Елмаеп каршы ала
Хөсәен Хәйруллин нигез салган музей Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовага һәйкәл булып тора.
Әлифба авторы Сәләй Вагыйзовка (1908-2005) 90 яшь 1998 елда булды. Арча педагогия көллиятендә шул уңайдан зур тантана оештырыла. Шул вакыттагы Татарстан мәгариф һәм фән министры Фариз Харисов чыгышында: «Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк», – дип әйтә. Икенче көнне лаеклы ялдагы тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин көллият директоры Илдус Сәгъдиевка керә: «Министр музей ачарга кушты, нишлибез?» Киләчәккә карап эшли торган директор әлеге башлангычны хуплый.
Хөсәен Фатыйх улы бер ел эчендә музей ачарлык материал җыя. Аңа бу эштә бөтен көллият коллективы булыша. Музейның концепциясе эшләнә, экспонатлар урнаштырыла. 1999 елның 6 октябрендә Әлифба музее тантаналы төстә ачыла.
Быел музейны оештыручыларның берсе һәм аның беренче директоры Хөсәен Хәйруллинның тууына 95 ел булды. Шушы юбилей уңаеннан Әлифба музеенда аның хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Тантанада Хөсәен Хәйруллинның кызлары Гөлназ һәм Гүзәл, оныгы – Россия Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Ильяс Хәйруллин, укучылары – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Мөхәммәт Гатиятуллин, Казанның 141 нче һәм 175 нче мәктәпләрендә татар теле укытып лаеклы ялга чыккан Нурия Хисамова катнашты. Көллият директоры Гөлнара Гарипова Хөсәен Хәйруллин башлап җибәргән эшнең никадәр әһәмиятле булуы турында, Татарстан гына түгел, ә Россия күләмендә танылуы, бүгенге көндәге уңышлары турында сөйләде.
Истәлек тактасы музейның беренче залында урнаштырылды. Тантанага чакырылган кунаклар, көллият укучылары һәм укытучылары алкышлары астында ак япманы Гөлназ Хөсәен кызы ачты. Күренекле шәхес истәлегенә җылы чыгышлар, Диләрә Галимова җитәкчелегендәге «Егетләр» вокаль ансамбле башкаруында Разил Вәлиев сүзләренә Вил Усмановның «Әлифба» җыры яңгырады. Хәзер музейга кергән һәр кешене мөлаем елмаеп аның чын хуҗасы каршы ала.
Дамир ТАҖИЕВ, «Әлифба» музее җитәкчесе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА