Журнал «Безнең мирас»

Мәмәшир авылының горурлыгы

🏷 Admin
Ф.Рәхимова фотосы
Ф.Рәхимова фотосы

 

 

Кукмара районы Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Раил Гатауллин белән очрашу узды.

 

Әдәби-музыкаль кичәне Мәмәшир авылы урта мәктәбе директоры Ринат Раян улы Насыйбуллин кунакларны сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде. Авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Габдуллина Раил Гатауллинның иҗаты һәм күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Раил Гатауллин – «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә», «Тәмле марафон» кебек популяр проектлар авторы, шулай ук «Белем.ру» оешмасы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» директоры, «Белем радиосы» проекты һәм «Миллион татар» журналының баш мөхәррире. Ул – Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы һәм, әлбәттә, Мәмәшир авылының горурлыгы.

 

Кичә барышында мәктәп укучылары, укытучылар, китапханә хезмәткәре Раил Гатауллинның шигырьләрен укыды. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар да башкарылды. Раил Гатауллин чыгышында яшь буынны милли рухта тәрбияләү, туган тел һәм милли мәдәниятнең киләчәген кайгырту мөһимлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында аның һәркемне эшкә, иҗатка һәм тормышка мәхәббәт белән карарга өндәгән «Янып яшә!» шигыре яңгырады:

 

Янып яшә, яшьнәп яшә,

Якты эзләр калдырып.

Яшә якты ялкын белән

Башкаларны яндырып!

 

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов милләтпәрвәр шәхес белән җылы очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Раил Гатауллинның мәгариф-агарту юнәлешендәге эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты Мәмәшир авылы халкына милли кыйммәтләрне һәм туган телне кадерләп саклау һәм үстерүдә үрнәк булып тора.

 

Фәния РӘХИМОВА,

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру