БЕЗНЕКЕЛӘР
Укучыларыбыз белән очрашулар
Беренче саны 1995 елның 21 июлендә дөнья күргән «Мәдәни җомга»11000 данә тираж белән басылып чыкты һәм бик күп әдәбият-сәнгать әһелләребезгә, зыялыларыбызга таратылды. Икенче һәм аннан соңгы саннарыбыз инде 8000 данә тираж белән дөнья күрде. Бу – үзгәртеп кору еллары иде. Совет чорында җайга салынган күп кенә оешмаларның эше, шул исәптән почта хезмәте дә үзгәреш кичергән чор. Аннары компьютерлар көндәлек тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә башлады. Яшьләр яңалыкка тартылды. Әлбәттә, бу хәлләр көндәлек матбугатка язылуда да сизелде, хәтта элекке елларда миллион данә белән басыла торган газета-журналларның да тиражы нык кимеде. Аннары әле үзгәреш елларында нәшер ителә башлаган «Мәдәни җомга»ны белмәүчеләр дә хәтсез иде.
Бөгелмәдә.
Билгеле ки, газетабызны халыкка танытырга, абүнәчеләрне арттырырга кирәк иде. «Мәдәни җомга» – халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучы, журналист, галим, композитор, рәссам, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә», – дигән реклама плакатлары да эшләнде.
Питрәчтә.
Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, танылган шагыйрь, газетаның баш мөхәррире Зиннур Мансуров, фотограф Шамил Абдюшев һәм мин «Мәдәни җомга»быз белән таныштыру, шул ук вакытта укучыларыбызны борчыган мәсьәләләрне, газетабызда тагын нинди темаларга игътибар бирергә кирәклеген ачыклау өчен, республика районнарына чыгып, аның җитәкчелеге белән очрашуны, әдәбият, сәнгать, мәгариф учреждениеләрендә булуны, «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәрүне гадәт иттек. Бу очрашуларда төп авырлык редакторыбыз Зиннур Мансуров җилкәсенә төшә иде. Ул газетабыз, аның тоткан мәсләге, темаларыбыз турында бик нечкәләп һәм озаклап сөйли. Утырышта катнашучылар да игътибарыбыз җитмәгән мәсьәләләрне күтәрә. Соңыннан шушы районга багышланган саныбыз дөнья күрә иде. Төбәкнең музее, китапханәләре, республиканың башка районнарына үрнәк итеп куярдай башка эшләрен яктырткан материалларны мин яза идем. Алар фотографыбыз Шамил Абдюшев сурәтләре белән бизәлеп, тулыландырылып басылып чыга иде.
Шушы рәвешле без Арча, Апас, Кайбыч, Саба, Мамадыш, Теләче, Питрәч, Балтач, Бөгелмә, Баулы, Буа, Әтнә һ.б. районнарда булдык. Безне, кая гына барсак та, матур итеп каршы алдылар, утырышларны уздырырга булышлык күрсәттеләр.
Юбилейлар
«Мәдәни җомга» бәйрәмнәрне, газетабыз, анда эшләгән хезмәткәрләребез юбилейларын матур итеп билгеләп үтүне гадәт итте. Әйтик, «Мәдәни җомга»ның чыгуына 10 ел тулу бәйрәме Татарстан башкаласының горурлыгы булган затлы бинада – Казанның Зур концерт залында аеруча зурлап үткәрелде. Тамаша залы да газетаның дуслары, укучыларыбыз белән шыгрым тулы иде. Әлбәттә, моның өчен газетаның баш мөхәррире Зиннур Мансуров җитәкчелегендә озаклап әзерлек барды. Сәхнәдән сәнгатебез күрке булган артистларыбыз чыгыш ясады. Бәйрәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең затлы җыр-биюләре белән ямьләнде. Шулай ук хезмәткәрләребезнең Мәдәният министрлыгының дәрәҗәле исемнәре, мактау кәгазьләре белән бүләкләнүе дә зур шатлык булды. Бу юбилей бик югары дәрәҗәдә үтүе, затлылыгы белән хәтердә калды.
Кайбычта.
Моннан тыш, мәдәниҗомгалар җәйнең бер көнен күмәкләп ял итүгә багышлады. Балтач, Теләче, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы җирлекләрендә, очрашулар оештырып, табигать кочагында булып, су коенып, җәйге матурлык белән аралашып, рухи яктан баеп, көч җыеп, Казаныбызга кайта идек. Шундый күңелле ял итүләр хезмәттәшебез, оператор Рушания Хафизова бакчасында һәм Идел буендагы бер аланда да узды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА