7 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Милли-рухи тормышыбызның елъязмасы
ХХ йөзнең башларыннан алып хәзергәчә, ягъни бер гасырдан артык вакыт эчендә татар телендә күпләгән газета-журналлар чыга. Аларның озын һәм кыска гомерлеләре дә бар. Кайберләре соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлаган. Шундыйларның берсе – «Мәдәни җомга». 2025 елның июль аенда аның тәүге саны нәшер ителүгә 30 ел тулды. -
Моңсыз «Гомер моңы»
«Илһам нәрсәдән башлана? Балачак хатирәләреннән, мәктәп бакчасыннан, беренче мәхәббәттән... Ә бәлки ул дөньяның бары тик матур якларын күрә белүче күңелдәге сабый баланың ихлас хыялларыннан, самими теләкләреннән башланадыр?» – дип тамашачыга сорау бирә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры иҗатчылары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинга багышланган спектакльдә. -
Архивта – Олимпиада алтыннары тарихы
1976 елның июлендә СССР спорты тарихында күренекле вакыйга була – Канаданың Монреаль шәһәрендә узган XXI Олимпия уеннарында фехтование буенча команда беренчелегендә хатын-кызлар командасы составында Валентина Никонова, Ольга Князева һәм Наилә Гыйләҗева алтын медальләр яулый. -
Адилә Айда: Этрурларның мирасы
Римга нигез салган, шәһәрне үстергән, уңышка ирештергән этрур патшалары тәхеттән киткәч тә, этрурларның тәэсире гасырлар буе дәвам итә. Ул чорда, этрурлар белән бергә, латин балалары да этрур мәктәпләрендә укыйлар. 500 елдан соң бу турыда Тит Ливий болай дип яза: «Хәзерге яшьләр юнан телен өйрәнгән кебек, ул заманда Рим яшьләре этрурча укырга, язарга омтылалар.