Илнур Миргалиев автор яңалыклары
-
Монголларның беренче көнбатыш яулары
Рәшидеддин хезмәтләре һәм «Монголларның яшерен тарихы» хәбәр иткәнчә, Хәрәзем солтаны Мөхәммәтне куа киткән Сүбәдәй белән Җәбәгә, качкын илбашын тотып кына калмыйча, бер уңайдан, Көнчыгыш Европа халыкларын да буйсындыру бурычы йөкләнә. Моңа кадәр җиңү арты җиңү яулаган бөек сәргаскәрләр бу юлы максатларына ирешә алмый – соңрак Чыңгыз ханның дәвамчысы Үгәдәйгә яңа, тагын да зуррак гаскәр белән көнбатышка яу чабарга туры килә.