Журнал «Безнең мирас»

Равил Фәхретдинов автор яңалыклары

  • Болгар дәүләтенең җире, халкы һәм күршеләре

    Идел буе Болгар дәүләте заманына күрә зур мәйдан биләгән. X-XI гасырларда аның төньяк чиге, Каманың уңъяк яры, көнбатышта – сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена – Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.
  • Бөек Болгар иле

    VI гасырның 80 нче елларында Азов (Азак) буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Татар-төрки каһанлыгы үзенә буйсындыра. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзиләр. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле. Үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Атилла да шушы ыруга караган. 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утыра. Аерым чыганакларда, мәсәлән, Византия тарихчысы Иоанн Никуисский елъязмасында, Кубрат чукындырыла һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия ала, дип язылган.
  • Кимәк каһанлыгы

    ...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала. Ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәген алып качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора һәм көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.
  • Һуннар һәм аларның бөек күчеше

    Моннан 1600 еллар элек, б.э.ның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтыйк буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәннәр — һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә, яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру