Журнал «Безнең мирас»

Милләтнең алтын баганалары

🏷 Admin

Г. Ибраһимов телне, әдәбиятны, сәнгатьне милләтнең рухи нигезләре дип билгеләп, аларның үсешенә зур өлеш керткән татар мәдәният әһелләренә, зыялыларга аерым игътибар бирә. Әмма аерым шәхесләрнең татар халкы иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы ролен билгеләве һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Әйтик, ул татар әдәбиятында Г. Тукайның урынын аңлауда субъективлыктан котыла алмаган (бәлки, бу очракта Г. Тукай белән ике арадагы аңлашылмаучылыклар да тәэсир ясагандыр). Татар мәдәниятенең 1917 ел революциясеннән соң эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган күренекле вәкилләрен (Г. Исхакый, С. Максуди, Ф. Туктаров һ.б.) совет идеологиясенә туры китереп каралтып күрсәтүдән дә читтә тормаган. Бер үк вакытта Г. Ибраһимов татар халкы язмышында, аның гаклый һәм рухи тормышында хәлиткеч роль уйнаган шәхесләрне: Ә. Курсави, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г-р. Ибраһимов, З. Камали, М. Вахитов һ.б.ны югары күтәрә, аларның эшчәнлеген татар телен, әдәбиятын, сәнгатен, иҗтимагый һәм милли аңны үстерүгә керткән өлешләреннән чыгып бәяли. Ш. Мәрҗани – Г. Ибраһимов өчен галим-реформатор гына түгел, ә, барыннан да элек, беренче булып татарларның милли үзтәңгәллеге, үзбилгеләнүе мәсьәләсен көн тәртибенә куйган тарихчы. Каюм Насыйри – татар тел белемендә тамырдан үзгәреш булдырган шәхес (ул аның бөеклеген татар теленең, халык әдәбиятының мөстәкыйль, бөтенлекле үзтәңгәллеккә ия кыйммәтләр булуын раслауга юнәлдерелгән фидакяр хезмәтендә күрә). Габдерәшит Ибраһимов аның тарафыннан, Муса Бигиев, Зыя Камали, бертуган Бубилар һ.б. белән беррәттән, татарларның милли үзаңында дини тәңгәллекнең аерылгысызлыгын аңлаган мөселман лидерларыннан берсе буларак, югары бәя ала. Г. Ибраһимовның революциядән соң күп кенә татар зыялыларына карашы-мөнәсәбәте тамырдан үзгәрә. Сүз яңа идеологияне кабул итмәгән, аны татарларның милли һәм дини үзтәңгәллеген җимерә дип санаган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре турында бара (Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Фуат Туктаров, Садри Максуди һ.б.). Революциядән соңгы аерым хезмәтләрендә (мәсәлән, «Кара маяклар»да) бу шәхесләргә карата сөйләме агрессив төс ала, төрлечә бәяләү штамплары: «панисламистлар», «контрлар», «кәләпүшләр һәм фәсләр кигән «милли» акгвардиячеләр» һ.б. белән чуарлана. 1920 еллар башында барлыкка килгән мондый сөйләм стиле бөтен җирдә дошманлык, сыйнфый нәфрәт уята торган тел формалашуны күрсәтә. Революциядән соңгы сәяси процессларда Совет власте ягында актив катнашучы Г. Ибраһимов та бу риторикага еш мөрәҗәгать итә. Менә тагын бер мисал: РКП(б) ӨК Секретариатының 1925 елның 20 февралендә узган утырышы беркетмәсе нигезендә Г. Ибраһимовка, «карт язучы һәм аның (Риза Фәхреддин) белән шәхсән таныш иптәш буларак», «мөселман интеллигенциясе белән мөнәсәбәтләргә, Хәлифәт һәм Көнчыгыштагы дини вазгыятькә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен, шәхси әңгәмә оештыру” бурычы йөкләнә». Үзенең РКП(б) Обкомына тапшырган Ризаэддин Фәхреддин белән очрашу турындагы хисабында (документка 1925 елның 27 феврале датасы куелган) Г. Ибраһимов болай дип яза: «Бу ике сөйләшүдән мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем: мөселман руханилары артык комсыз, алар Совет власте рус руханиларына биргән өстенлекләр белән генә канәгатьләнмиләр. Асылда, идеологик фронтның чын хуҗалары булырга һәм мөселман-татар өммәте өстеннән хакимлек итәргә телиләр. Монысы һичшиксез. Хәер, алар бу хакта ачыктан-ачык әйтмиләр, әмма бу һәрнәрсәдә сизелә. Шуңа күрә минем фикерем: әлеге мәсьәлә белән җитди шөгыльләнә башларга һәм аларның үтенечләренә карата бернинди йомшаклык күрсәтмәскә кирәк» (15, 249–252). Г. Ибраһимовның мәдрәсәләрдә төпле белем алуын, кайчандыр борынгы ислам мәдәнияте турында күләмле хезмәт язуын («Борынгы ислам мәдәнияте») белгән укучыга мондый бәяләр сәер тоелырга мөмкин. Әмма Совет власте дошманнарына каршы идеологик көрәшкә кушылган язучы яңа хакимият тарафыннан ят идеология тарату куркынычы тудыручы дип каралган руханилар турында башкача сөйли алмаган, күрәсең. Хәер, ике ел узуга, Г. Ибраһимов үзе дә, «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән китап бастыруына нисбәтле, партия һәм мәдәният әһелләре тарафыннан каты тәнкыйть утына эләгә.

 

Ибраһимов Г.Г. И 15 Без – татарбыз = Наше имя – татары / Д.Ф. Заһидуллина редакциясендә. – Казан, 2022. – 308 б.: ил. ISBN 978-5-93091-407-8

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру