Архивта – Олимпиада алтыннары тарихы
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ фондында сакланган фотосурәт: Ольга Князева, Наилә Гыйләҗева, 3нче спорт мәктәбенең беренче җитәкчесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Исаак Брен, Валентина Никонова «Олимп» спорт лагеренда. 1976 ел.
1976 елның июлендә СССР спорты тарихында күренекле вакыйга була – Канаданың Монреаль шәһәрендә узган XXI Олимпия уеннарында фехтование буенча команда беренчелегендә хатын-кызлар командасы составында Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева алтын медальләр яулый.
Бу вакыйгада иң әһәмиятлесе – алар өчесе дә Казанның 3нче махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән үсеп чыккан, үзләре сайлаган спорт төрендә СССРның атказанган тренеры Владимир Житлов җитәкчелегендә осталык туплаган спортчылар. Соңрак Новосибирскидан Казанга күченеп килеп, әлеге тренер карамагында шөгыльләнгән Ольга Вощакина да дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкәнен искә алырга кирәк.
«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ фондында сакланган фотосурәт: Владимир Житлов, Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева. 1978 ел.
Татарстанның Дәүләт архивында данлыклы спортчылар, фехтование осталарының кайбер документлары саклана. Архивта «Олимпия чемпионнары» документлары коллекциясенә 1992 елда нигез салына. Бүген анда 150гә якын эш саклана. Шул исәптән, алар арасында Казанда 1966 елда ачылган 3нче спорт мәктәбендә әзерлек үтеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчы кызлар һәм аларның остазларының документлары, фотографияләре, дипломнары, мактау грамоталары, таныклыклары, котлау телеграммалары һ.б. бар.
Елена ГЛИНСКИХ, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ директоры урынбасары
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА