“БҮЗДӘК СТУДИЯСЕ” СӨЙЛИ! (АУДИО)
Моңа кадәр әле мондый кызыклы заман булмагандыр. Менә әйтик, дикторыбыз Тәлгать Хаматшин көн саен эфирда тапшырулар алып бара. Тыңлап торган кеше, җәйнең шушы эссе челләсендә көннәр буе студиядә ничек утырмак кирәк, мескенкәем, дип, кызгана торгандыр инде. Юк, дуслар, тапшыру барган вакытта Тәлгать бакчасында кыярларга су сибеп йөри, үтеп барышлый түтәлдән җиләк өзеп каба. Аннары өенә керә дә интернетны ялгый. Әһә, почтасына хат килгән! Яңа тапшыруның тексты. Тәлгать аны укып яздыра да, Татарстан радиосына җибәрә. Икенче көнне тавышы тагын эфирда яңгырый.
Т.Хаматшин Казанда торган елларында гел туган җирен сагынып яшәде, пенсия яше җитеп шактый гына эшләгәннән соң, түзмәде: 2018 елда кендек каны тамган туфрагына – Башкортстанның Бүздәк районына кайтып төпләнде. Галимнәр тарафыннан “ана телебезнең саф эталоны” дип бәяләнә торган мондый кабатланмас дикторның, дистә еллар буе тәҗрибә туплаган белгечнең китеп баруына үзебезнең дә йөрәк сыкрады, тыңлаучыларыбыз да риза түгел иде. Шуңа күрә тиз генә җыендык та, тавыш яздыру өчен кирәкле җиһазларны Тәлгатьнең өенә илтеп урнаштырдык. Шуннан бирле аның “Бүздәк студиясен”нән торып, Татарстан радиосы дулкыннарында сөйләп ятмышы. Күптән түгел ул үзенең 70 яшен әнә шулай яраткан эше белән мавыгып, иҗатта-иҗтиһадта каршылады.
Юбилее уңаеннан сәламәтлек һәм бәхет телик тә, аңа кагылышлы хатирәләргә күчик.
Тәлгать белән танышу 1990 елда мин радиога эшкә килгән көнне булды. Яшьлек дустым Заһид Мәхмүди балалар өчен тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир булып эшләп, шактый ук тамыр җибәргән кеше буларак, мине бүлмә саен йөртеп, мондагы халык һәм эш рәте белән таныштырып чыкты. Менә дикторлар бүлмәсенә чират җитте. Түрдәге тәрәзә янында ыспай гәүдәле, ягымлы йөзле бер кеше аягүрә тора. Заһид аны берничә сүз белән бәяләп тә куйды: “Бу – Тәлгать абый! – диде ул. – Хаматшин! Диктор. Әйбәт кеше!..”
Хактан да, Тәлгать шәп кеше булып чыкты. Ничәмә-ничә еллар бергә эшләп, мин аның дорфаланганын күрмәдем. Хезмәттәшләренә, хәтта бик тыгыз чакларда эч пошырып редакциягә шылтыратучыларга да итәгатьле була белде ул.
Үтә тәртипле, үтә зәвыклы булуы аркасында, елмаерга мәҗбүр иткән чаклары да булды. Күз алдына китерегез: Тәлгать Хаматшин студиягә хәбәрләр укырга керергә җыена. Бу эшнең гадәт кенә түгел, йола дәрәҗәсенә җиткән тәртибе бар. Башта ул болай да чебен таеп егылырлык шома туфлиен майлап-чистартып ала, аннары өс-башын тәртипкә китерә, күлмәк якасын төзәтә, чәчен пөхтәләп тарап куя.
– Тәлгать абый, нигә бу кадәр интегәсез, телевизор түгел, бу бит радио, барыбер түфлиегез күренми? – дип аптыраша яшь журналистлар.
Тәлгать дәшми, кәгазьләрен барлый да, студиягә юнәлә. Дәшми, чөнки белә: вакыты җиткәч, үзләре төшенер.
Без дә кайчандыр аның бу гадәтенә аптырый идек, вакыты җиткәч аңладык. Эфирга чыгар алдыннан ул үзенең өс-башын, тышкы кыяфәтен генә түгел, шул рәвешчә күңелен, зиһенен дә тәртипкә китерә икән, ләбаса! Бу инде, җәмәгать, тыңлаучы алдындагы җаваплылыкны тою, дип атала. Әйе, Тәлгать Хаматшин дигән диктор үзенең һөнәренә үтә җаваплы карый. Бирелгән текстны ул тамырына төшеп аңламыйча, андагы һәр җөмләнең, сүзнең мәгънәсен ачыкламыйча торып эфирга чыкмый. Ул – диктор да, үтә таләпчән редактор да.
Безгә сәеррәк булып тоела торган бик тә әйбәт бер ягын әйтми калмыйк: аның акчасыз йөргән чагы булмады кебек. 1990 елларда, хәтерлисездер, берара хезмәт хакларын айлар буе алмыйча тилмердек. Гел Тәлгатькә әҗәткә керә идек. Кире борып чыгарганын хәтерләмим. Радио халкы аптырый иде, “Аның гаиләсе юк, ялгыз башына акча күп кирәкми, шуңа күрә күп аның акчасы”, – дигәннәрен дә, башка фаразлар да ишеткән булды. Юк, акчасы күп түгел Тәлгатьнең, күңеле киң аның! Ул да нәкъ безнең кебек казна эшендә эшли, нәкъ безнең кебек хезмәт хакы ала. Арабызда гаиләсезләр аннан башка да җитәрлек. Тик менә бездәге акча никтер бик тиз тотылып бетә, ә аңа җитә, әле бурычка да биреп тора. Моның сере гади генә булып чыкты. Тәлгатебез тормыш авырлыкларын нык күреп үскән малай икән бит. Әнкәсе Сания апага, балаларының тамагын туйдыру өчен, ерак авылларга барып эшләп йөрергә туры килгән. Тәлгатьнең сөйләгәне булды, беренче класска укырга яланаяк барган ул. Нишлисең, кияргә юк. Нәкъ шул көнне, каяндыр акча юнәтеп, ата-анасы шәһәргә ботинка алырга киткән булган. Шуны ишеткәч кенә укытучылар яланаяклы малайны кайтарып җибәрмичә укырга калдырганнар. Ризыкның кадерен белү, акчаны саклап тоту балачагыннан ук аның канына сеңгән. Менә ни өчен беркайчан да акчасыз йөрмәгән Тәлгать.
Ул малай вакытында ук Татарстан радиосына гашыйк була. Их, үсеп җитсәң иде дә, менә шул абыйлар кебек радиодан сөйләсәң иде, дип хыяллана. Һәм көннәрнең берендә диктор Фоат Галимуллинга хат яза. Булачак галим ерак бер авылдан килгән хатны игътибарсыз калдырмый, диктор булу өчен бик күп укырга, белем тупларга, телне өйрәнергә, дикцияне камилләштерергә кирәклеген әйтеп җавап яза. Әнә шул көннән гади авыл малае Тәлгатьнең диктор Тәлгать Хаматшинга әверелеш юлы башланып китә. Дөрес, аңа әле башта Уфа университетын тәмамларга, армия сафларында булып кайтырга, район газетасында тәрҗемәче, радио журналисты булып эшләргә туры килә. Казанга ул диктор буларак өлгереп килә, Татарстан радиосы үткәргән конкурста аңа тиңнәр табылмый.
Тәлгать Хаматшин халкыбызның күңел тарихына кабатланмас бер шәхес булып кереп калыр, мөгаен. Менә, әйтик, бер нәрсәгә генә тукталыйк. Татарстан радиосында озак еллар эшләп, ул “Татарстанның халык артисты” дигән мәртәбәле исемгә лаек булды. Моңарчы безнең арада күрелмәгән хәл бу! Гадәттә андый исемнәрне сәхнәдә зур казанышларга ирешкән затлы җырчыларга, театр актерларына бирәләр. Ә монда – диктор. Шуңа күрә баштарак: “Микрофон алдында кемдер язган текстны укып утырган өчен ниткән халык артисты инде ул?” – дип сөйләнүчеләр дә булды. Мин андыйларның берсенә әйттем: “Бар, студиягә кер дә, Тәлгать кебек итеп укып кара!” – дидем. Дәшмәде.
Инде әйтсәм, әйтим, Тәлгать Гали улының шушы күпьеллык хезмәтен чын мәгънәсендәге батырлык дисәк тә ярыйдыр. Карап торышка гади генә, тыйнак кына, күтәрелеп каты сүз дә әйтә белмәгән әлеге кешенең эче тулы көрәш дәрте. Әйе, ул гомере буе туган телебезнең сафлыгы өчен көрәшеп яши. Һәр җөмләнең, һәр сүзнең дөрес әйтелеше өчен көрәш юлында үз-үзенә карата гаять дәрәҗәдә таләпчән. Бәхетебезгә, Татарстан радиосында Тәлгать Хаматшин дәвере әле дәвам итә.
Тормыш мәшәкатьләре арасында чын йөрәктән чыккан сүзләрне әйтеп өлгереп тә булмый, шуңа күрә каләм ярдәмендә әйтик: “Рәхмәт сиңа, дустыбыз Тәлгать! Фидакарь хезмәтең, туган телебез сагында батырларча сафта булуың, кылган игелекләрең өчен рәхмәт. Син чын татар зыялысы нинди булырга тиешлеген үз мисалыңда күрсәтеп яшисең. Без дә халыкка менә шулай хезмәт итә алсак иде!”
Яшь диктор Тәлгать Хаматшин. 1990 еллар башы.
Татарстан радиосының 70 еллыгы. Камал театры. Театральләштерелгән студиядә дикторлар Ф.Мәсгуть һәм Т.Хаматшин. 1997 ел.
Турыдан-туры эфир.
ТР Дүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова Т.Хаматшинга “Татарстанның халык артисты” таныклыгын тапшыра. 2008 ел.
ХӘРӘКӘТЧӘН АКЧАЛАР
15 июль – Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең (1941-2021) туган көне. Ел саен шушы вакытта без аның әсәрләрен эфирга биреп, якты рухын искә алабыз. Быел исә радиотыңлаучыларны “Тел күрке – сүз” тапшыруында аның “Сүз көче” дигән күләмле язмасы эчендәге мәкаләләр белән таныштырабыз.
Язучының төп эш коралы – тел. Ул үзенең уй-фикерләрен, хисләрен укучыга дөрес һәм тулы итеп аңлату өчен гомере буе каләмен чарлый, ягъни тел гыйлемен камилләштерә. Әнә шуңа күрә дә гомерләрен әдәби иҗатка багышлаган язучыларны без чын мәгънәсендәге тел галимнәре дип әйтә алабыз. Нәкъ шул рәвешчә, Гәрәй Рәхим дә тел дигән могъҗиза белән эш иткәндә күп тапкырлар аның эченә яшерелгән серләрне ачкан, сүзләрнең без моңа кадәр башыбызга да китереп карамаган яңа семантик сурүләренә тап булган. Һәм үзенең шушы ачышларын озак еллар дәвамында кәгазьгә теркәп барган. 2021 елның җәендә ул гомере буе туплаган шушы белемен безнең тыңлаучыларыбыз белән бүлешергә булды, һәм радиога «Сүз көче» дигән күләмле язма алып килде. Әдип үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизенмичә калмагандыр, димәк, ул аны халыкка бер мирас, васыять булсын дип китергәндер кебек тоела.
Әсәрдәге «Хәрәкәтчән акчалар» дип исемләнгән мәкаләне тыңлый аласыз. Аны бүгенге чыгарылышның баш каһарманы Тәлгать Хаматшин укый.
Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА