Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)
Биш-алты көн сугыша-тартыша торгач, бары бүген генә машина (автобус) алып, юлга чыгып киттек. Әкәмәт кенә: ике шофер, чөнки аның берсе правасыз (ул правасын Ульяновскида «тарттырган» булган), Ульяновскига барып, правасын алгач, законлы булып калачак, ә икенчесе аннары кире Казанга кайтып китәчәк. -
100 ел элек татар дөньясы
Узган кыш мичләре рәтләп эшләнмәү сәбәпле, «Октябрь революциясе» исеменә ачылган татар театры һәрвакыт суык булып, тамашачылар һәм артистлар өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган иде. Театр идарәсе бу хәлне игътибарга алып, пар миче куйдыру чараларына кереште. Бу эшне башкару турында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәйәте әгъзаларыннан иптәш Балтанов зур тәшәббес күрсәтә. Аның тырышуы буенча, театрны төзәттерү һәм мич куйдыру өчен Халык комиссарлары советы тарафыннан алтынлата 24 мең сумлык смета тасдыйк улынды. Хәзерге көндә хуҗалык оешмаларыннан аңар кирәк кадәр сумма турында чаралар күрелә. Театрны төзәттерү өчен, кирәкле материалларның кайсылары хәзерләнә башлады. Сезон ачылганга кадәр татар театрының җылынырлык бер хәлгә китерелүе көтелә. -
Олуг Яса
Кем дә кем исәп белән алдый яисә күрәзәлек кыла, кем бүтән кешенең тәртибен яшерен күзәтеп йөри яисә бәхәс-низагка кергән икәү арасын бутап, берсен икенчесенә каршы котыртып, ярдәм итә – мондый кеше үлемгә хөкем ителә. -
Олуг Яса
Чыңгыз хан боера: Балалары әтиләренең үгет-нәсихәтен тотмады, кече туганнар абыйларының сүзен тыңламады, ире хатынына ышанмады, ә хатыны ире әйткәнгә буйсынмады, каенаналар киленнәргә мәрхәмәт күрсәтмәде, киленнәр исә каенаналарын яратмады, өлкәннәр яшьләрне тәрбияләмәде, яшьләр исә өлкәннәр киңәшенә колак салмады, аксөякләр хезмәткәрләр йөрәгенә якын тордылар, әмма чит дөнья кешеләрен хакимлек тирәсенә китермәделәр, байлар шәфкатьлелек күрделәр, әмма хакими-дәүләт шәхесләрен көчәйтеп, ныгырга ярдәм итмәделәр; гакыл вә канәгатьлеккә юл да, тел дә билгеле түгел иде. -
Чыңгыз ханның «Олуг Яса»сы
«Олуг Яса» – Чыңгыз ханның безнең чорга ни оригиналда, ни тулы тәрҗемәдә килеп җитә алмаган кануннар җыелмасы. Аның турында фарсы һәм гарәп чыганаклары аша гына билгеле. Алардагы мәгълүмат Австрия тарихчысы, сәяхәтче, шәрык белгече Йозеф фон ХаммерПургшталь тарафыннан җентекләп өйрәнелгән. Шундый ук эшне соңрак И.Березин, Г.Хуорт һ.б. да башкара. -
Казан уртасында Кабан шәһәрлеге
Бүгенге көндә археологлар тарафыннан Болгарның Алтын Урда чорындагы тормышы, яшәеше белән кызыксыну актуальләште. Бик күп фәнни эшләр язылды, тикшеренүләр уздырылды һәм бу чорга туры килгән яңа казылмалар һәм тарихи биналар табылды. Шулар арасында Казан шәһәренең уртасында урнашкан, нибары 1947 елда гына тикшерелә башлаган Кабан шәһәрлеге хәзерге вакытта икеләтә кызыксыну уятты. -
100 ел элек татар дөньясы
Иптәш Нәфисә Казакованың тәшәббесе (тырышлыгы) белән Болак буендагы сабикъ (элекке) 2 нче гимназия бинасында эшсез калган татар хатын-кызлары өчен тегү артеле ачылды. Артельдә 35ләп хатын-кыз эшли. Алар өчен 35 машина бушлай алынды. Бу артель Мәгариф халык комиссариаты өчен кием-салым әйберләрен хәзерләде һәм бу көннән башлап АРА өчен эшли башлый. Артельдә хосусый кешеләрнең тышкы һәм эчке киемнәрен тегәргә дә заказлар алына. -
Татарлар – Россияне һәм русларны коткаручылар
Татар булмаса, Россия булыр идеме? Рус тарихчылары монгол-татар золымы, ничек итеп татарларның русларны изүе, «иго» турында язарга яраталар. Әмма татарларның рус иленә китергән уңай йогынтысын күрсәтергә генә оныталар. Татар булмаса, Россия дәүләте яки рус халкы булыр идеме икән? Мәгълүм ки, татарлар Россияне көнбатыш экспанциясеннән саклап калалар. -
Тукайның ачулануында мәрхәмәт бар
Төркиядә яшәүче «Казан төркиләренең мәдәни һәм бердәмлек оешмасы» органы булган, 1970- 1980 нче елларда Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә чыгып килгән фәнни-популяр, әдәби һәм мәдәни юнәлешле «Казан» («Kazan») журналында Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына зур урын бирелгән. Милләттәшебез – сәүдәгәр һәм эшмәкәр, төрек автомобиль сәнәгатенә нигез салучыларның берсе, Төркиядә беренче тапкыр «Мерседес Бенц» филиалын ачучы һәм аның җитәкчесе Әхмәтвәли Мәңгәрнең (1891-1978) тырышлыгы һәм матди ярдәме белән дөнья күргән бу журналда төрле елларда татарның гына түгел, бөтен төрки кавемнең олуг шагыйре итеп танылган Тукайның тормышын, әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген яктыртуга багышланган язмалар урын алган, шигырьләре, поэмалары татар һәм төрек телләрендә басылып чыккан. -
Курыкмыйча экспедиция оештырырга кирәк
Партия тарихы кафедрасы укытучысы Риф Хәйретдинов үзенең туган авылы Югары Кенә авылында абыйсы Әюп Дәүләтшинда иске китаплар, кулъязмалар булуы турында хәбәр иткән иде. Менә шул кулъязмаларны карап, ярыйсыларын алып кайтыр өчен, сәфәргә чыктым. Әлбәттә, ике-өч көн командировка рәтләп, машина кайгыртып йөрү өчен узды. 20-24 июньнәрдә туктаусыз яңгыр яуган иде. Юлдан бик курыккан идек... -
Зәйнәп Зәйнәпкә: «Бик ябыккан бичаракай»
Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936) – бөек галим, тарихчы, педагог, шәркыять белгече, язучы, журналист, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул, бөтен гомерен һәм көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган. -
«Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов истәлегенә музей-йорт ачылды
Гадәттә авыл-районнарда туып-үскән талантларның күбесе зур шәһәрләргә китеп танылса, заманында гади генә эшчеләр бистәсе булган Арчада төпләнеп, шунда яшәп, чит җирләрдә таралып яшәргә мәҗбүр булган м... -
Нугайбәкләр шәҗәрәсе
Авылларыбыз тарихын язганда, Азнакай төбәгенә бәйләнешләре булган байтак нәсел агачлары белән танышырга һәм аларны җентекләп өйрәнергә насыйп булды. Әйтик, бүгенге көндә киң таралган Нугайбәковлар фам... -
XIX гасырда Казан Сабан туе
[…] Килүчеләрнең, бигрәк тә Мәскәү кунакларының, игътибары татарларның Сабан бәйрәменә юнәлтелә. Татарча аны «Сабантуй», диләр (туй – бәйрәм). Аның хакында берничә сүз язсак, бәлки, кемнәргәдер кызык... -
Татар матбугаты һәм мирас
«Безнең мирас» журналы редакциясе «Татар матбугаты һәм мирас» дигән исем астында «түгәрәк өстәл» оештырды. Әлеге эшлекле чарада Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, м...