Журнал «Безнең мирас»

«Сандугач җыр суза» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

                                                                                                                                                                  Габдулла Тукай

 

 

Сандугач җыр суза

(Ләбиб Айтуганов сүзләре, Алмаз Монасыйпов көе)

 

Сандугач җыр суза

Тын гына, моң тына;

Өзелеп-өзелеп,

Сандугач җыр суза

Тын гына, моң гына –

Кемне ул юксына?

 

Ул көтә назлысын,

Килми шул сөйгәне;

Сагына-сагына,

Ул көтә назлысын,

Килми шул сөйгәне –

Бер генәм дигәне.

 

Сандугач җыр суза

Тын гына, моң гына;

Өзелеп-өзелеп,

Сандугач җыр суза

Тын гына, моң гына –

Иркәсен юксына.

 

Әгәр исән булса, шагыйрь, композитор һәм радиожурналист Ләбиб Кәрам улы Айтугановка 90 яшь тулган булыр иде.

 

Л.Айтуганов – заманында татар мохитендә бик популяр булган шәхес. Ул, шигырьләр язу белән бергә, көйләр дә иҗат иткән. Аның сүзләренә язылган җырлар (мәсәлән, «Һаман истә» (И.Шакиров көе, бу җыр Ф.Кудашева, И.Шакиров, М.Сөнгатуллин репертуарында бар), «Ышанам» (Р.Яхин көе, бу җыр З.Сөнгатуллина репертуарында бар), «Балыкчы җыры» (И.Хисамов көе), «Кыр казлары» (А.Монасыйпов көе), «Сандугач җыр суза» (А.Монасыйпов көе, Резеда Галимова репертуарында бар), «Әй, Кабаным!» (Ф.Әхмәтов көе), «Язлар җитсә» (И.Шәмсетдинов көе) һ.б.) һәм үзе көен язган җырлар («Безнең күңелләр» (Р.Гарипов сүзләре, И.Шакиров, Ә.Авзалова, В.Гыйззәтуллина, Ф.Сәлахов репертуарында бар), «Төнбоек» (И.Юзеев), «Юллар» (Ә.Ерикәй), «Карлыганым, бөрлегәнем» (И.Юзеев), «Белсәң иде» (С.Хәким), «Башыңдагы шәльяулыгың» (Х.Мәхмүтов) һ.б.) татар радиоларыннан, еш булмаса да, яңгырап тора.

 

 

Композитор, шагыйрь һәм радиожурналист, Татарстанның Әгерҗе районындагы Нарат авылы тумасы Ләбиб Айтуганов (1935-1964)

 

 

 

Күренекле композитор, дирижер, педагог, Татарстан АССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969, 1987), Татарстанның халык артисты (2000), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан шәһәре тумасы Алмаз Закир улы Монасыйпов (1925-2008)

 

 

Җырчы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы (2018), Татарстанның халык артисткасы (2011), Чистай шәһәре тумасы Резеда Локман кызы Галимова (1966)

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру