Реклама
Каюм Насыйри автор яңалыклары
-
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен әзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде. «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде. Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз туктамый. Падишаһ дәхи хавфа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет, үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ моны бик тәхсин кыйлып, хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк», – диде. -
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбияле кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне дивана кыйлды», – диде...
