Равил Фәхретдинов автор яңалыклары
-
Кимәк каһанлыгы
...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала. Ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәген алып качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора һәм көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр. -
Һуннар һәм аларның бөек күчеше
Моннан 1600 еллар элек, б.э.ның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәннәр — һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә, яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.