Журнал «Безнең мирас»

Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы

Атаклы галим, шәрыкчы Сергей Сергеевич Аверкиев (1886-1963) тумышы белән Түбән Новгородтан. Әүвәл шушы шәһәрдәге Александр институтында, аннары Мәскәүдәге Лазаревлар институтында шәрык телләрен тирәнтен өйрәнгәннән соң, байтак еллар Фәлестыйнда хезмәт куя. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, яңадан Россиягә әйләнеп кайта. Туган шәһәрендә – Түбән Новгородта төпләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, эшли.

Сергей Сергеевич үзенең хезмәтләрендә урыс тормышына караган бик күп күренеш-төшенчәләрнең, асылда, татар чыгышлы булуын икърар итә. Узган гасырның илленче елларында галим бу хактагы уй-фикерләрен, кәгазьгә күчереп, даими рәвештә Мәскәү тарих институтына җибәреп тора. Табигый һәм кызганыч ки, ул заманда мондый рухтагы язмаларны күтәреп алырга теләк белдерүчеләр булмый.

Бары тик 2015 елда гына әлеге хезмәтләр, күренекле шәрыкчы-тюрколог, тарих фәннәре докторы И.В.Зайцев тарафыннан тупланып, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәме белән «Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы» китабы рәвешендә дөнья күрә.

Хөрмәтле укучыларбыз! Әлеге монографиянең кайбер өлешләрен, татар теленә тәрҗемә итеп, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

 

Акчалар. Мөһерләр. Авырлык һәм үлчәү берәмлекләре.

Кәгазь. Исәп-хисап

 

Гарәпләрнең «хәзинә» сүзе (аны кыпчаклар, фарсылардан алып, «казна» рәвешендә кулланганнар) урыс теленә татар теле аша XIV гасырда үтеп кергән. Кенәзләрнең казнасында, «иная всякая рухлядь» белән бергә, акчалар да сакланган. «Деньги» (борынгы варианты: «деньга») сүзен филологлар «тамга» сүзеннән алынган дип раслый. Бу фикерне иң элек, ялгышмасам, академик Френ тәкъдим иткән кебек иде. Әмма Казан профессоры Эрдман, аның фаразын кире кагып, «деньга» сүзенең хәзерге татар телендәге «тәңкә» формасында борынгы заманнарда ук Азиядә билгеле булуын икърар итте; аның мәгънәсе урысларның «гривна» сүзенә туры килә, диде. Төрки «тәңкә», һичшиксез, фарсыча «дәнгь» сүзеннән алынган (ягъни дирһәмнең 1/6 өлеше). Хәзерге вакытта татарларда «тәңкә» сүзе «сум» мәгънәсен һәм, гомумән, алтын яисә көмеш акчаны белдерә.

Киев кенәзлегендә гамәлдә булып, соңрак үзара ызгыш-талашлар нәтиҗәсендә туктатылган акча сугу эше борынгы урыс дәүләтендә бары тик Дмитрий Донской идарәсе елларында (ХIV гасыр) гына яңартылган. Профессор Любавский фикеренчә, татарлар фәрманын үтәп, урыслар көмеш «деньга» сугарга һәм аларга хан штемпеле белән тамга төшерергә мәҗбүр булганнар. Без, чыннан да, Дмитрий Донскойдан алып һәр кенәзнең акчасында, урыс язулары белән бергә, татар язулары да барлыгын күрәбез. <...>

Көмеш тәңкәләрдән тыш, шулай ук татарлар йогынтысында, урыслар бакыр пуллар да чыгара башлаган. «Пул» яисә «пуло» сүзенең килеп чыгышы юнаннарның (грекларның) «фоллис» сүзенә барып тоташа (Борынгы Юнанстанда сугышчыларга түләнгән бакыр тәңкәне дә, мондый тәңкәләр салынган күн капчыкны да шулай дип атаганнар). Фоллис гарәпләрдә «филс»кә (күплек санда «фүлүс»), Алтын Урдада «пул»га әйләнгән. «Филс» һәм «пул» сүзләреннән урысларның «полушка» сүзе барлыкка килгән.

Рубль, исәп-хисап берәмлеге буларак, Карамзин фикеренчә, урыс дәүләтендә татар хакимлеге вакытында, XIV гасырда гамәлгә кергән. Беренче тапкыр ул 1321 елгы язмаларда күренә. <...> Бу төшенчәнең «рубить (чабарга, бүләргә) сүзеннән килеп чыгуы турында тотрыклы фараз яшәп килүгә карамастан (янәсе, бер зур кисәк көмешне кечкенәрәк кисәкләргә чапканнар), мондый аңлатма, безнеңчә, шикле һәм артык самими булып тоела. Ихтимал, «рубль» Шәрыктан, Һиндстаннан алынгандыр, чөнки анда элгәредән үк көмеш тәңкәне «рупия» дип атаганнар. (Санскритта «рупия» сүзе нәкъ менә «көмеш», «көмеш тәңкә» мәгънәләрен белдерә дә.) ХIX гасыр ахырында Шәркый Һиндстанда бер рупия 96 тиенгә тәңгәл йөргән.

«Копейка»ны «копьё»дан (сөңге) ясалган чын урыс сүзе, дип кабул итәргә күнегелгән (янәсе, борынгы «копейка»ларда сөңгеле җайдак сурәтләнгән).

Әмма әле 1830 елда ук бая телгә алынган Казан профессоры Ф.Эрдман бу сүзнең килеп чыгышына карата шик белдерә. Ул Тимер идарә иткән чорда (1370-1405) татарларның эт төшерелгән акчалар сугуы турында әйтеп уза. Эт сүзе татарча «көпәк[1]» дип тә аталганга күрә, бу акчаларны да «көпәк динарлар», «көпәкләр» дип атаганнар һәм исәп-хисапны «фәләнчә көпәк», «төгәнчә көпәк» дип йөрткәннән, ди. Эрдман раслаганча, «копейка» сүзе иң беренче мәртәбә 1387 елда «Тимерләнг тарихы»нда очрый. <...>

Эрдман әлеге сүзнең төрки чыгышлы икәнлеген искәртеп, хаклы булса да, барыбер асыл хакыйкатькә үк ирешә алмаган, чөнки акчаның исеме һич кенә дә эткә түгел, ә Кәбәк хан (1318 – 1326) исеменә бәйле, дип аңлата академик В.В.Бартольд. Чыгътай олысы белән идарә иткән әлеге хаким үзеннән элгәре заманнарда фарсы монголларында йөргән көмеш тәңкә системасын яңадан гамәлгә кертә. Элгәре алтын тәңкәне белдергән «динар» сүзе ике мыскалга[2] тигез зур көмеш тәңкәгә карата кулланыла башлый; мыскалның 1/3 өлешен тәшкил иткән алты кечкенәрәк дирһәм бер динарга тула. Шушы көмеш тәңкәләрне Шәрыкта, хан исеме белән, «кәбәк» дип атаганнар да инде. <...>

XVI һәм XVII гасырларда без Шәрыкның урыс сфрагистикасына да йогынты ясавын күрәбез. Борынгы грамоталарга һәм актларга басылган урыс мөһерләре арасында шәркый язулылары еш очрый. Белгечләр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның барысы да татар йә фарсы мөһерләренең күчермәсе яисә тәкълиде. <...>

Урыслар татарлардан кайбер үлчәү һәм озынлык берәмлекләрен дә күчереп алган: «анасырь», «безмен», «батман», «контарь», «аршин».

XVI гасырда анасырь[3] исемле ике төрле үлчәү берәмлеге булган: «анасырь бухарский» һәм «анасырь нынешний». «Анасырь бухарский» дигәне борынгырак; ул, ихтимал, урыс дәүләтендә бик озак вакыт гамәлдә йөргәндер. «Анасырь бухарский» төгәл 128 мыскал тәшкил иткән (546 грамм). «Анасырь нынешний» 96 мыскалга туры килгән һәм Гыйрак ратлына тәңгәл булган (бусын гарәпләр үзләренең алтын тәңкәләрен – динарларны сукканда кулланганнар). Гыйрак ратлы белән «анасырь нынешний»ның авырлыгы инкыйлабка кадәрге фунтка, ягъни 409,51 граммга тиңләшкән.

Бизмән – үлчәү коралы гына түгел, үлчәү берәмлеге дә. Үлчәү берәмлеге буларак ул якынча 2,5 гривенкага, ягъни ике ярым фунтка, яисә якынча бер килограммга туры килгән.

Батман Афанасий Никитинның «Хождение за три моря» хезмәтендә (XV гасыр) телгә алына. Мәскәү дәүләтендә ул аеруча төрки һәм фин-угыр халыклары арасында киң таралган. Батманның үлчәме төрле булган: гади батман – 10 фунтка, зурысы бер потка тигезләшкән. Патша Россиясе чорында, әле XIX гасырда да, Казан губернасы һәм аңа күрше төбәкләрдә 4,5 потлык ашлык үлчәмен батман дип атаганнар.

Гарәпләрнең 100 Гыйрак ратлына тигез «кынтар» үлчәү берәмлеген фарсылар аша татарлар һәм, мөгаен, татарлар аша «контарь» рәвешендә урыслар үзләштергәндер. Урыс контаре 100 фунт яисә 2,5 пот (40,95 кг) тәшкил иткән. Бу, үз чиратында, төп-төгәл гарәп кынтарына туры килә.

Төрки халыклардан алынган аршынның (фарсыча «арш», «араш» – терсәк, кулның чуктан алып терсәккә хәтле өлеше) Алексей Михайловичка кадәр төгәл үлчәме булмый. <...> Аның озынлыгы бары тик Петр I чорында гына тәгаенләшә: инглизләрнең уналты нейльгә бүленгән ярдына охшатырга тырышып, аршын (аршин) да 16 карышка (вершок[4]) бүленә башлый.

Инкыйлабка кадәр Россиядә кәгазь табанлап (стопа[5]) сатылган, бер табан 24ешәр битлек 20 дәсттән торган. «Дәст» («кул», «тапкыр» мәгънәләрен белдерә) – фарсы сүзе. Табигый, бу үлчәү берәмлеге дә урыс иленә Шәрыктан килгән.

Кәгазьне Кытайда безнең эрага кадәр 2000 ел элек уйлап тапканнар. Аны ефәктән һәм бамбук җепселләреннән ясаганнар. Әмма Н.П.Лихачев чүпрәк кәгазь (ягъни мамыктан эшләнгән кәгазь) Төркестанда[6] барлыкка килгән һәм аннан Сүриягә, Мисырга таралып, ниһаять, Көньяк һәм Көнбатыш Европага барып җиткән, дип саный. «Бумага» сүзе үзе «бамбук» яисә монголча «пумбук» (мамык) сүзләреннән ясалган. <...> И.Т.Малкин фикеренчә, урыс дәүләтенә беренче кәгазьне татарлар китергән. <...>

 

Приказлар. Ям куу. Местничество (урынчылык) институты.

Каравыллар. Кабаклар

 

Мәскәү дәүләтендә кайбер административ оешмалар һәм хокукый институтлар да татарлар тәэсирендә һәм алар үрнәгендә барлыкка килгән. Мәсәлән: приказлар, ямчылык, местничество (урынчылык). <...>

Хубилай ханнан башлап (1259 – 1294) «диван»нар[7] һәм «палата»лар[8] даими эшли торган оешмаларга әйләнгән; мондый учреждениеләр дәүләтнең төрле өлкәләрендә идарә иткән җирле хакимнәр хозурында да оешкан. Урыс «приказ»лары да шул рәвешле барлыкка килгән. <...>

Можайск кенәзе Иван Андреевич белән олуг кенәз Василий Васильевич арасында 1447 елда төзелгән килешүдә (договорная грамота) мондый җөмлә бар: «Грамоты докончальные, и ярлыки и дефтери и иные некоторые грамоты надобные». Ярлыклар – бөтен гавамга җиткерелергә (укылырга) тиешле хан грамоталары, указлары, дигән сүз. Дәфтәрләр – административ характердагы актлар, аларның дәрәҗәсе ярлыкныкы кадәр үк булмый. Урыс елъязмалары күрсәткәнчә, бу дәфтәрләр кенәзләргә һәм баскакларга тапшырылып, түрә-кара аңа ясак җыю турында мәгълүматны теркәп барырга тиеш булган. Элгәре телгә алынган 1447 елгы грамотадан күренгәнчә, әлеге татар документлары гаять әһәмиятле саналганнар: «надобные» сүзе шуны раслый. <...>

Урыс кенәзлекләре берләшеп, яшь дәүләтнең төрле төбәкләре арасында даими хәбәрләшү-аралашу ихтыяҗы тугач, Иван III чорында ям куу (ямчылык) хезмәте оешкан. Моның өчен урыслар татар ямчылыгын үрнәк итеп алганнар; дөресрәге, шуны кабатлаганнар гына: олы юлларда, бер-берсеннән күпмедер ара калдырылып, «ям» дип исемләнгән станцияләр корылган, җирле халык аларны азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш булган. Ямчы утарлары 2-3 ызбаны, печән һәм ат сарайларын берләштергән. <...> Иван III чорында да, Алтын Урдадагы кебек, атлар бер ямнан икенчесенә кадәр чапкан, аннары атлар алыштырылган; ямчыга махсус юл грамотасы бирелгән, аны тоткарларга һичкемнең хакы булмаган. <...>

Леонтович татар һәм урыс урынчылыгында (местничество)[9] (шәһәрләрнең олы-кечегә бүленеше, хәрби һәм приказ хезмәтләренең төрләре һ.б.) «гаҗәеп охшашлыклар барлыгы»н искәртә.

Татар халкында борынгыдан ике катлауга бүленеш яшәп килгән: аксөякләр (затлы нәселләр) һәм карасөякләр (гади халык). Татар урынчыгыгының барлыкка килү тарихы шуннан башлана, дияргә мөмкин. Мондый бүленешнең тамырлары исә VI – VII гасырларга, Төрки каһанлыкларга ук барып тоташа. Соңрак ул, Азияне һәм Көнчыгыш Европаны да колачлап, төркиләр яшәгән һәммә җирләрдә таралыш алган. Ясак түләп торган халыкларны да Шәрыкта «кара халыклар» дип атаганнар (каракытайларны искә төшерик). Ясактан азат булганнарны исә «ак халыклар» дигәннәр. <...>

Күрәбез ки, урыс дәүләте монголлар тарафыннан яулап алынганнан соң, Борынгы Новгородның түбән катлавына карата «черная сотня», «дәүләт җирләре» мәгънәсендә «черные земли», шул җирләрдә яшәүчеләргә бәйле «черные крестьяне», салымның бер төрен белдергән «черная соха» гыйбарәләре кулланыла башлый. Октябрь инкыйлабына кадәр бездә гади халыкны, кимсетебрәк, «чернь» дип атау гадәте бар иде. Хәер, ул сүзне бүген дә «чернорабочий» шәкелендә очратабыз әле. <...>

Явыз Иван Россияне «белая» (ак), ягъни «бәйсез», «бөек» дип атаган. «Ак» эпитеты XVI гасырда патшаның үзенә карата да әйтелгән; бу аның башка хакимнәрдән азатлыгын, мөстәкыйльлеген күрсәткән. Явыз Иванга Себер ханы Күчем даими рәвештә «ак патша» дип мөрәҗәгать иткән. Калмыклар әле XVII гасырда да Алексей Михайловичны шулай атап йөрткәннәр. «Белая кость» (аксөяк) гыйбарәсе урыс аристократиясе арасында Октябрь инкыйлабына кадәр саклана килде.

 

(Дәвамы бар)

 

Урысчадан Миләүшә Талипова тәрҗемәсе

 

[1] Төрек телендә бүген дә этне «көпәк» дип атыйлар. – Редакция.

[2] Мыскал (золотник) – 4,26 граммга тәңгәл булган борынгы авырлык үлчәү берәмлеге. – Редакция.

[3] Әлеге сүзнең килеп чыгышы турында анык мәгълүмат юк. – Редакция.

[4] Карыш (вершок) – 4,4 см чамасындагы борынгы озынлык үлчәү берәмлеге. – Редакция.

[5] Табан (стопа) – 28,8 см чамасындагы борынгы озынлык үлчәү берәмлеге. – Редакция.

[6] Х гасыр ахырында ук гарәп язучылары, Хәрәземнең күренекле сәнәгать йортларын санап узганда, Сәмәркандның кәгазь җитештерү мәркәзе буларак дан тотуын да искәртә. Чүпрәктән кәгазь эшләү серләрен төркиләр кытайлардан, 751 елда Тараз янында гарәпләр белән кытайлар арасында булган сугыштан соң өйрәнеп калганнар, дип исәпләнә. – Автор.

[7] Диван – югары дәрәҗәдәге кешеләрдән төзелгән, киңәш хокукы булган совет, мәҗлес. – Редакция.

[8] Палата – хакимият органы. – Редакция.

[9] Урынчылык (местничество) – XV-XVIII гасырларда Мәскәү дәүләтендә боярларны, ата-бабаларының тоткан урыннарына һәм нәселенә карап, дәүләт хезмәтенә урнаштыру тәртибе. – Редакция.

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.18-23.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру