Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча “Ир хакы” дигән яңа радиоспектакль тыңлый алачаксыз
Татарстан радиосында тагын бер премьера көтелә. Язучы Ләбиб Лерон әсәре буенча “Ир хакы” дигән яңа радиоспектакль әзерләнеп җитте. Ул шушы атнаның шимбәсендә, 28 июнь көнне, 15 сәгать 10 минутта эфирга чыга.
Тормышта булган хәлләргә нигезләнеп язылган гыйбрәтле кыйсса. Анда ир хакын хаклап яшәүче тугрылыклы хатын һәм гаилә җылысының кадерен белмәүче хыянәтчел, көнчел ир арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Ахыры фаҗига белән тәмамлана.
Төп рольләрне күренекле артистларабыз Илдус Әхмәтҗан, Гөлчәчәк Хафизова һәи Ирек Хафизов башкара. Сценарий авторы – Марат Кәбиров, режиссеры – Рамил Һидяитулла.
“Ир хакы” радиоспектакле язылган вакыт
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА