Нур Баян шигырьләре
Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда Татарстанның Актаныш районындагы Әнәк авылында туган. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1945 елның 23 апрелендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Чия бакчасы
Шомырт чәчәкләре җемелдәшә
Яшел яфрак күмгән урманда.
Кемнәр генә җырлап үтмәгәндер
Шул урманнар аша узганда.
Күксел урман эчен шау китереп,
Сандугачлар анда сайрыйлар.
Агачлардан-агачларга кунып,
Алар анда куак сайлыйлар.
Чәчәкләргә чумган шул урманның
Бер суласаң исле һавасын,
Чәчләреңне ак чал капласа да,
Яшьлек хисе белән янасың…
Йөрәк һәм мин
Шаулый бакча.
Каен яфраклары
Җилфердәшеп җиргә коела.
Авылымның матур ак казлары
Соңгы тапкыр күлдә коена.
Карлар явар тиздән җир өстенә,
Зәңгәр бозлар күмәр күлләрне.
Билле туным киеп мин өстемә
Каршы алам кышкы көннәрне.
Йөрәгем, син нинди яшь әле,
Ягымлы син бөек халкыма;
Һаман синдә язлар чәчәге,
Җыр җырлыйм мин синең хакыңа.
Синең белән әле бик күп еллар
Уздырырбыз яшел болында.
Синең белән әле бик күп җырлар
Җырларбыз без Ватан турында.
Без килмәсәк, беләм, сагынып шаулар
Күл буенда искән тал-тирәк,
Юк җиләген өзми калган таулар,
Без җырламый калган тау сирәк.
Сау булыгыз, минем йөргән җирләр,
Сау булыгыз, урман, болыннар,
Сау булыгыз, яшел төнбоеклар,
Җәй су кереп йөргән урыннар!
1940
***
Хат язсам да инде бармас төсле,
Ахры, ерак киттем илемнән,
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.
Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар
Көтәләрдер таныш җырчысын,
Көтәләрдер кырлар, биек таулар
Шат күңелле еллар юлчысын.
Борчылмагыз, мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
Май, 1943 ел. Донецк
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.74-75.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА