Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Такталачыкның беренче китапханәчесе
Мин, 1998 елның 2 сентябреннән, «Мәдәни җомга» газетасының «Икәүдән икәү» кушымтасында редактор вазифасын үтәдем. Ә ул кушымта ябылгач, корреспондент булып эшләвемне дәвам иттем. 2008 елның 31 маенда пенсиягә киттем. -
ТАТАР ШТИРЛИЦЫ
Ибраһим Аганин – Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылындагы совет разведчиклары арасыннан яшерен хәрби полициянең агентура аппаратына үтеп кергән һәм анда хәрби хезмәткәр булып эшләп китә алган беренче агент. Бу каһарман ватанпәрвәр хакындагы язмалар бик аз, аның язмышы турында, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сөйләү мөһим. -
Канат куйды аңа радио
Әгәр дә бер заман театрда Татарстан радиосы турында спектакль куелса, анда иң хәрәкәтчән, тынгысыз, гел афоризмнар белән сөйләшә торган персонаж, һичшиксез, Җәүдәт Дәрзаман булыр иде. Шушы кадәр кызыксынучанлыкны, яңалыкка омтылуны, Ходай аның күңеленә бу бала журналист булсын, язучы булсын, дип алдан ук салып куйгандыр, мөгаен. -
Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр
Сентябрьдә якташыбыз – Арча төбәгендә туып-үскән күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулды. -
Мамык хан
Мамык хан (?-1498/1499) – Казан ханлыгының җиденче идарәчесе. Ул 1496 елның 10 сентябреннән алып шул ук елның декабренә кадәр хакимлек иткән. -
Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Дәүләт һәм җәмәгать иминлеген саклау эше дә татарлар чорына барып тоташа. XIV гасыр уртасында урыс кенәзлекләренең көньяк-көнчыгыш чигендә саклану пунктлары корыла башлаган, аларны татарча «каравыл» дип атаганнар. -
Иосафат Барбаро*: «Татарлар гаҗәп дәрәҗәдә кыю һәм батырлар...»
Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да, халык санына нисбәтле, йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-арьергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган. -
Телләр төрле, теләкләр бер
Татарстан радиосына багышланган сәхифәнең моннан алдагы чыгарылышын дикъкать белән укыган кешенең исендәдер: 1958 елда легендар җитәкче Михаил Долговның инициативасы белән «Идел белән Урал арасында» исемле радиожурнал дөньяга ярала. Аның тәкъдимен милли автономияле республикаларның барысында да хуплап каршы алалар. -
Адилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары
Рим кемнәр тарафыннан һәм ничек корылган? Ике сорауга да җавап бирергә тырышып карыйк. Рим шәһәренең корылуы турында бүгенге трускологларның да, борынгы тарихчыларның хезмәтләрендә дә каршылыклы фикерләр күп. Ни өчен? -
Габбас бабамның ачы язмышы
Мин үзәк шәһәрләрдән ерак булган гади бер татар авылында, хезмәт сөючән гаиләдә туып-үскән бала. Еллар узган саен, кешенең халәте үзгәрә икәнен ишетеп, аңлый, белә идем. -
Берләштерүче дулкыннар
Хөрмәтле укучылар, сизенәсездер, Татарстан радиосы тарихына багышланган бу сәхифә саннан-санга кызыклырак, күңелгә якынрак була барачак, чөнки без инде радио дөньяга яралган 1927 елдан башлап, данлыклы 30нчы елларны, Бөек Ватан сугышы чорын үтеп, сугыштан соңгы елларга килеп кердек. Безнең көннәргә якыная барабыз, дигән сүз. Димәк, мәкаләләрдә без яраткан тапшырулар, тавышлары таныш булган шәхесләрнең исемнәре ешрак телгә алына башлаячак. -
Әхмәт ХӨСӘЕНОВ: Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр
Каюм Насыйри миңа абый тиешле кеше иде, аның атасы минем бабам (атамның атасы) белән бертуган булган. Каюм Насыйри фамилиясен атасы исеме буенча йөреткән. -
«Нә иксә, ургай аны...»
Көнчыгышта һәм Көнбатышта Кисек баш, Ку баш; җан белән тән бәхәсе турындагы риваятьләр, сөйләкләр элек-электән билгеле. Шәрыкта элеге сюжетны башлап шигырь юлларына салучының исеме фарсы әдәбияты классигы, суфи шагыйрь Фәридеддин Гаттарга (якынча 1119-?) нисбәт ителә. -
Балтач авылының телдән сөйләнгән тарихы
Тарихчы Нурулла Гарифның «Балтач авылының борынгы тарихына бәйле документлар җыелмасы» исемле китабы (2017 ел) кулыбызга килеп керде. Китапны язганда автор, Мәскәү, Казан һәм Уфа архивларындагы бай чыганаклардан кала, авыл халкының истәлек-хатирәләрен дә язып алып, китапның эчтәлеген шактый баеткан. Нәкъ менә телдән сөйләнгән тарихта (устная история) аерым фактлар гына түгел, ә вакыйганың тере шаһитләренең хис-кичерешләре дә, үткәндәге хәл-вкыйгаларга мөнәсәбәте дә чагылыш таба. Тагын шунысы да әһәмиятле: еллар узган саен, әлеге истәлекләрнең бәясе тарихи чыганак буларак бермә-бер арта. -
МЫЛТЫК АСЫП, КЫЛЫЧ ТАГЫП
ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Абдуллинның «Татары в Отечественной войне 1812 г. и заграничных походах русской армии 1813-1814гг.» дигән хезмәте (16+) дөнья күрде. Без галимгә: «Татарлар рус гаскәрләре сафына XIX гасыр башында гына түгел, Казан, Әстерхан ханлыклары җимерелүгә үк җәлеп ителә башлаган. Петр Беренче регуляр армия булдырганга тикле рус яугирләренең уннан берен татарлар тәшкил иткән, диләр. Нәкъ шулай ук булганмы?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.