Журнал «Безнең мирас»

Адилә Айда: Этрурларның мирасы

🏷 Admin

 

 

Морис Сэнд «1671 елда Арлекин»

 

 

Латин балалары да этрур мәктәпләрендә белем алган

 

Римга нигез салган, шәһәрне үстергән, уңышка ирештергән этрур патшалары тәхеттән киткәч тә, этрурларның тәэсире гасырлар буе дәвам итә. Ул чорда, этрурлар белән бергә, латин балалары да этрур мәктәпләрендә укыйлар. 500 елдан соң бу турыда Тит Ливий болай дип яза: «Хәзерге яшьләр юнан телен өйрәнгән кебек, ул заманда Рим яшьләре этрурча укырга, язарга омтылалар. Рим империясе гыйбадәтханәләрендә гасырлар буе этрур руханилары, этрур телендә догалар укып, үз вазифаларын үтәүне дәвам итәләр».

 

Этрурлар тормышында музыка һәм бию

 

Этрурлар тормышында музыканың зур роль уйнавы, аш-су өлкәсендә музыкага зур әһәмият бирелүе турында алдагы бүлекләрдә язган идек инде. Ауга чыкканда да җәнлекләрне музыка ярдәме белән аулау күренеше еш күзәтелгән. Музыка ишетелгән якка барырга дип, җәнлекләр өннәреннән чыга һәм җиңел генә аучы «кулына» эләгә (Otto-Wilhelm von Vaçano. The Etruscans in the Ancient World. – 1965. – Б.5). Хәлле этрурларның аш мәҗлесләренә уен коралларында оста уйнаучылар һәм биючеләр чакырыла торган була. Дини музыканың да, корсак биюенең (ракс) дә үз урыны булган. Этрур каберлекләренең диварларында бик күп бию күренешләре сурәтләнгән.

 

 

Этрурларның музыка уен коралында уйнавы һәм бию күренеше

 

 

Этрурлар – мул тормышка гадәтләнгән халык

 

Этрурлар, бик диндар милләт булу белән беррәттән, яхшы ашап-эчеп, дөнья нигъмәтләреннән дә файдаланырга яратканнар. Алар – мул тормышка гадәтләнгән халык. Әдәпле һәм нәзакәтле булырга омтылганнар. Мәшһүр сицилияле Диодор алар хакында болай дип яза: «Этрурлар көнгә ике мәртәбә чәчәкле ашъяулыклар белән табын корганнар. Алар, югары зәвыкка туры китереп, зиннәтле савытсабалар гына кулланганнар. Аш мәҗлесендә этрурларга бик күп әсирләр хезмәт иткән... Бу хезмәтчеләр төрле ләззәтле ризыкларны, көмеш чүлмәк-тәлинкәләргә салып, табын артында утыручыларга биргәннәр». Яшәү дәрәҗәсенә бәйле этрурлар тормышының б.э.к. 6 нчы йөзен госманлыларның кануни чоры белән чагыштырырга мөмкин. Этрурларның югары сәнгать, рәсем, һәйкәл, алтын кою кебек юнәлешләрдәге осталыклары турында хезмәтебезнең берничә урынында әйтеп узган идек. Бу һөнәрләрнең кайберләрен бүген дә Тосканада дәвам итәләр.

 

Сәхнә сәнгате

 

Этрурларда сәхнә сәнгате дә киң үсеш алган була. Рим корылганнан соң, беренче чорда этрур шәһәрләреннән махсус сәхнә кешеләре китертелә. Тит Ливий бу турыда болай дип яза: «Төрек мәйдан уены»на (сәхнәдә түгел, ә халык арасында уйнаучы борынгы төрек халык театры») охшаш итальяннарның «комедия дель арте» (битлекләр комедиясе – итальян халык урам яки мәйдан театры) формасы аларга этрурлардан мирас булып калган». Итальяннарның халык театры (битлекләр комедиясе) персонажы Арлекин – этрур театрыннан ук килгән очлы башлыклы, этрур кыяфәтендәге тип.

 

Римлыларның яраткан спорт төрләре этрурлардан мирас булып килә

 

Спорт төрләре дә римлыларга этрурлардан мирас булып калган. Этрурлар ат ярышлары һәм көрәш белән бик кызыксынган. Һәр дини һәм милли бәйрәмдә ат ярышлары белән көрәш уздырылып, аларның нәтиҗәләре зур милли вакыйга булып саналган. Алдо Масса «Этрурлар дөньясы» хезмәтендә: «Этрур милләтенең яшәү көче ташып торган», – дип яза. Инглиз язучысы, этрускология белән мавыгучы Д.Х.Лоуренсның «Этрур җирләре» хезмәтендә мондый юллар бар: «Яшәү дәрте белән янган этрур җанында тирән бер тормыш фәлсәфәсе ята... Аларның хәтта биюләрендә дә дөньяга караш һәм яшәү сәнгате дә яшеренгән. Этрурлар галәме, бу галәмдә кешенең тоткан урыны һәм роле хакындагы ышанулары аларны барлык көч-дәрт белән яшәргә мәҗбүр иткән» (D.H.Lawrence. Etruscan Places. – 1971. – Б.146).

 

Тарихны яктыртачак яңа шәрехләр

 

Хезмәтнең әлеге бүлегендә фонетик үзенчәлекләр яктыртылыр. Кешенең сөйләм органнары – авызы, тешләре, теле һәм иреннәре турындагы билгеле бер чынбарлыкка кайбер тарихчылар тиешле әһәмият бирмиләр. Асылда, «белгечлек» дип аталган нәрсә аркасында, тарихчылар фонетиканы белми дисәң дә була. Ә лингвистлар фонетиканы тарихка бәйләү турында уйламыйлар. Әмма фонетик күренешләргә игътибар биреп тикшерү үткәргәндә, бик мөһим нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Предметлар кебек үк, телдәге авазлар, хәрефләр, сүзләр вакытлар узу белән искерә, картая, сула. Аерым бер милләтләрнең сөйләм органнарының төзелеше кайбер авазларны әйтүгә яраклашмаган. Мисалга, кытайлар «р»лы, юнаннар «ш»лы сүзләрне әйтә алмыйлар. Без, төрекләр сүз яисә иҗек башында янәшә килгән ике тартыкны бергә әйтә алмыйбыз. Французларның «station», ягъни «станция» сүзе башына «и»ны өстәп, «İstasyon» [истасйон] дибез. Кайвакыт ике тартык арасына сузык аваз өстибез. Төрекчәдә «спорт» сүзе «spor» дип языла, ә төрекләрнең 90 проценты аны [сипор] дип әйтә. Урта Азия төркиләре, Анадолу халкы һәм французлар иҗек ахырындагы «н» хәрефен [ң]-[ŋ] кебек, борын аша әйтәләр: senin(g) atan(g) (синең атаң), niye gelmiyon(g) (нигә килмисең), «un(g) bon(g) garçon(g)» (французчадан – яхшы малай).

 

 

Этрур вазаларында мәҗлес һәм уен-бию күренешләре

 

Әле тагын делабиализация күренеше бар. Мәсәлән, руслар «о»ны [а] лаштыралар: «коммунист»ны – [каммунист], «комитет»ны – [камитэт], «большой»ны – [бал’шой], диләр. Инглизләр кайвакыт «а»ны [э]ләштерәләр: «ханым» мәгънәсен аңлаткан «lady»ны – [лэйди], «ялкау» мәгънәсен белдергән «lazy»ны – [лэйзи], «бала» сүзен аңлаткан «baby»ны [бейби] дип әйтәләр. Моны сүзләрнең тузуы, искерүе димичә, тагын ни дисең?!. Дөресен әйткәндә, бүген инглиз хәрефләре белән инглиз авазлары арасында төгәл бәйләнеш калмады. Инглизләр «Russia» дип язылган сүзне [раша] дип, «cough» сүзен [каф] дип укыйлар.

 

Кайбер төрки телләрдә [а] ның [о]га үзгәрү күренеше бар. Мәсәлән, якут төркиләре «каймак»ны [хоймох], үзбәк төркиләре ватаннарын [Өзбэкистон] диләр. Кайбер милләтләрдә [о]ны [у]га авыштыру күренеше күзәтелә. Инглизләр «яхшырту» мәгънәсендәге «improve» сүзен [иимпрув] дип әйтәләр, ә кайчандыр аны [импров] дигәннәр. Төрекләрдәге «orman» [орман] сүзенең кайбер төрки телләрдә [урман] булуы билгеле.

 

Латиннарның «с» хәрефе дә бик гаҗәп үзгәрешләргә дучар була. Бу хәреф миладига кадәрге дәвердә һәрвакыт [к] авазын биргән. Бөек күчешләр һәм Урта гасырның буталчык вакыйгаларыннан соң «с» хәрефе, бозылып, кайвакыт үз яңгырашына «хыянәт итә» башлый. Бүген исә бу хәреф «а», «о» һәм «u» алдыннан килсә, элеккеге кебек [к] авазын бирә, «e», «i», «y» алдыннан килсә, французчада – [с] авазын, итальянчада [ч] авазын аңлата.

 

Шуның нәтиҗәсендә, римлы хокук белгече, фәлсәфәче Кикеронны Урта гасырлардан бирле французлар – Цицерон, итальяннар Чичерон дип атыйлар. Төрекләрнең «köfte» [көфтә] сүзе серб телендә «çofte» (чөфтэ) була.

 

Борынгы дәвердә «ү» хәрефенең дә башыннан узган фонетик маҗаралары бик кызыклы. Билгеле булганча, юнан мәдәнияте Юнанстанда түгел, ә Көнбатыш Анадолуда барлыкка килә. Юнан әдәбиятының беренче бөек әсәрләре Көнбатыш Анадолуның юнан колонияләрендә языла. Этрурлар, Италиягә килеп, җидесигез гасырдан соң һәм Римга нигез салынгач, ике йөз елдан соң, Афинада юнан цивилизациясе үсеш кичерә. Борынгы юнаннар төрле шивәләрдә сөйләшүче аерым төркемнәргә бүленгәннәр. Көнбатыш Анадолуда колониягә нигез салучыларны «ионияле» дип атаганнар (башка милләтләр юнаннарга «грек» яисә «эллин» дигән вакытта, без, гарәпләргә ияреп, аларны «юнаннар» дип атыйбыз. Гарәпләр географик яктан якын булганга, ионияле юнаннарны Юнанстан юнаннарына кадәр үк белгәннәр һәм «иония» сүзеннән, үз телләренең кагыйдәләренә туры китереп, «юнан» сүзен уйлап чыгарганнар).

 

 

Этрур савыты. Б.э.к. 600-500 нче еллар. Кливленд музее

 

 

Юнан теле тарихчылары фикеренчә, юнан алфавитын кулланган беренче юнан төркемнәрендә «Y» хәрефе баш хәрефтән килсә дә, юл хәрефеннән килсә дә, безнеңчә [у] авазын белдергән. Афина юнаннары бу хәрефнең баш хәрефе койрыклы булып (Y), юлдан язылган хәрефне исә койрыксыз итеп (v) алфавитка алганнар. Ләкин афиналының моны әйтергә өйрәнмәгән авызында бу аваз бозылып чыга. Классик чорга, ягъни 5 нче йөзгә таба бу хәреф [у] авазын түгел, [ү] авазын аңлата иде. Юнан алфавитында «упсилон» дип аталган бу хәреф, «хезмәтен үзгәртеп», [у] түгел, ә [ү] авазын бирә башлагач, афина юнаннары, [у] авазын белдерер өчен, «упсилон»ның алдына «о» хәрефен куярга мәҗбүр булалар. (Юнан алфавитында һәр хәрефнең исеме бар, беренче хәрефе – «альфа», икенчесе «бета» дип атала. «Алфавит» сүзе бу ике хәрефнең исемнәре кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Гарәп телендә дә, «әлиф» һәм «би» хәрефләрен кушып, «әлифба» сүзе барлыкка килә.) Ничек шулай килеп чыккандыр: меңнәрчә еллар узгач, французлар да нәкъ шулай ук эшли.

 

«Y» хәрефенең маҗарасы моның белән генә бетми әле. Этрурлар милләт буларак эри, юкка чыга башлагач, б.э.к. 2 нче йөздә римнар Афинаны да басып алалар. Алар юнан мәдәнияте белән үзара тыгыз мөнәсәбәткә кереп, вакытлар узу белән, этрурларга ияргән кебек, күп юнәлешләрдә юнаннарга иярәләр. Шул ук вакытта юнан теленнән күп сүзләрне алалар. Юнан теленнән алынган ул сүзләрнең күбесе «упсилон» белән язылган сүзләр була. Латин алфавитында исә бу хәрефкә туры килгән, ягъни [ү] авазын бирүче хәреф булмый. Хәрефе булмаган кебек, латин телендә [ү] авазы да юк. Юнанчадагы «упсилон»ны ничек бар шулай үзләштерсәләр, ни булыр иде?!. Тик латинчада бу хәрефкә охшаш башка хәреф бар бит инде. Җитмәсә, әлеге хәреф өстенә ике аваз «йөкләнгән», ул ике хезмәтне үти: [у] һәм [v] авазларын бирә. Тагын өченче авазны да үз өстенә алсынмы?!. Кайбер юнан төркемнәрендә «упсилон»ның баш хәрефтән язылганы гына түгел, юл хәрефеннән язылганы да койрыклы булганын (Y-y) латин лингвистлары белә. Ә укылышта алар [у] авазы булып яңгыраган. Ник [ү] авазын да кабул итмәсен ди әле ул? Билгеле, кабул итә. Һәм бөтен авырлык та шуннан башлана. Нигәме? Юнаннардан алынган «упсилон»ны әйтергә теләгәндә, латиннарның авызыннан [ү] урынына [и] авазы чыга, чөнки аларның авыз төзелеше шундый шәкелдә була. Мәсәлән, «чиста су» мәгънәсен аңлаткан юнанча «Lympha» сүзен алар «у» белән язалар, ә [лимфа] дип әйтәләр.

 

Бу буталчыклыкка французлар да сәбәп була. Белгәнебезчә, французлар – Рим хакимлеге вакытында, үз телләрен өлешчә югалтып, латинча сөйләшә башлаган һәм латин телен бозган франклар белән катыш галлар. Аларның [ү] авазы бик камил чыккан.

 

Шуңа да карамастан, латиннарның юнаннардан алган «упсилон»лы сүзләрне французчага күчергәндә, бу хәрефне «i» (и) дип биргәннәр. Өстәвенә, алар алфавитларда, орфографиядә, тарихта мең төрле каршылык, ялгыш, төгәлсезлекләр тудырачак эш эшлиләр: «ү» хәрефен «юнаннанрың и»се (и+грек/i grec) дип атыйлар. Бу зур бер ялган: «ү» хәрефе юнаннарда беркайчан да [и] дип укылмаган. Ул бары тик латиннарда гына [и] дип әйтелгән. Шушы ялган яки ялгыш раслау аркасында, күпме тарихчы, телченең башы буталган, күпме хаталар тарихи, лингвистик, әдәби хезмәтләрдә һәм сүзлекләрдә урын алган.

 

Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру