Марс ЯҺУДИН: Давылларда очты ал яулыгым

С.Камалетдинов фотосы
Әңгәмәдәшен ул бөтен игътибарын биреп, алга иелебрәк тыңлый. Шул ук вакытта колхоз рәисе, мәктәп директоры булып эшләгән чакларындагы кискенлеге, үз фикерен турыдан ярып салу гадәте дә яшен уйнатып алырга мөмкин.
Яше инде сиксәнгә җитүгә карамастан, Хиразетдин карт һәрвакыт хәрәкәттә: йорт тирәсендәге эшләрне карый, бакчага су сибә, шул арада мунча да ягып җибәрә. Бал кортлары тота, аларның тормышын күзәтә. Арып китсә, бераз гына «тегене» тотып куя да, алмагач төбенә ятып йоклап ала. Хатыны Әлфия тиргәшә: «Юләр, йорты юк сыман...» Елмаеп әйтә бу сүзләрне, ачуланып түгел, «Һәркемнең үз шайтаны инде, нихәл итәсең», дигән кебек кенә. Бал кортлары «без-з» дә «без-з» оча, карт та алар янында әкрен генә кыймылдый.
Әлфия әби шәһәрдән кайткан кунагы белән сөйләшеп утыра. Ике кызы табын әзерләү белән мәшгуль. Күбрәк карчык сөйли:
– Кичә күрше әби керде. Мәктәп директоры булып эшләгән иде ул монда. Веранда тәрәзәсен алыштырасы бар, ди, әтү, үлеп китсәм, кереп күрерләр дә, бу әби бигрәк хәерче яшәгән икән, диярләр, ди... Шул әбинең биш яшьлек оныгы бар. Беркөн урамда уйнап йөргән җиреннән елап килеп кергән бу. Ник елыйсың, дип сорагач: «Әле үләсе бар бит», – дип әйтә ди. Анысы инде барыбызның да күрәчәк. Тик менә беребез алданрак китәр бит, ялгызлыкны ничек кичерергә?
Бүген Хиразетдин картның туган көне. Ләкин ул, көндәгечә, эшләре беткәч кенә керде. Кунаклар җыелган иде инде. Кемдер компот, кемдер катырагын салып, картны котлый башладылар. Олы кызы торып басты да:
– Әти! – диде. – Сез булгач, безгә шундый рәхәт. Елмаеп каршы аласыз, капка төбенә чыгып озатып каласыз. Әни белән мәңге шулай яшәгез, яме.
Бу сүзләргә ике рюмка «катырагы» да өстәлгәч, карт, тәмам йомшарып, тормышын сөйләп китте:
– Апам үлгәч, аның өч баласы миңа калды, – диде. (Кунаклар картның нәрсә сөйләячәген белә иде инде, ләкин берәү дә аны бүлдермәде.) – Минем өстә авыру әни, әлеге өч бала өстәлде. Миңа унҗиде яшь. Нишләргә? Бервакыт кечкенәсенә салкын тиде. Больницага алып бардым. Чиратта утырабыз. Ниндидер ир белән хатын карыйлар да карыйлар бит безгә. Нәрсә турындадыр пышылдашып алдылар да, яныбызга килеп утырдылар болар. Хатын әйтә: «Синең балаң түгел бит бу, кемнеке?» Сөйләп бирдем. «Безгә бир син бу баланы, безнең балабыз юк», – ди бу. «Ничек инде! Көчекмени ул, бирдем җибәрдем». «Синең әле үз тормышыңны корасың бар, бир син аны безгә, – дип ялына хатын. – Без аны тансыклап кына үстерербез, яхшы белем бирербез, безнең мөмкинчелек бар». Уйга калдым. Армиягә дә барасым килә... Утыра торгач, ризалаштым бит. Биреп җибәрдем баланы. Ул инде, ике яшьлек бала, аңламый да калгандыр…
Картның тавышы калтырап куйды. Кул арты белән әле бер күзен, әле икенчесен сөртеп, тынычланырга тырышты. Ләкин юкка гына.
– Ә-әй! – дип кабынып китте карчыгы. – Җитте-е! Синдә генә инде кайгы, башкада юк.
Картның хатирәләренә үрелеп, карчыкның да үз башыннан үткәннәре исенә төште:
– Әти безнең сугышта булмады, яше үткән иде инде, – диде. – Ферма мөдире булып эшләде. Ә менә абыйны сугышка алдылар. Миңа өч кенә яшь булса да, аның сугышка китүен хәтерлим: мине күтәреп, елап йөргән иде. Сугыштан соң әти кинәт кенә авырып китте. Казанга җибәрделәр. Операция була дигән хаты килде. Берничә көннән: «Үлде, килеп алыгыз», - дип шылтыратканнар. Әни, иптәшкә бер хатынны алып, китте. Казанда әлеге хатынның туганнары бар икән. Ул вакытта бердәнбер юл – су юлы. Парахут өч көн бара. Теге хатынның туганнарында йоклагач, икенче көнне аларның кызы әнине больницага алып барган. Апа, җирләдек инде, гомуми каберлектә, дигәннәр. Әни буш кул белән әйләнеп кайтты. Казанны да күрмәдем, трамвайда бауга тотынып барганым гына хәтердә, диде. Ярый җирләгәннәр әле, мин аны ничек алып кайтыр идем, ди. Хәтеремдә, әти авырып ята, Таһир энем аның әле бер ягына, әле икенче ягына үрмәләп чыгып уйный. Әти шунда: «Әй, улы-ым...» – дип уфтанып куйды. Каласыз бит, диюе булган инде.
Әлфия әбинең күзләре дымланды.
– Казаннан кайткач, – дип дәвам итте ул бераздан, – әни әйтә: «И кызым, менә хәзер өй җимерелсә нишләрбез», - ди. Чыннан да, әтинең үлүен генә көткәндәй, бер көнне матча сынып, түшәмебез ишелеп төште. Салам түбәдән су үтеп утырган инде, черегән. Без өйдә идек, әни мич янында булаша, күрше авылдан өй юышырга килгән хатын да бездә. Ярый өстебезгә төшмәде. Тузан эчендә калдык. Әни, туфрак астыннан чак аяк киемнәрен табып, безне тышка чыгарды. Кемнән эшләтергә? Ярый бер абыйда шуңа яраклы бүрәнә бар икән... Күп тә үтми, сарайга бүре кереп, бөтен сарыкларыбызны буып чыкты. Әни, мин, энем сәкедә йоклыйбыз. Бервакыт мин төн уртасында уянып киттем. Тышта ниндидер ямьсез тавыш. Энем аша үрелеп, әнине уяттым. «Әни, ниндидер тавыш», – дим. Әни, уянып бетмәгән килеш кенә: «Нинди тавыш булсын, җилдер», – ди. «Юк, ниндидер куркыныч тавыш», – дим. Әни лампа кабызып чыгып китте. Бераздан керде дә: «Әй, кызым, син әйткәч тә чыккан булсам, берәр сарык исән кала иде, сарыкларны бүре буган», – ди. Март ае микән бу, бәрәннәрен дә чыгарган идек. Бер сарык, яралы булса да, исән булган әле, әни күрше абыйны алып кереп суйдырды. Сарыкларны бүре буып чыккач, шул сарайга сыерны берничек тә кертеп булмады…
Карчык бераз тынып торды, сүз әйтүче булмады. Шуннан тагын сөйләп китте:
– Әни безнең бик укымышлы кеше иде. Мәдрәсәдә укып, сигез класс тәмамлаган. Фарсы телен белә иде, тапкырлау таблицасын яттан белә иде. Кияүгә чыгарга вакыт, җон да җегерли белмисең, дип, аны әнисе укуыннан туктаткан. Ә аның белән укыганнар соңыннан укытучы булып киткән. Бервакыт әни миннән армиядәге абыйга хат яздыра. Хатны ниндидер мин белмәгән сүз белән тәмамлады. Мин ул сүзне аңламыйм гына түгел, әйткәнне яза да белмим. Әй көлде шунда миннән әни. Мин гарьләндем. Ул сүз фарсы телендә нәрсәдер аңлаткандыр инде... Бервакыт әни, йомырка алырга дип, баскыч буйлап абзар башына менеп бара. Шунда аның: «Үлде дә котылды, үлде дә котылды!..» – дип ачыргаланып кабатлавын әле дә хәтерлим. Дүрт бала белән тол калды бит. Миңа алты яшь, энем тагын да кечерәк. Сугыштан соңгы ачлык еллар бу. Бервакыт без, өч бала, уртак тәлинкәдән сыек кына алабута ашы ашап утырабыз. Таһир энем, аңа ике яшь, әйтеп куйды: «Бетерәләр инде...» Шуны бүгенгә кадәр онытмыйм... Урамга алабута ипие тотып чыга идек. Персидәтел кызының кулында ап-ак бодай ипие. Аның кара ипи ашыйсы килә, ә без аныкына кызыгабыз. Тын да алмый көтәбез: кем белән алышыр? Ә теге, корсагын киереп баскан да, тук күзләрен йөртә-йөртә сайлый... Мин инде моны гаепләп сөйләмим, персидәтел үзе дә ач булса, нәрсә инде?..
Карт, урыныннан торып, идән уртасына чыгып басты һәм яраткан җырын сузып җибәрде: «Давылларда очты ал яулыгым, Бәлки табалырсыз ишләрен. Яшьли сөйгән ярым ятка калды, Әйтегезче, дуслар, нишләем?..» Ике оныгы, шырык-шырык көлеп, аның тирәли йөгерешеп йөри башладылар. Икесе ике җиңеннән тартып: «Бабай, әйдә көрәшик. Әйдә инде-е!..» - диләр. Карт, канәгать елмаеп, басып тора бирде. Күзләрендә әйтеп бетергесез шатлык яше иде.
Кунаклар киткәч, өй тынып калды. Карчык, ләгәнгә җылы су салып, аякларын куеп утырды. Карт йокларга ятты, ләкин күзенә йокы кермәде аның. Шушы өйне төзегәндә саксызлык белән электр пычкысында өздергән бармаклары сызлый иде. Юк бармакларының очларына миллион энә кадаламыни, төне буе йоклый алмый чыкты.
***
Хиразетдин карт «каенлыкта» инде. Ул хуҗалыгының төзеклеге турында һәрвакыт кайгыртты. Зират ягына күрсәтеп: «Мин теге каеннар арасыннан чыгып караганда, өем матур булып торсын, мине куандырып», – ди иде. Биклән авылы өчен зур эшләр башкарган кеше ул. Прораб буларак, авыл мәчетен ул салдырган. Сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне Мәскәү өлкәсеннән ул алып кайткан. Авылга газ кертер өчен, Украинадан ничек торбалар алып кайтуы турында сөйли иде. Барган торбалар эшли торган заводка, күрсәткән ничә ай элек инде алар белән төзелгән килешүне. Тулай торактан бүлмә бирәләр, көтәргә кушалар. Бер көн көтә, ике көн, өч көн... Нәтиҗә юк. Болай барып чыкмасын аңлагач, мендәр белән одеялын ала да, директор бүлмәсендәге диванга кертеп сала һәм менеп ята шунда. Директор эшкә килә. Аны күреп: «Монысы нәрсә тагын?!» – ди. «Минем сорау хәл ителмичә, беркая да китмим, шушында ятам», – ди Хиразетдин. Ярар. Бер көн ята, ике көн... Ниһаять, директор түзми, урынбасарларын җыя да: «Бу татарга, нәрсә сорый, шуның барысын да бирегез, бүген үк монда эзе дә булмасын!» – дип боера…
Карчыкның кызы белән кияве бал кортларын карарга чыгып китте. Ике оныгы ишегалдында «археологик казынулар» белән шөгыльләнә: берничә иске акча, ниндидер сөякләр, сәер формадагы ташлар таптылар. Әлфия әби шәһәрдән кайткан кунагына карты турында сөйли:
– Үләренә берничә көн кала, сорыйм: «Нишлибез соң, бабай, чирлисең бит». «Анда бармый булмый инде, бабушка, – ди бу. – Син үз авылың Бакчасарайга кайтырсың инде, мин үз авылым Югары Яхшыйга кайтам». Кунакка барырга җыенсак, минем озак киенүемә ишарә ясап, әйтә иде: «Армиягә барсаң, син кухнядан чыкмас идең». Берничә ел элек монда бер картның хатыны үлде, шул карт: «Өммегөлсем белән талашып тору оҗмах булган икән», – дип әйтә иде. Менә мин дә шул хәлдә инде хәзер. Ялгызлык шулай икән ул. Картым исән чакта газ мичен гел мин кабыза идем. Хәзер әллә нишләдем, шуны кабызырга куркам. Түбә калае дөберди башласа да, кубарып ташлый инде хәзер дип, котым чыгып тора. Быел кыш җилләр башка яктан истеме, буранлаган саен болдырга кар сала да китә, сала да китә. Андый хәлне хәтерләмим дә, булганы да юк иде кебек. Картым көрәп торган, күрәсең... Нигә тиргәгәнмендер инде аны, йөрсен иде шунда үз көен көйләп, үз җырын җырлап...
***
Менә инде Әлфия әби дә бакыйлыкка күчте, йорт бушап калды. Аның кырыгын үткәргәндә, шәһәрдә яшәүче кодасы искә төшереп сөйләп алды:
– Бәлки, хәтерегездәдер, – диде ул, әбинең ике кызына таба борылып. – Бервакыт кибеттән май алып кайттыгыз. Әтиегез ашап карады да: «Әллә бу май түгел инде...» – ди, шикләнеп. Әниегез, ачуланып: «Кем сиңа кибеттә май сатып утыра инде! Шулкадәр кешене туйдырырга кирәк бит... Май ул сыер имчәгендә генә», – диде.
Кунаклар көлешеп алды. Мулла әйтеп куйды:
– Дөрес бу, җәмәгать, кешене якты, күңелле яклары белән искә алырга кирәк. Үлүе аяныч, билгеле. Ләкин куанычы да бар бит – ул яшәде. Үкенерлек яшәмәдек, ди иде бит ул. Җаны оҗмахта булсын.
Биклән-Чаллы
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА