Журнал «Безнең мирас»

Касыйм яклары ни сөйли?

– Без, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәрләре – Азат Ахунов, Флүр Гыйлемшин, Венер Усманов һәм мин фәкыйрегез 20-30 июнь көннәрендә Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә һәм аның тирәсендәге татар авылларында эпиграфик экспедициядә булдык. Мондый экспедицияләр – үзәктәге фәнни юнәлешләрнең берсе. Элеккеге елларда шушы юнәлештә Саратов, Самара өлкәсендәге, ягъни шәһәрнең үзендәге һәм татар авылларындагы кабер ташларын тулысынча өйрәнеп чыгып, андагы эпиграфик истәлекләрне исәпкә алган идек. Аннары өч ел дәвамында Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәрендә эшләдек. Бу шәһәр татар үзәкләренең иң көчлеләреннән берсе булган.

Быел менә шундый кыр эшләренең берсе Касыйм ягында үтте. Әлеге эшнең беренче максаты – сакланып калган ташъязмаларны исәпкә алу. Ташның физик үлчәмнәре, нинди урында торганлыгы ачыклана, фотографияләре алына. Соңыннан шушы материаллар җыелып, системага салынып анализлана, текстлары гарәп графикасыннан хәзерге язуга күчерелә. Кыскасы, тарихи, әдәби, мәдәни аспектта ниндидер нәтиҗәләргә киленә. Шушы материалларның бер өлешен электрон ресурсларга – сайтка, Miras-infoга куябыз, анда кереп карап була. Электрон форматта, фотографияләре, текстлары белән урнаштырыла. Икенче ягы – аларның иң мөһимнәрен системага салып, эшкәртеп, китап итеп тә чыгарабыз.

Ташка язылган әлеге язмалар – метрикә кенәгәләре, ревизия сказкалары кебек кыйммәтле чыганак. Вакытында язып алмаган очракта алар табигый тәэсирләр нәтиҗәсендә уала, ватыла, юкка чыга; агачлар авып та чәрдәкләнә. Мондый очракларны Касыймда да бик күп күрдек. Ниндидер төзелешләргә  дә алып китәләр. Вандализм очраклары да булгалап тора. Шуңа күрә аларны саклау, исәпкә алу, күпмедер дәрәҗәдә торышларын, халәтен күзәтеп тору – бик кирәкле эш. Үз вакытында Мәрҗани, Хөсәен Фәизхановлар Касыйм ханлыгындагы ташларны, эпиграфик истәлекләрне беренчеләрдән булып укыган, өйрәнгән, фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән. Аннан килеп Әхмәт Булатов, Сәет Вахиди, Гали Рәхим, Һарун Йосыпов, Марсель Әхмәтҗанов, Җәмил Мөхәммәтшин бу юнәлештә күп хезмәт куйган, хәзергеләрдән Венер Усманов, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев, Айдар Гайнетдинов кебек галимнәр шушы эшләрне башкара.

Касыйм төбәге – татар тарихы өчен бик мөһим төбәкләрнең берсе. Белгәнебезчә, аның тарихи нигезе Мещера шәһәрчегенә бәйле. X-XI гасырларда бу җирләрдә фин-угор кабиләләре яшәгән. Аннары Дмитрий Долгорукий тарафыннан бу шәһәрчек хәрби ныгытма итеп төзелә. XIII гасырда ул Алтын Урда тәэсире астында кала. Анда Алтын Урда династияләреннән булган Шириннәр нәселе идарә итә (алар байтак кына җирдә Мещера кенәзләре дип искә алына). Шириннәр Казан, Кырым ханлыгында да хәлиткеч, җитди сүзне әйтүче идарәче-аксөякләрдән булган. Бүгенге Касыйм исеме XV гасыр урталарында барлыкка килә (Мещера шәһәрчеге җирләрен хәзерге касыймлылар Старый Посад (Иске бистә) дип йөртә, ул Касыйм янында гына, берничә чакрым гына читтә тора).  Бу җәһәттән берничә фикер бар. Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәт Василий Икенчене (Василий Темныйны) әсирлеккә ала. Озак тотмый азат итә. Ике арадагы килешү буенча бу урында Олуг Мөхәммәтнең улына җир бирелә. Шушы рәвешле Мещера шәһәрчеге янәшәсендә Касыйм шәһәре барлыкка килә. 1552 елдан алып XVII гасырның азакларына кадәр, ялгышмасам, 229 ел яши Касыйм ханлыгы. Аның соңгы идарәчәләреннән Фатима солтан, 1681 елда вафат булгач, бу ханлык тарих аренасыннан юкка чыга.

Әмма монда яшәгән татарлар беркая да китми, шушында кала. Билгеле, бу якта урыс кенәзләренең тәэсире көчәйгәннән-көчәя бара. Христианлаштыру, чукындыру омтылышлары артканнан-арта. Нәтиҗәдә милләттәшләребез шәһәрдән Касыйм тирә-ягындагы авылларга күченә. Дөрес, XIX гасырның икенче яртысы-XX йөз башында татар мәдәнияте, мәгарифе, тарихы ягыннан тагын бер тапкыр күтәрелеш сизелә. Бу яктагы татар авылларында мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Касыймның үзендә дә XIX гасырның беренче яртысында ачылган мәдрәсәләр эшләп килә. XIX гасырның икенче яртысында хаҗи һәм сәүдәгәр Кастровлар ачкан мәдрәсә бик нәтиҗәле эшли. Алар безнең Идел-Урал төбәге, Себер, Кырым төбәге белән дә нык бәйләнештә була. Гомумән, мәдрәсәләр системасы – татар мәдәниятен яшәтеп килгән нигезләрнең берсе.

Касыйм тирәсендәге татар авыллары көчәеп китә. Христианлык көчәя башлагач, бу төбәктә татар мәдәнияте кабат аска таба тәгәри. Шул рәвешле татарлар бу төбәкне калдырып, кайсы Мәскәүгә, кайсы Питерга, байтагы Идел-Урал буйларына, Себер якларына да күченеп китә.

1959 елда бу төбәккә Казаннан фольклор экспедициясе оештырылган булган. Аның материаллары безнең үзәктә саклана. Сәфәргә чыкканчы әлеге язмалар белән тагын бер кат таныштык. Экспедиция җитәкчесе Хәмит Ярми шул вакытта ук: «Биш-алты елдан бу төбәктә татар эзе бөтенләй бетәчәк», – дип язып калдырган. Ул вакытта ук татар авылларындагы татарлар исем-фамилияләрендә генә сакланып калган. Бүген нәрсә күрәбез? Әлеге авылларда берничә генә татар кешесе яши. Алар инде күптән татарча сөйләшми. Чөнки анда татар мохите юк. Касыймның үзендә олы буыннардан берән-сәрән бераз белүчеләр очрап куя. Урта буын да белми. Яшьләр арасында юк инде. Бу – тел ягыннан.

Әмма Касыйм татарларында бүген дә тарихи аң көчле әле дигән фикергә килдек. Үз тарихларын татар тарихының бер өлеше, бер чоры икәнен алар яхшы гына белә. Безнең белән аралашкан, булышкан кешеләрнең сөйләшүләреннән татар тарихында, Россия империясендә тоткан урыннары белән горурланалар, кулларыннан килгән кадәр мирасны сакларга тырышалар дип аңладык без. Тарихи хәтер, тарихи аң  сакланган, димәк. Өченче ел Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете янында Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл ачылу – шуның бер нәтиҗәсе инде. Эштән бушаган араларда игътибар иттем: шәһәр халкы, туристлар килә, карый, кызыксына. Бу – шулай ук татар тарихын алга этәрүнең бер мисалы. Касыймны туристлык үзәге итү буенча барыбер кайбер эшләр башкарыла. Монда, әлбәттә, татар тарихын урап узып булмый.

Касыймның үзендә, Шаһгали төрбәсендә эшләдек. Андагы эпиграфик истәлекләрне исәпкә алдык. Икенче төрбә – Әфган Мөхәммәт солтан тәкийәсендә, шәһәрдәге татар зиратын өйрәндек. Янә дүрт татар авылында – Ширин (Подлипки), Татарбай (Торбаево), Яубаш (Болотцы), Барамык (Барамыково)да булдык. Шаһгали тәкийәсе, Хан мәчете, Хан сарае  Шаһгали идарә иткән чорда төзелгән, ди археологлар. Безнең археология институты хезмәткәрләре анда берничә ел казыну-тикшеренү эшләре алып барды. Әле дә дәвам итә. Бу төркемне Фәрит Әхмәтгалин дигән галимебез җитәкли. Касыйм ханнан алып Шаһгалигә кадәр идарә иткән ханнар әнә теге Иске бистәдә, Старый Посадта җирләнгән. Анда элек зур гына каберлек булган. Тик хәзер ул тигез җир диярлек. Анда фәкать кызыл кирпечтән салынган Әфган Мөхәммәт солтан (Хива ханы Гарәп Мөхәммәт ханның улы) тәкийәсе генә торып калган. Әлеге тәкийә янында XIX гасыр башында тагын берничә төрбә нигезе булган икән. Археологлар, тарихчылар боларны соңгы ханнардан булган Фатима солтан, Арслан солтаннар идарә иткән чордагы төрбәләр булгандыр, дип уйлый. Әле бу төрбәләрне тикшерү дәвам итәчәк, шәт яңа мәгълүматлар табылмый, ачык­ланмый калмас дип уйлыйм. Гомумән, Иске бистәне – Чыңгыз нәселеннән булган, чыңгызлылар җирләнгән тарихи урынны ханнар зираты дияргә була.

Шунысы да бар: Әфган Мөхәммәт солтан тәкийәсендәге кабер ташлары – сандык ташлар. Алар вертикаль түгел, горизонталь куелган. Урта Азия традиция­ләренә бәйләнешле бу.

Касыйм шәһәре татар зиратында 1724 елда куелган ташка тап булдык. Моңарчы 1789 елда гына татар зираты барлыкка килгән дип исәпләнә иде. Ташка Милади ел исәпләве белән «1724 ел» дип язулары – христианнар мәдәниятенә бәйле булу, аралашып яшәү нәтиҗәсе. Мондый хәлләрне биредә еш күрергә туры килә. Әйтик, XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башында язылган ташларда фамилияләрне «Кастров», «Мусин», «Давликамов» рәвеш­ле язу күрше халык тәэсире икәне ачык күренә. Тагын бер үзенчәлек: байтак кына ташларда нәсел дәвамчылыгы хатын-кыз линиясе буенча да искә алына. Әйтик, «Фатима кызы», «Өммегөлсем кызы»диелгән.

Касыймда өч йөздән артык таш исәпкә алынды. Авылларны да кушып исәпләсәк, бәлкем дүрт-биш йөзгә җыеладыр. Без шушы  атна-ун көн эчендә Рязань өлкәсенең Сасово, Бостан авыллары тирәсен дә әйләнеп кайтырбыз дип уйлаган идек. Ташъязмалар күп очраганга, Касыймда һәм Касыйм тирәсендәге 4-5 татар авылы зиратларын барларга гына өлгердек. Калган зиратларны барлау киләсе сәфәргә калды.

Яубаш авылы зиратында күренекле татар педагогы, мәгърифәтче Галимәтелбанат Биктимерия кабер ташын табуыбыз матур гына табыш булды. Моңарчы аның кабере билгесез дип санала иде. Ул хәзерге Әтнә районының Кышлау авылында туып- үскән. 1876 елда  Лотфулла бине Сибгатулла дигән авыл мулласы гаиләсендә туып, шунда тәрбияләнгән. Бу ханым – Яубаш мулласы Мөхәммәтгариф муллага кияүгә чыгып, бу авылда кызлар мәдрәсәсе ачкан шәхес («Мәдәни җомга» газетасының 2025 елның 11 июль санында бу хакта байтак кына мәгълүмат бирелде. – Автор).

Касыйм татарлары 1724 елны куелган ташка, Галимәтелбанат кабер ташына да игътибар итте. Алар үз төбәкләрендә яшәгән мәгърифәтчеләргә багышлап конференцияләр оештыра башлаган икән. Шундый гыйльми җыелышлар оештыру өчен болар да – бер нигез, кызыклы җирлек. Ташларның үзенчәлегенә килсәк, формалаштыру, бизәк-нәкышләре, текстларының бирелеше ягыннан да болар – Алтын Урда традицияләренең дәвамы. Шуны да әйтергә кирәк: әлеге тикшеренү эшләрен без дә, археологлар да татар халкының үз тәңгәллеген саклау дәүләт программасына нигезләнеп эшлибез. Бу программа гамәлгә кертелмәсә, мондый эшләрне башкарыр­га акча табып булмас иде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру