ҮЗ КЕШЕЛӘР
Кайвакыт кайберәүләр: “Татарстан радиосының “Мәдәни җомга”га карата мөнәсәбәте ничегрәк соң аның?” – дип сорап куйгалыйлар. Ничек булсын, мөнәсәбәтләр бертуганнар арасындагы кебек. Без барыбыз да – газета-журналлар да, радио һәм телевидение каналлары да – бер ананың, ягъни татар халкының газиз балалары. Моннан 30 ел элек Татарстан радиосы үзенең иң абруйлы журналистын – әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясен җитәкләп килгән шагыйрь Зиннур Мансуровны “Мәдәни җомга”га баш мөхәррир итеп җибәрде, шушы хәл үзе генә дә күп нәрсә турында сөйлидер.
Әйе, без газета ачылганнан бирле аралашып, ярдәмләшеп, фикер уртаклашып яшибез. Радиода эшләүче каләм ияләренең мәкаләләре публицистик рухтагы “Мин әйттем” рубрикасыннан өзелеп тормады, безнең
Әхмәт Рәшит, Җәүдәт Дәрзаман, Рөстәм Акъегет, Заһид Мәхмүди, Мидхәт Миншин кебек шагыйрьләребезнең әсәрләре шушы газета битләрендә дөнья күрде. Ә инде “Мәдәни җомга” журналистлары өчен ишекләребез һәрчак киереп ачылган, шактый еллар дәвамында тапшыруларда газетада басылып чыккан язмаларга күзәтү ясап бардык. Кыскасы, дуслар, туганнар, максатташлар, үз кешеләр булдык без.
Үз кешеләр дигәннән, хәтта без
бер-беребезгә чит редакциядән килгән кешеләр булып тоелмый да идек. Менә бер мисал. Оялып кына язам, чөнки газетага карата эшләнгән бер “этлегем” турында сүз бара.
1995 елның август ае, “Мәдәни җомга”ның “Татарстан хәбәрләре газетасы” базасында яңа гына оешып килгән вакыты. Анда эшләүче абыем Нияз Акмал янына барып керсәм, бүлмәсендә бер көтү журналист җыелышкан. Миңа игътибар итүче дә юк (ике көннең берендә килеп йөргән кешегә кем игътибар итсен инде), кызып-кызып үзара нидер сөйләшәләр. “Бөтен дөньяны шаулатабыз!” – ди абый. “Тик моны беркемгә дә тишмәскә, редакциядә сер булып саклансын” – ди Газинур Морат. “Сөембикә манарасына ай куелуның биш еллыгы – зур вакыйга, бер биткә генә сыймас, куш бит итеп эшләргә кирәк!” – ди Салисә ханым Гәрәева.
Бу халык минем килеп керүемә дә игътибар итмәгән иде, чыгып китүемне дә сизми калды. Чирек сәгатьтән мин манарага ай кую эшен оештырып йөргән мөхтәрәм зат – Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас ага Мөхәммәтшин белән әңгәмә корып утыра идем.
Зур вакыйганың бишьеллыгына багышланган тапшыру икенче көнне иртән эфирда яңгырады, бу сүзне иң беренче булып без әйттек. Шул ук көнне “Мәдәни җомга” редакциясендә җыелыш җыйганнар, “Серне кайсыгыз сатты? Кемгә тиштегез?!” – дип бер-берсеннән шикләнешкәннәр. Моны ишеткәч, үзем киттем яннарына. Соң, мин әйтәм, теге көнне сез сөйләшкәндә яныгызда, менә шушында утырдым бит, чит кеше алдында сер чишәсез дә, аннары гаеплеләрне эзлисез. Барысы да миңа аптырап карады. “Бәй, син чит кешемени?” – диештеләр. Читен булып китте, болар мине үз кеше, үзләренеке дип исәплиләр, ә мин аларны “саттым”. Җитмәсә, кемдер, Газинур Морат бугай, ышпион икәнсең, дип тә әйтеп куйды. Аннан болай дип өстәде: “Ярар, зыян юк, без конкурентлар түгел. Барыбыз да халыкка хезмәт итәбез. Сез сөйләгез, без язарбыз!” – диде.
Кочаклаштык та, оныттык. Менә шулай һаман дуслар булып, үз кешеләр булып яшибез.
Газета хезмәткәрләре халык белән очрашудан соң. 2003 ел.
Газинур Морат һәм Нияз Акмал. Тукай-Кырлай. 2005 еллар.
“Мәдәни җомга” ны Матбугат йортыннан күчерү өмәсендә катнашучылар. 2007 ел, август.
САЛИСӘ ГӘРӘЕВА: АЛЛАҺЫГА ШӨКЕР, “МӘДӘНИ ҖОМГА” ЧЫГЫП КИЛӘ!
Быел гыйнвар аенда без халкыбызның олуг бер кешесен, күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ.Атласи исемендәге премия лауреаты Салисә Гәрәеваны (1938-2025) соңгы юлга оазттык. Без аны “Мәдәни җомга”ның нигез ташларын салуда катнашкан үткен каләмле журналист дип тә беләбез.
Якты рухын искә алып, игътибарыгызга 2013 елның 13 октябрендә радио өчен яздырылган әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Кызыклы әңгәмә. Анда шагыйрәнең тормыш юлы да, беркадәр дәрәҗәдә иҗаты да, безнең көнебезгә мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Язманың бер өлешен – “Мәдәни җомга” газетасына кагылышлы урынын кәгазьдә чагылдырыйк:
– Чиләбедә Салисә Гәрәева милли-мәдәни үсешне хәрәкәткә китерүче бер шәхес булган, барлык вакыйгаларның үзәгендә йөргән. Һәм менә шул үзеңне байрак итеп күтәргән шәһәрдән Казанга кайта, бер билгесезлеккә кайта. Казан – татарның мәркәзе, дибез дә диюен, әмма еракларда янып кабынган талантларның шушы мәркәзгә килеп сүнеп калу очраклары да күп булган бит. Куркытмадымы?
– Бик кайтасы килә иде Казанга, гел шушында тартылып яшәдем.
– Тукай язган бит: “Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап!” – дигән. Хактан да, ул пар аттагы кебек кайтып кергән, монда аны сөеп кабул иткәннәр. Салисә Гәрәеваның пар аты ничегрәк булды?
– Салисә Гәрәева шикелле кешеләр монда буа буарлык. Мин инде олыгаеп бара идем, пенсиягә дә күп калмаган иде. Минем максат – туган якка кайтып, әткәй-әнкәй туфрагына якынрак булу. 1991 елның октябрендә шушы хыялымны тормышка ашырдым. Чиләбедә әйбәт эшләдем, Казанда да эш тапмый тормам, дип өметләндем. Нәкъ шундый вакытта Ренат Харис эшкә чакырды. Аның “Татарстан хәбәрләре” дигән яңа газета ачып йөргән чагы иде. Декабрь аенда шушы газетаның әдәби бүлегендә корреспондент булып эшли башладым. 1995 елда Ренат Харис Дәүләт Советы рәисе урынбасары булып китте,”Татарстан хәбәрләре” базасында “Мәдәни җомга” дигән яңа газета оешты, шактый кешеләр китеп бардылар, без, берничә кеше, эшебезне дәвам иттердек.
– Иң актив эшләгән журналистларның берсе булдыгыз Сез анда.
– Әйе, язарга да кирәк иде, әле бит яңа газетаны халыкка танытырга да кирәк иде. Аны пропагандалау өчен Татарстанның бик күп авылларында булдык. Очрашулар, иҗади кичәләр үткәреп, халыкны шушы газетага күнектерә башладык. Һәм, Аллаһыга шөкер, “Мәдәни җомга” әле дә матур гына чыгып килә.
...2013 елның октябрендә Салисә апа белән менә шундый әңгәмә яздырып алган идем. 6 ноябрьдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенып йөргән көннәре иде аның. Һәм менә ул хәзер бакыйлыкта. Гомере буе куйган хезмәтенең әҗере үзенә кайтса иде дә, урыннары оҗмахта булса иде Салисә апабызның.
Салисә Гәрәева “Мәдәни җомга” газетасында эш бүлмәсендә. 1990 еллар.
Чаллы язучылары Минзәлә картлар йортында – Салисә Гәрәева янында. 2020 еллар.
Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА