Шаян мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Көлке куа килә...
1960 нчы елларда Муса Җәлилнең туган якларына – Оренбург өлкәсендәге бер авылга килдек. Ялгызы гына яшәүче бер абзыйга фатирга керттеләр. Абзыйның кәефе бәйрәмчә. Бераз гына төшереп тә алган. Рафаэль Мостафинның якташ икәнен белгәч, аңа өстенлек күрсәтергә теләп, иң яхшы урынны аңа тәкъдим итте... -
Саба шәхесләренә нисбәтле мәзәкләр
Т-кырык та тыкрык «Икшермә» совхозында Т-40 тракторын иярләүче механизатордан кайсы урамда яшәве белән кызыксына икән берәү. Теге җавапны кыска тоткан: – Т-кырыкта эшлим, тыкрыкта торам, – дигән. -
Танымый да торам
Шагыйрь Роберт Миңнуллин чирек гасыр буе Татарстан Дәүләт Советында депутат булып торды. Тәртипле депутат буларак, ул, сессиядә генә түгел, һәммә җирдә – театрларда, су коенырга һәм мунчага барганда да, гел депутат значогын тагып йөрде. Һәрнәрсәнең азагы булган кебек, депутатлыктан китәр вакыт та җиткән. Шулай беркөнне урамда моны бер танышы очраткан да аңа аптырап карап тора башлаган. -
Шуны да белмәскә...
Өч яшьлек Әмир уенчыкларын бик ярата икән. Үзе дә уйный, әбисе Фәридәне дә «милиция» дип язылган машина белән йөрергә мәҗбүр итә. Бераз матавыкланганнан соң, әбисе, бензин бетте, дигән сылтау белән, уеннан чыгарга чамалый... -
Нарат авылы (Әгерҗе районы) мәзәкләре
Хөсни, кар яуган! Хөсниҗантәйнең колагы бераз начар ишетә иде. Шуңа күрә авылдашлар аңа һәрвакыт кычкырыбрак сөйлиләр. Ул, артык кычкырып сөйләгәннәреннән туя идеме икән, йә үзенең кимчелеген күрсәтмәскә теләгәнме, кеше сөйли башлагач ук: «Ишеттем, ишеттем!» – дип әйтә. Бер көн иртән җиргә беренче кар төшкәч, күршесе кергән дә: «Хөсни, кар яуган, күрдеңме?» – дигән. Хөсни, гадәте буенча тизрәк әйтеп салган: «Ишеттем, ишеттем!» Шуннан бирле, авылда беренче кар яугач, кешеләр бер-берсенә: «Хөсни, кар яуган!» – диләр. «Ишеттем, ишеттем!» – дип җавап бирергә кирәк. -
Запчастьларсыз Габделхәй
Язучы Габделхәй Сабитов гомере буе шаян вә җор телле булды. Ул еш кына үз-үзеннән дә көләргә ярата иде. Бу мәзәк аның үзе сөйләвеннән чыгып язылды. Бервакыт Габделхәй Сабитов белән шагыйрь Разил Вәлиев Чистай якларына сәфәр чыга. Юллар чокыр да чакыр... -
Каз түшкәсе
Берәү хат яза: «Фәлән көнне фәлән поезд белән син мине каршы ал, сиңа кунакка киләм», – ди. Тегесе җавап бирә: «Сине каршы ала алмыйм, үземнең энекәшне җибәрәм, ул сине кулыңдагы каз түшкәсе буенча таныр», – ди. -
Туфан Миңнуллиннан рекламалар
Кремль каршындагы кибеттә Австралиядән килгән ямаулыклар сатыла. *** Казан даруханәләрендә «Парнокрин» дигән дару сатыла. Йөрәккә бик файдалы. Көн саен иртән бер таблетка кабул итсәң, йөрәк үлгәннән соң да ике сәгать эшләп тора. *** «Ока» машинасы сатып алыгыз. Этеп йөрү өчен искиткеч җиңел автомобиль. *** Антиквариат кибетендә гаҗәеп матур татар теле бар. Алырга теләгән татарларга «Мать вашу...» дигән урыс телен дә өстәп бирәбез... -
Татар әдәбиятының урысча юбилее
Актерлар йортында Фатих Әмирханның юбилей кичәсе. Залда бер генә дә урын юк. Әмма докладчы Мөхәммәт ага Гайнуллинның доклады урысча әзерләнгән, өлкә комитетында тикшерелгән. Докладчының теле-телгә йокмый, сиптерә генә... -
Учактан чәчрәгән чаткылар
Әгәр тыйнаклык буенча ярыш уздырылса, тыйнаклыгы аркасында ул финишка иң соңгы кеше булып килер иде. -
Исемнәр мәҗмугасе
Кулымдагы йөзегемнең Сүз әйтмәгез кашына. Дусларча бер төртик әле Дуслар кабыргасына. Кулымдагы йөзегемнең Исеме – Бәшир, сүз дә юк. «Намус» булгач, селкенми дә, Што за намуссызлык! -
Кырыкта да...
Атаклы Буа дәүләт драма һәм сатира театры Сабага Аманулланың «Кырыкта да кытыклый» дигән спектакле белән киләсе көннәр иде. Кайсыдыр, районның Мәдәният йортына шылтыратып, нинди комедия куеласын ачыклый икән. Шунда эшләүче Миңнислам Кәримов пьесаның исемен онытып җибәргән һәм: – Кырыкта да кычыта, – дигән. -
Рипитисия
Урысчадан тәрҗемә ителгән бер спектакльдә ферма мөдире – бер әлкәш булып уйнаганнан соң, каты эләгә Ирек Баһманга. Дөресрәге, аның хәләл җефете Рәшидә апага. Кичен әлеге тамашаны карап кайткан күрше әби икенче көнне Рәшидә апаны очратып, болай ди: -
«Америкада начар!..»
Мәшһүр тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин Америкада булып кайткач, коллегалары сораштыра: – Ничек соң анда тормышлар: яхшымы, начармы? – диләр. -
Туфан Миңнуллиннан файдалы киңәшләр
Төн уртасында куркыныч төш күреп уянсаң, карчыгыңны төртеп уят, рәхәтләнеп йоклап ятмасын.