярты гасырдан артык өлеше шушы уку йорты белән бәйле. Студент, аспирант, укытучы, кафедра мөдире, 1985-1991 нче елларда уку-укыту эшләре буенча проректор. Ул хәтта 1990 елда берничә ай дәвамында Казан университеты ректоры вазыйфасын да башкара. Без фәкыйрегез дә 1959 елда бу мәшһүр белем йортында укый башлады. Аның да гомер юлының 65 елы Казан университеты бинасында узды.

Миркасыйм Габделәхәт угылы бездән 5 яшькә өлкәнрәк. Әмма ул үзен «абый» дип әйттермәде. Безнең гомер юллары бергә диярлек укып, бер коллективта эшләп узды. Еш аралашып, хезмәттәшлек итеп тордык. Ул тырыш, үҗәт, кызыксынучан, туры сүзле, бик тә татар җанлы, ярдәмчел кеше иде. Миңа да аның шактый ярдәме тиде: докторлык диссертациясе нигезендә язылган монографиямне китап итеп чыгаруда «Җыен» фонды аша булышты, китапка кереш сүз дә язды. Госман Габделәхәт угылы минем Алтын Урда чоры әдәбиятын, мөһаҗирлектәге татар сүз сәнгатен өйрәнүемне даими хуплап торды. Финляндиягә 1990 нчы елда оештырылган өч айлык гыйльми командировкам да аның инициативасы белән гамәлгә ашты.

Шунысын да әйтим: аларның студентлык төркеме бик көчле иде. Миркасыйм уку барышында, тел-әдәбияттан тыш, тарих белән дә бик ныклап кызыксынды. Шуны исәпкә алып, төркемдәше Әзһәр Мөхәммәдиев белән аларның икесенә өченче курстан башлап индивидуаль план нигезендә ике белгечлек – татар филологиясе һәм тарих буенча уку мөмкинлеге тудырылды. Нәтиҗәдә, бу ике зат бераздан һәм тарихчы, һәи филолог буларак зур уңышларга ирештеләр, күренекле галим буларак танылдылар.

Әлеге уңайдан бер зарури таләпне янә искә төшереп үтәсе килә. Милли тарих өлкәсендә эшләргә ниятләгән кеше шул халыкның телен, язма әдәбиятын да белергә тиеш, шунсыз аның эш нәтиҗәләре зәгыйфь булачак. Кызганыч ки, бездә татар язма чыганакларын, әсәрләрен юньләп яисә бөтенләй белмәгән тарихчылар да очрап куя. М.Госманов белән Ә.Мөхәммәдиев бу мәсьәләдә гыйбрәтле бер үрнәк булып торырлык.

Кытайда туып-үскән егетебез шаулы студент тормышының үзәгендә кайнады: гыйльми, мәдәни, иҗтимагый чараларда актив катнашты. Яшьтән үк каләм тибрәтү белән дә шөгыльләнгән Габделәхәт угылы көндәлек матбугатта төрле темаларга бик еш чыгышлар ясады һәм бу шөгылен ул, гомумән, гомере буе дәвам итте. Аның, мәсәлән, үзбәк (Зөлфия...), уйгыр (Л.Моталлиб, Г.Сәгъдеваккасов...), казакъ (Х.Җомалиев...) һәм кайбер башка телләрдән әдәби һәм гыйльми тәрҗемәләре бар. Студент елларында ук аның Чыңгыз Айтматовның атаклы «Җәмилә» повестен татар телендә аерым китап рәвешендә чыгаруы олуг бер вакыйга буларак кабул ителде, халыкларыбызны тагын да якынайтуда мөһим бер гамәл булды. Тәрҗемәләр аның каләмен дә шактый шомартты, тел-стилен, фикер йөртүен дә камилләштерде.

Миркасыймны, университетны тәмамлауга ук, СССР тарихы кафедрасында эшкә калдыралар. 1964-1967 нче елларда ул шушында ук аспирант, Ш.Мөхәммәдьяров җитәкчелегендә тарих буенча кандидатлык диссертациясе язып, 1968 елның 28 мартында аны уңышлы яклады. Галимнең «Татарские исторические источники XVII-XVIII вв.» дип исемләнгән бу хезмәте  1972 елда аерым монография рәвешендә нәшер ителде. Язма мирасыбызның «Җәмигъ әт-тәварих», «Дәфтәре Чыңгызнамә», «Тәварихе Болгария» кебек ядкярләрен, шулай ук татар шәҗәрәләрен тикшерүгә багышланган әлеге китап фәндә зур бер яңалык рәвешендә кабул ителде, ул инде менә шактый еллар буе файдаланылып килә. Аның өчен факт-мәгълүматларга, фикер-күзәтүләргә байлык хас.

Узган гасырның урталарыннан башлап язма мирас, кулъязмалар, иске китаплар белән кызыксыну, аларны эзләү, табу, туплау, өйрәнү шактый көчәеп китте. Бу эштә Ш.Абилов, А.Фәтхи, М.Гайнетдинов, М.Әхмәтҗанов, Д.Гарифуллин һәм кайбер башка зыялыларыбыз уңышлы гына эш-гамәлләр кылды. Болар арасында М.Госманов аеруча активлык күрсәтте. Ул аспирантлык елларында ук археографик экспедицияләргә чыга башлый. Бераздан бу эшкә күп кенә шәкертләрен дә тарта. Чирек гасырдан артык вакыт эчендә аның илдәге бик күп төбәкләрендә, 850 дән артык авыл-калада булуы, 9 меңгә якын кулъязма һәм иске китаплар туплавы мәгълүм. Аларның шактыен ул үзе дә махсус өйрәнә, эшкәртә, мәкалә-хезмәтләр яза, гыйльми-әдәби эшләрендә киң файдалана.

Шунысы куанычлы: галимнең күпсанлы шәкертләре бар. Аларның шактые (Җ.Миңнуллин, И.Гыйләҗев, Ә.Хәйри, Р.Мәрдәнов, И.Һадиев һ. б.) – чыганакчылык, кулъязма һәм иске китаплар буенча нәтиҗәле эшләүчеләр. «Мирасханә»дә, Н.Лобачевский исемендәге Гыйльми китапханәдә саклана торган материалларның шактые – шул соңгы еллардагы археографик экспедицияләр вакытында тупланган материаллар.

М.Госманов – халкыбыз тарихының төрле чорларын, катламнарын өйрәнгән олуг галим. Әмма галимнең мирасында төп урынны Алтын Урда һәм татар ханлыкларына кагылышлы язмалар тәшкил итә. Болар арасында аның 1979 елда дөнья күргән «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV-XVI вв.» монографиясе төп урынны били. Анда «хан ярлыклары» җентекле анализлана, алар аркылы Алтын Урда һәм татар мәмләкәтләренең күп кенә хосусиятләре, Евразия тарихында тоткан урыннары ачыклана. Бу хезмәт фәндә,  иҗтимагый-сәяси тормышта Алтын Урда хакында хакыйкый күзаллауларны тулыландыруга шактый ярдәм итте. Галим шушы монография нигезендәге хезмәтен 1981 елның 23 октябрендә докторлык диссертациясе итеп яклады. Тиз арада ул рәсми рәвештә бу гыйльми дәрәҗәгә дә ия булды. 1982 елда ул профессорлык титулын алды.

М.Госмановның соңгырак чор татар тарихы, иҗтимагый фикере буенча да шактый гына мәкалә-хезмәтләре бар. Болар арасында аеруча Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри, И.Гаспралы, Р.Фәхреддинов хакындагы язмалары билгеле. Аның 15 мең тираж белән чыккан «Заветная мечта Хусаина Фаезханова» китабы киң катлау укучылар арасында әдәби әсәр кебек яратып укыла. Авторның әдәби-тарихи, маҗаралы, гыйльми-популяр характердагы «Киек сукмакларында» (1968), «Серле балбал» (1973, 1984), «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (1977), «Ябылмаган китап яки чәчелгән орлыклар» (1996) шикелле басмалары да шундый бәхетле язмышка ия булды. Укучы аларда Үзәк Азиянең табигать күренешләре, андагы кавемнәрнең тарихы, хәзергесе, көнкүреше, риваять-хикәятләре белән очраша.

М.Госманов үзен сүз сәнгате белгече, текстолог, тәнкыйтьче буларак та танытты. Кандалый һәм Акмулланың академик басмалары, Кол Гали, Утыз Имәни, Г.Исхакый һ.б. хакында язылган саллы-саллы мәкаләләре – әнә шул юнәлештә башкарылган күркәм эш-гамәлләр.

Бу күренекле шәхес — гыйльми хезмәтләр, әдәби, тәнкыйди китаплар язу белән беррәттән, җаваплы административ вазыйфалар башкарган, фәнни-педагогик процессны оештыруга да үзеннән зур өлеш керткән зат. Миркасыйм әфәнде үзенә тапшырылган эш-вазыйфаларны гаять җаваплылык, намус белән башкарды. Әлеге чорда аның турыдан-туры катнашында республика тормышына, милләт яшәешенә кагылышлы бик тә мөһим чаралар, гамәлләр кылынды. Проректор М.Госмановның турыдан-туры инициативасы белән 1989 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты оештырылды. Аның тәүге деканы булып озак еллар Алабуга пединститутында ректор вазыйфаларын башкарган Тәлгать Галиуллин эшләде. Бик кыска гына вакыт эчендә бу факультет кадрлар, иҗат көчләре әзерләүнең, милли-гуманитар фәннәр үсешенең мөһим үзәгенә әверелде. Студентлар саны берничә мәртәбә артты, яңа кафедралар ачылды, тәҗрибәле педагогик кадрлар тупланды; университетның Фәнни китапханәсендә татар факультеты өчен махсус уку залы  булдырылды. 1991 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлады (рәисе – Т.Галиуллин, гыйльми секретаре – без фәкыйрегез). Шунысын да искә төшерү, шәт, тыйнаксызлык булмастыр. Бу Советны ачу мәшәкатьләре белән Мәскәүдәге ВАКка Хатыйп Йосыф угылына да берничә мәртәбә барырга туры килде. Анда беренче яклаучы да (1991 елның 28 нче ноябрендә) без фәкыйрегез булды. Аның җиңел аягы белән бу Советта татарлар, Идел-йорт галимнәре генә түгел, ә Себер, Кавказ, Казакъстан һәм кайбер башка тарафларның вәкилләре дә докторлык һәм кандидатлык  диссертацияләре якладылар. Мөгаен, аларның саны йөздән артып китәдер. Шунысы мөһим: безнең Советтан узган бер генә эш тә кире кайтарылмады, вакытында расланып барды.

М.Госманов тырышлыгы белән ачылган татар факультеты узган йөз азагында – яңа гасыр башларында шаулап-гөрләп эшләде, университет факультетлары арасында алдынгы урыннарны биләде, гомумән, фән дөньясында, аеруча тюркология, ориенталистика тармакларында киң танылу алды. Биредә М.Госманов җитәкчелек иткән татар тарихы кафедрасы да эшли башлау  мөһим бер вакыйга булды. Шушы елларда татар факультеты ярдәме белән ачылган Гуманитар институт та кыска гына вакыт эчендә милли-рухи тормышыбызга зур өлеш кертте. «Әмма», «ни кызганыч...» – татар язмышы, милли тормыш хакында сүз барганда бу сүзләрне, теләсәк-теләмәсәк тә безгә бик еш кулланырга туры килә, чөнки алар реаль хакыйкатьне чагылдыра. Ике гасыр аралыгында шаулап-гөрләп яшәгән татар факультеты да, Гуманитар институт та тиз арада төрле сәбәпләр табып ябылды, тарихта гына торып калды. Федераль университет кысаларында да аларга тиешле урын табылмады. Гомумән, хәзер милли мәгарифебез, татар гуманитар фәннәр системасы, рухи тормыш өчен кадрлар хәзерләү бик тә зәгыйфь хәлдә. Телебез яшәеше дә, Г.Исхакый әйтмешли, «инкыйраз» халәтендә. Ә мактанырга беләбез, шомартырга да остарып беттек...

Ярар, Тукай әйтмешли, «сүз башы бит Шүрәле», бу очракта исә –Миркасыйм Габделәхәт улы.

Мәгълүм ки, узган гасырның азагында, төгәлрәге 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе оештырылды. Аның тәүге президенты – заманында университетның татар бүлегендә укыган, татар әдәбияты кафедрасында эшләгән, милли сүз сәнгатебезнең олуг белгече Мансур Хәсәнов. Бу гыйльми оешманы төзүдә, гамәлгә куюда да башлап йөрүчеләрнең берсе М.Госманов булды. Ул аның хакыйкый әгъзасы. 2004-2007 нче елларда Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, аннан, үлеменә кадәр, президентның киңәшчесе. Галим бу гыйльми оешмада 7 томлык татар тарихын язуда актив катнашты. Казанның 1000 еллыгын гыйльми әзерләүдә, төрле чаралар уздыруда да аның зур өлеше бар.

М.Госманов, үзе дә мөһаҗир татарларның берсе буларак, төрле илләргә һәм кыйтгаларга сибелгән милләттәшләребезне барлау, туплау, аларның рухи мирасларын өйрәнү мәсьәләләрен дә игътибар үзәгендә тотты. Аның язмаларында мөһаҗирлек тематикасына кагылышлы күп кенә тарихи, этнографик, фольклор, әдәби-мәдәни материаллар бар. Кытай татарлары белән элемтәләрне ныгытуда, әлеге илдән милләттәшләребезне Казанга укырга, эшкә китерүдә аталарча кайгыртучанлык күрсәтте ул.

М.Госманов гомумән халыкара мөнәсәбәтләрдә иң актив эшләүчеләрнең берсе булды. Ул дөньяның дистәләрчә мәмләкәтләрендә, шул исәптән Алмания, Англия, Франция, Венгрия, АКШ, Япония һәм башка илләрдә булды, күп кенә гыйльми һәм мәдәни чараларда катнашты. Ватикан, Төркия, Мисыр, Иран, Финляндия... китапханәләре, архивлары белән дә билгеле бер дәрәҗәдә танышты, Финляндиягә барып, Хельсинкидагы милләттәшләребезгә лекцияләр дә укыды. Ил һәм халыкара күләмдәге комиссия-оешмаларга әгъза итеп сайланды. Ул берничә ел Россиянең Шәрыкны өйрәнүчеләр, ягъни ориенталистлар җәмгыятенең президенты да булып торды. Мәкалә-хезмәтләре төрле телләрдәге җыентыкларда, гәҗит-журналларда нәшер ителде. Галим шактый гына чит илләрнең һәм башка кавемнәрнең гыйлем һәм иҗат әһелләре белән таныш иде, алар белән элемтәдә торды. Аның катнашында, мөхәррирлегендә дөнья күргән дистәләгән китап бар.

1989 елда ул татар теленең, мәдәниятенең үсешен тәэмин итүне күздә тотып оештырылган «Җыен» фондының рәисе итеп билгеләнде, автор, төзүче, мөхәррир буларак «Шәхесләребез» сериясендә күренекле шәхесләр хакында китап-җыентыклар чыгаруга кереште. Бу эшкә күп кенә каләм әһелләре җәлеп ителде. Карл Фукс, Фатих Кәрими, И.Гаспралы, Ш.Мәрҗани һәм башка шәхесләребез хакында саллы-саллы җыентыклар дөнья күрде.

М.Госманов эшчәнлегендә, язма мирасында фольклор, мифология дә шактый мөһим урынны били. Галим өчен алар халыкның рухи халәтен аңлау һәм аңлатуда, тарихи агышны ачыклауда ышанычлы материаллар, таяну нокталары. Ул аеруча дастаннарга, аларда реаль чынбарлыкның ничек һәм ни рәвешле чагылуына игътибар итә. Аның кыргыз халкының бөек дастаны «Манас» хакында да кызыклы гына фикер-күзәтүләре бар.

*        *        *

Гомумән, Миркасыйм Габделәхәт угылының эшчәнлеге гаять күпкырлы, бай. Ул тарихчы, әдәбиятчы, әдип, телче, археолог, археограф, тюрколог, публицист, педагог, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, фәнни процессны оештыручы да. Миркасыйм Госманов аларның һәммәсенә диярлек үз өлешен керткән, аларда үзенең эзен калдырган. Бу язмабызда галим эшчәнлегенең тик аерым якларына кыскача гына тукталдык, кайбер тармакларын тик атап кына киттек. Шунысы ачык: әлеге олуг шәхес эшчәнлегенең үзәген татар тематикасы алып тора. Ул үз халкына фидакярләрчә хезмәт итте, аның өчен янды-көйде, татарның дәрәҗәсен саклауда, дөньяга танытуда армый-талмый хезмәт куйды. Кыюлыгы, тырышлыгы, бай мирасы белән зур абруй казанды. Күптөрле бүләкләргә ия булса да, Миркасыйм Госманов әле һаман да тиешле бәясен алып бетермәгән. Казан урамнарының берсенә аның исеме соралып тора. Музее хакында да уйларга кирәк. Галимнең 90 еллыгы уңае белән КФУда оештырылган искә алу кичәсендә дә бу хакта искәртелде. Аның хезмәтләренең бүгенге һәм алдагы көннәргә бик тә аваздаш булуына кат-кат басым ясалды. Алар әле милләтебезгә озак еллар хезмәт итәр.

 

[*] Мәкалә Х.Миңнегуловның КФУда М.Госмановны искә алу кичәсендә (31.05.2024) һәм «Тәртип» радиосында ясаган чыгышлары (июнь, 2024) нигезендә язылды.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.81-87.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру