Алтын Урданың кодрәтле чоры
Мәнгүтимердән соң ызгыш-талаш башлана
Мәнгүтимер үлгәннән соң, 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, олысның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый – алар биләмәләрен Урда исәбенә киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел – Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими бара.
Туктай соңгы елларында Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң, Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны мәҗүси күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр.
Үзбәк хан заманында Алты Урда үсеш ала
Үзбәк хан – иң озак идарә иткән (1312-1342) һәм Алтын Урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән чорда Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Хәтта дөньяны күп күргән, кемнең кем икәнен таный белгән Ибне Баттута да 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул – җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе», – дип, югары бәя биргән. Үзбәкнең хакимлеге гомуми таныла, мәркәздә генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны Мәгърибтә дә, Мәшрикътә дә – бөтен дәүләт белән бердәй оста идарә итүче хаким дип атый. XIV-XV гасырлардагы тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Җучи олысын еш кына «Үзбәк олысы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар. Дәүләт белән үзәктән торып оста идарә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хакимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешкәч, Алтын Урданың көчле хакимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.
Үзбәк хан вакланып тормый!
Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: «Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда көндез дә, төнлә белән дә тып-тыныч, имин», – дип билгеләп үтә. Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбшаһ дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында болай ди: «Харәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шөбһәләнүнең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде».
Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дустанә-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркатибе вазыйфаларын үтәгән олуг галим Әл-Гомәри язмаларыннан да күрәбез. «Дәүләт эшләренә килгәндә, ул фәкать аларның асылына гына төшенә, һәммәсен дә тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә ул шуңа канәгать була, вакланып тормый», – дип яза галим.
Үзбәк хан – матур буй-сынлы, кыю ир
14-15 нче йөзләрдә яшәгән гарәп һәм фарсы авторлары Үзбәк ханны мактап кына телгә алалар. Аларның кайбер сүзләренә күз салыйк. Шәрыкны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы Әл-Бирзали: «Үзбәк хан утызларда булып, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес», – дип яза. Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы Әл-Мөфәддал аңа: «...үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкык-фигыле дә күркәм, менә дигән мөселман, кыю вә гайрәтле шәхес», – дип бәя бирә. Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм полиция җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә җәгърафия һәм тарих профессоры Әл-Гайни Үзбәк хан хакында болай яза: «Ул үзе гайрәтле вә тәвәккәл, диндар гали зат булып, хокук белгечләрен, гыйлем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде». XV гасырда яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган», – дип әйтә.
Әлеге тасвирламаларны китергәндә, Үзбәк ханны әүлия итеп күрсәтү максаты күздә тотылмады. Һич юк! Кеше әүлия булмый. Хан булган шәхескә без дәүләтенең иминлеген саклау, үз иленең кодрәтен-байлыгын арттыру өчен кулыннан килгәннең һәммәсен дә эшләгән, сәяси көрәшнең төрле ысулларын кулланган дәүләт эшлеклесе дип карарга тиешбез. Ул тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган бит. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен гаять каты ысуллар кулланганмы – кулланган. Шул ук вакытта аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып, хәйран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары аның үзенең башына җиткән булырлар иде. Мондый фетнә әзер була инде.
Үзбәк хан исламны күтәрә
Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә мәҗүсилекне дәгъвалап, үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.
Заманыбызның мәшһүр тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге реформаның әһәмияте әйтеп бетергесез зур: Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверелдерә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә. Галимнең бу фикерен болай аңлау дөрес булырдыр: татарлар һәм кыпчаклар этносы, башка ваграк халыкларны үзенә ияртеп, шушы чорда зур мөселман дөньясына үтеп керә.
Җанибәк әтисенең сәясәтен дәвам итә
30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 30 ел буена ил белән идарә итә һәм 60 яшендә дөнья куя. Ул үлгәч, варис булып калган олы улы Тәнибәк бик аз гына хан булып ала, аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк утыра.
Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; Җанибәк мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи олысына кушып калдырган. Тик ул тора-бара Урдадан кабат аерылып чыга.
Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бирдебәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән – авырып үлгән дип язалар.
1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бирдебәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе Көлнә кулга төшерә.
***
Бирдебәк үлгәннән соң, Бату хан нәселе тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.13-16.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА