Японнарда ничә төрле мәктәп бар?

Япониядә сәяхәт иткәндә иӊ олы максатым һәм өметем – япон милләте турында җитди һәм дөрес мәгълүмат тупларга тырышу иде. Японнарда мәктәпләрнеӊ һәм укучыларыныӊ күплеге, белем алуга көчле омтылыш турында белә идем инде, әмма кулымда рәсми мәгълүмат юк иде. Тарихчылар җәмгыяте идарәсенә барганнан соӊ, түбәндәге мәгълүматларны алуга ирештем:

41 нче Мидидә (ягъни бу милади 1908 ел саннары һәм иӊ яӊа статистик мәгълүмат дигән сүз) Япониядә мәктәпләр өч төркемгә бүленә: 1. Хөкүмәт ачкан мәктәпләр. 2. Халык (земство) мәктәпләре. 3. Аерым бер кеше тарафыннан ачылган мәктәпләр.

Хәзерге вакытта мәктәпләр шул өч исем белән аталып йөртеләләр икән: хөкүмәт мәктәпләре, халык мәктәпләре, шәхси мәктәпләр.

Казанда Борһан Шаһидине искә алдылар

Бүген Казан шәһәрендә Буа якташлык җәмгыяте һәм «Безнең мирас» журналы редакциясе «Борһан Шаһиди: шәхес, язучы һәм сәясәтче» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды. Галимнәр, язучылар һәм журналистлар катнашында узган чарада әлеге шәхескә

Муса Биги ничек күп телләр белгән?

Атаклы татар романчысы Заһир Бигинең ир туганы Муса Биги гаять укымышлы кеше булган. Ул бик күп телләр белгән. Дәһли каласында яшәгәндә, аны Мәккәгә чакыртып алалар. Мәккәдә узган Исламчылар корылтаендагы бөтен кәгазь эшләрен Муса Биги алып бара. Һәр ил вәкилләре белән ул тегеләрнең үз телендә сөйләшә икән. Мусаның олы фикер иясе икәнен күргән берәү гаҗәпкә калып сорый:

— Әфәндем, сез Һиндстанның кайсы шәһәрендә белем алдыгыз? — ди.

Журналыбыз мөхәррире Ләйсән Данилованы котлыйбыз!

«Безнең мирас» журналының мөхәррире Ләйсән Данилова өченче тапкыр әни булды! Аны улы туу белән ихлас котлап, шатлыгын уртаклашабыз! Сау-сәламәт, тәрбияле, тәүфыйклы, бәхетле бала булып үсүен телибез!

Сау бул, сөю, исәнме, тормыш! (хикәянең ахыры)

Ул миңа таба килә башлады. Мин аны этеп җибәрдем дә тәрәзә төбенә сикереп мендем. Анда ниндидер лампочкалар тора иде, граната тотып танкка каршы һөҗүмгә әзерләнгән сугышчыдай, кулыма шул лампочкаларны алдым. Ул якынрак килә башласа, идәнгә бер лампочканы ыргытам. Аның шартлау тавышы Айтуганны күпмедер вакытка айнытып торгандай итә. «Бер генә җиремә кагылсаң да, тәрәзәдән сикерәм!» — дип, сыңар кулым белән тәрәзә тоткасына тотынып торам.

Галиәсгар Камалның соңгы сүзләре

Балкан сугышы башланган чор. 1912 ел. Галиәсгар абзый Камал, «Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе буларак, Төркиягә китә. Ул Истанбулда, фәкыйрь бер төрекнең чарлагында торып, хәбәрләр яза. Бертуктаусыз яуган көзге яңгырлар, салкын hава үз эшен башкара: Камал Төркиядән бик каты авырып кайта. Авыруы озакка сузыла.