Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Рүзәл ӘХМӘДИЕВ: Җанны кагып, бер чистартыйм дисәм, Чәчләремә тузан йөгерә...»

Рүзәл ӘХМӘДИЕВ: Җанны кагып, бер чистартыйм дисәм, Чәчләремә тузан йөгерә...»

Рүзәл Раушан улы Әхмәдиев Аксубай районының Шәрбән авылында туган. Казан федераль университетын тәмамлый. Журналистика өлкәсендә көч куя. Шигырьләре вакытлы матбугатта дөнья күреп тора.

Рүзәл Раушан улы Әхмәдиев Аксубай районының Шәрбән авылында туган. Казан федераль университетын тәмамлый. Журналистика өлкәсендә көч куя. Шигырьләре вакытлы матбугатта дөнья күреп тора.

 

 

 

АЛТЫН КӨЗНЕ КОЧАКЛЫЙСЫМ КИЛДЕ…

 

Алтын көзне кочаклыйсым килде,

Сарылды да керде күңелгә.

Инде йөрәк, һич тә карышмыйча,

Көздә яшәвенә күнегә.

 

Саргаймаган башакларның зары:

«Көз җитәргә әле иртәрәк!»

Ярты сәгать җәйне дә күрмәде,

Болыннарның җаны – күбәләк.

 

Җил елгасы күбәләкне куа,

Салкын елга ага үзәннән.

Киткән торналарны ник санадым?

Кабат-кабат сорыйм үземнән.

 

Нигә көзләр шулай ашыкты соң?

Яңарттылар эзен яраның.

Нигә кибеп йөзләр саргайдылар?

Нигә шулай салкын карадың?

 

***

 

Тормышымда тәртип җитми бугай,

Узган еллар аунап яталар.

Көндезләрен куллар эштән чыкмый,

Иртәләрдә әллә хата бар?

 

Хатирәләр киштәләрдән төшкән,

Ышанычлар калган капчыкта,

Саубуллашмый китәр идем моннан,

Үз-үзеңнән булмый качып та.

 

Мактау кәгазьләре – төсе чыккан,

Кайсы ертык, кайсы югалган.

Алган вәгъдәләрне мин, ниһаять,

Таптым... тик һәммәсе ялган.

 

Өмет тәрәзендә пәрәвезләр,

Буш көннәргә тузан утырган.

Бу хәлләрне күңел ишетмәсен,

Чыгар иде кире кайтырга.

 

Уйларыма тәртип салыр идем,

Чәбәләнгән хисләр уйларга,

Төеннәрне берәүләргә чишәм,

Күзләр генә бераз буяла.

 

Юарга дип йөрәгемә керсәм,

Суы җитәр, көче җитмәстер,

Кырып-тырнап юуда ни мәгънә,

Ул минем йөрәгем бердәнбер.

 

Өлгерәм дип күпме соңга калам,

Соңга калып, күпме өлгерәм.

Җанны кагып, бер чистартыйм дисәм,

Чәчләремә тузан йөгерә.

 

 

АЛМАГАЧЛАР ШАУ ЧӘЧӘКТӘ ИДЕ…

 

Алмагачлар шау чәчәктә иде

Туган йортны ташлап киткәндә,

Алмагачлар зары челтерәп акты,

Басылмаган, япь-яшь җилкәгә.

 

Елап калды каен чулпылары,

Сыйпап алды янган йөзләрдән,

Минме соң ул, әткәй күзендәге

Дөреслекне читтән эзләгән?

 

«Китмә» диеп өреп калдың, Акбай.

Чылбыр өзеп, арттан чапкансың.

Еллар гизеп, көтү көтеп яткан

Балачагын кемнәр тапкан соң?

 

Күккә менеп, ләгънәт әйтте тургай,

Кырларымны ташлап киткәнгә.

Балачагым ялан тәпи калды,

Суык өргән такта идәндә.

 

Учтан качкан чишмә суы сыман,

Мин дә качтым ялган диңгезгә.

Төшкә кергән саен киртәләре,

Әремнәре җанны көйдерә.

 

Балачакны дәшмим болыннардан,

Ул бәхетле анда диделәр.

Һәрчак карыны туймаса да, аны

Азмы-күпме, ләкин сөйделәр.

 

Алмагачлар шау чәчәктә иде,

Тик бер яфрак калган эленеп.

Ул калтырый көзге җилдә, өши,

Күзләремә кайнар яшь элеп.

 

Соңгы яфрак минем йөрәк сыман,

Өзлеп төшә туңган күңелгә.

Чылбыр өзеп Акбай чапкан юлдан,

Зая узган гомер күренә…

 

...Бераз гына калкып торган туфрак…

«Соң кайттың», – дип, яңгыр түгелә.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи