Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..
Көн болытлы, пыскак яңгырлы һәм салкын булды. Күңелсез. Сабан туе уңмаячак. Сәгать 10га кадәр өйдә аунап яттык. Моннан соң, малайларны ияртеп, Сабан туе мәйданына бардык. Элек ат чабышы булды, биш ат иде, бер кечерәк кенә җирән ат узып килде (5 км җирдән). Моннан соң капчык белән сугышу уены булды. Күңелле генә. Ә багана башына менү исә шактый азартлы һәм кыен эш икән. Бер егет, башына менәргә метр ярым чамасы гына калганда, кире шуып төште: ике аягының чилтәре дә сыдырылган, канга баткан иде... Калганнарына да шактый эләкте бугай... -
Тетелеп беткән китап кәлҗемәләре... Кызганыч картина!..
Археографик эзләнүләрне дәвам итәбез. Быел да Тау ягында – Апас һәм Югары Ослан районнарының татар авылларында эшләргә тиешбез. Экспедиция составында биш кеше: үзем, татар бүлеге студенты Фәрит Миңнуллин, тарих бүлегеннән Хәлим Айсин, Әмир Галимов һәм шофер Якуп Хөснетдинов. Малайларның икесен алдан ук җибәрдем. Үзем нибары 10 июньдә генә (нәкъ бер атнага соңарып) юлга чыктым. Әле ике көннән кире әйләнеп кайтырга тиешбез, машинага да, үземә дә сайлауда катнашырга кирәк. Шулай итеп, болай да бер атнасы юкка чыккан сәфәребез тагы ике-өч көнгә өзелеп торачак. -
Купай – үзенчәлекле авыл
Купай авылы Мари Иле Республикасының Бәрәңге районында, авыл җирлеге үзәге булган Мазарбашыннан төньякка таба 2 км ераклыкта урнашкан. Ул 1782 елга кадәр Казан губернасының Өрҗем өязенә керә. Аннан Вятка губернасының Өрҗем өязендәге Буйск һәм Төрәк волостьларына карый. Соңрак – Сернур, 1924 елдан – Мари-Төрәк кантоннарында, 1931 елдан Бәрәңге районы составында була. Купай авылы хәзерге Мари Иле Республикасының көнчыгыш өлешендәге башка татар һәм мари торак пунктлары арасында һәрвакыт аерылып тора. Әлеге үзенчәлек нәрсәдә чагыла соң? Бу мәкаләдә шул хакта язарбыз. -
Сөннәтче бабайлар язмышы
«Масрада ирләр озын буйлы, эре тешле, кап-кара кашлары бергә кушылган – үзенә бер аерым кешеләр. Алар, имеш, Казан ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка килеп урнашканнар. Миссионерлыкның конкрет программасы да булган, мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән», – дип яза «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә Мөхәммәт Мәһдиев. Менә каян килеп чыккан икән Кесмәс буена сөннәтчелек! Масра авылы икәү – Яңа һәм Иске Масра. Әлеге авылларда яшәүче ирләр, бер-берләреннән өйрәнеп, ир балаларны сөннәткә утырткан. -
100 ел элек татар дөньясы
Соңгы көннәрдә төрле совет мөәссәсәләрендә (оешмаларында) һәм халык комиссариатларында, урыс эшчеләрен татарчага өйрәтү эше яхшы юлга куела башлады. Саулыкны саклау халык комиссариаты белән Гадлия (юстиция) халык комиссариатлары бу эштә беренче урын тоталар. Саулыкны саклау халык комиссариатында татарча укучы урыс хезмәткәрләр татарча өйрәнүгә бик нык әһәмият бирә. Шушы көннәрдә генә андагы хезмәткәрләрне татарча укытыр өчен яхшы мөгаллим чакырылды. -
Казан татарларының ризык төрләре
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган мәкаләнең авторлары Габделкадыйр һәм Мәрьям Гобәйдуллиннар – язучы һәм тарихчы Газиз Гобәйдуллинның бертуган энесе белән сеңлесе, Казанның танылган сәүдәгәре, күпсанлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллинның газиз балалары. -
Утызынчы елларда...
Соңгы вакытларда мәгълүм булганча, 1925 елның февраль азакларында Риза Фәхреддинов Казанга килә һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре белән рәсми очрашулар үткәрә. Әлеге сөйләшүләрдә һәм шулай ук Г.Ибраһимов фатирында булган очрашуда да ул дини оешмаларның эшчәнлеге, аларның дәүләт органнары белән мөнәсәбәте, дин әһелләренә карата законлылыкны саклау һ.б. мөһим мәсьәләләр белән бергә борынгы кулъязмаларның кайбер очракларда конфискацияләнеп юкка чыгарылуы, шәхси китапханәләрнең туздырылуы турында да ачынып сөйли. Һәм хөкүмәт вәкилләренең, галимнәрнең игътибарын янә бер кат кулъязма мирасны саклауга юнәлтә. Бер елдан соң шушы очрашуларда катнашкан һәм ул елларда Гыйльми Үзәкне җитәкләгән Г.Ибраһимовның кулы куелган документ – «Төректатар һәм Көнчыгыш кулъязмаларын җыю турында» өндәмә-мөрәҗәгатьнең басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Шул ук 1925 елда, Уфада, Диния нәзарәтенең таш биналарын бушатырга дигән боерык булгач, Р.Фәхреддинов шәһәр комитетына мөрәҗәгать итеп, киләчәк буыннар өчен әһәмиятле фәнни чыганак булган 68 250 берәмлек архив материалларын саклап калуга ирешә. -
Утызынчы елларда...
2023 елның 7 ноябрендә КФУ галиме, археограф һәм тарихчы, Кама Тамагы районының Чаллы авылы тумасы Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллинга, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Җәүдәт Сәлим улы татар халкы тарихы, чыганакчылык гыйлеме буенча студентларга белем бирү, «Шәхесләребез» сериясеннән дистәләгән китапны фәнни редакцияләү һәм археографик экспедцияләрне оештыру, кулъязма мирасыбызны саклап калу, өйрәнү юнәлешендә зур хезмәтләр башкарды. Галим татар хәйриячелеге, эшкуарлыгы, мәгарифе, татар язма чыганаклары, күренекле шәхесләребез турында йөзләрчә фәнни хезмәт язды. Сезнең хозурга авторның 1989 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан (№6. – 178-181) мәкаләсен тәкъдим итәбез. -
Сәйдәшкә музыка дөньясына юл ачкан шәхес
1920 нче елларда җире аз булган татар авылларын Идел елгасының уң як ярына күчереп утырту хәрәкәте башлана. Шушы чорда Нариман, Кызыл Байрак кебек авыллар барлыкка килә. Шиһаб Әхмәров бу хәрәкәтнең алгы сафында була. Кызыл Байракка иң әүвәл килеп урнашучылар да Әхмәровлар гаиләсе була. Иҗат интеллигенциясе вәкилләренең ял итү урыны саналган әлеге авылның җыр-музыка сөючеләр арасында «Сәйдәш аланы» исеме белән билгеле булуында да Шиһаб Әхмәровның роле бар. Хатыны Әминәнең бертуган энесе, киләчәктә татарның иң мәшһүр композиторы булып танылачак Салих Сәйдәшевне бу авылга җизнәсе Шиһаб алып килә. -
Һуннар һәм аларның бөек күчеше
Моннан 1600 еллар элек, б.э.ның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәннәр — һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә, яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә. -
Күн һәм «хәләл җефет»не нәрсә берләштерә?
Идел буенда урнашкан Болгар дәүләте урта гасырларда төрки дөньяда иң танылган сәүдә, һөнәрчелек һәм мәдәният үзәге саналган. Болгарлар чит мәмләкәтләрдә сәүдә иткәннәр. Шундый сыйфатлы һәм кирәкле тауарларның берсе булып күн һәм күннән ясалган эшләнмәләр саналган. Гомумән, болгарлар күн осталары булган. -
100 ел элек татар дөньясы
5 елдан бирле татар авылларына йөреп, татар көйләрен җыю белән шөгыльләнгән һәм төрле халыкларның җырларын туплап, музыкага салган композитор-этнограф А.А.Эйхенвальд бу көннәрдә Казанга килгән иде. Ул, үзенең Казанда булуыннан файдаланып, җыеп эшләгән татар көйләреннән концерт ясарга исәпли. Концерт җомга көн Кызыл Яу сараенда булачак. -
Кәләш күлмәге кагыйдәләре
Никах һәм туй – һәр татар кызының тормышында иң мөһим, иң җаваплы һәм иң көтелгән вакыйгаларның берсе. Гомумән, татар халкының тормышның әлеге мизгеленә игътибары бик зурдан һәм бу милләтебезнең гореф-гадәтләрендә дә чагылыш тапкан. Кызны сорый килү, никах, туй, килен токмачы әзерләү кебек йолалар бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Әмма шунысы аяныч: кайбер йолалар, матур гадәтләр тарих битләрендә генә калган, хәзерге яшьләрнең гади көнкүрешендә алар бөтенләй юк. Мәсәлән, кәләш күлмәгенең үзенчәлеге. -
Татарның беренче казаклары
Россиядә казаклар, аларның килеп чыгышы, тарихы турындагы әдәбият үзе бер китапханә, тик алар арасында объектив мәгълүмат булганнары бармак белән генә санарлык. Бүген кабул ителгән һәм мәктәп дәреслекләрендә укытылган төп рәсми тарих концепциясе буенча, хәзерге казаклар – күп сәбәпләр белән Россиянең төрле өлкәләреннән Дон һәм Днепр елгаларының түбән агымындагы урыннарга күчеп утырган Россия крестьяннары. Бу концепция совет чоры историографиясе карашларына аеруча туры килә. Аның буенча, ирек, хөрлек сөюче рус крестьяннары, патшаның феодал-алпавытлары изүеннән, эксплуатациясеннән качып, Запорожьеда беренче ирекле коммуналар төзегән, халык ирке өчен восстание күтәргән. -
Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)
Эх, бүген дә көн бик матур иде! Якты, җылы! Иртәнгелекне яхшылап ашагач, колхоз идарәсе ягына киттек. Дәүлекәйдә – 170, Кыпчыкта – 30, Каратунда – 12 йорт. Күршедәге Каратунга барып, Гарифулла абзый Әхмәровны табып, аның белән Дәүлекәйне аралап чыктык, ләкин бернәрсә дә юк. Дөрес, берничә кеше өендә юк иде. Һаман янгыннар турында сөйлиләр…