Журнал «Безнең мирас»

Гармуннар патшасы, яхуд Яңа Кирам Сатиев

🏷 Admin

Ул – «Мәдәни җомга»ның дусты, аның кыю, шаян авторы. Чын дөреслекне күзенә карап, турыдан ярып әйткәннәрен ярата. Шуңа күрә әгәр дә, «Син – гармуннар патшасы!» дип, йөзенә бәреп әйтсәң, шатлыгына чыдый алмый, чөнки, әйткәнебезчә, дөреслекне сөя. Аннары тагын шаян сүз ярата. Шуңа күрә шаяртып башлап киттек тә инде без бу язманы. Ә чынында әңгәмә бик җитди булачак, чөнки кунагыбыз – данлыклы баянчы, җырлар һәм зур күләмле музыкаль әсәрләр авторы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев. Шушы олы хезмәтләре белән беррәттән, монысын әле кемдер белеп тә бетермидер, гаҗәеп үзенчәлекле каләм иясе. Бүген без аны күбрәк нәкъ менә язучы буларак күрсәтергә тырышырбыз һәм ахырда аңа язучы таныклыгы тапшырырбыз.

 

– Кирам абый, сүзне нәрсәдән башларбыз икән?

 – Башлау баштан башлана, шулай бит? Ләкин арттан башлаучылар да булгалый. Без дә арттан башлыйк әле. Ягъни, Кирам Сатиев башта музыкант буларак башлаган, ахырда каләмгә ябышкан. Шул каләмнән башлыйк, дисеңдер инде...

 – Элегрәк, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек җырчыларыбызга баянда уйнап йөргән чакларыңда синең белән аралашканда мин гел бер нәрсәгә игътибар итә идем: һәр сүзең – бер афоризм, уйламаган-көтмәгән җирдән бер яңа мәкаль әйтеп куясың. Ә инде шаян хикәяләрең газеталарда басылып чыга башлагач, уйлап куйдым, әһә, мин әйтәм, элек авылда ачы бал куя идек бит әле... Ачы бал өлгереп җиткән! Сәхнәләр аша, баян аша, сәнгатьнең бик күп төре аша узып, син әдәбиятка килеп кердең, әйеме?

 – Аның башы болай булды. 1974 елда Әлмәт музыка училищесын тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Ә минем инде ул чакта ук язасы килә иде. Бераз укыгач, деканнан параллель рәвештә журналистика факультетында да укырга рөхсәт сорап карадым. Кырт кис­те. Яки консерватория, яки университет, диде. Минем музыкага сәләтем зуррак иде, теләгем дә көчлерәк иде. Шуның өчен, кызганыч, дип әйтимме, журналистлыкка укый алмый калдым.

 – Нишләп кызганыч булсын, бик әйбәт. Син журналист булып китсәң, безнең ишеләргә көн калмас иде.

 – Ләкин язу теләге беркайчан да сүрелмәде. Шулай бервакыт үземнең иҗатташларым – баянчылар турында китап чыгару идеясе килде башка. Киңәш сорап, Ренат Харис янына киттем. Ул 1990 еллар башында «Татарстан хәбәрләре» дигән бик тә саллы газетаның баш мөхәррире иде. Шунда ул миңа гаҗәеп акыллы киңәш бирде: баянчылар турында булган бөтен мәгълүматны шагыйрь Нияз Акмалга алып кил, ул аны эшкәртеп, мәкалә рәвешенә китерер, әзер булган саен, газетада басыла барыр, һәм берзаман китаплык материал тупланып җитәр, диде. Һәм бу әйбер тормышка ашты, тарихта беренче тапкыр «Татар баянчылары» дигән китап дөнья күрде.

 – Ул чаклар хәтердә. Халык китапны берничә көндә алып бетерде, аны табу алтын табу белән бер иде... Кызганыч, хәзер инде ул аерым кешеләрдә һәм китапханәләрдә генә саклана.

 – Нияз Акмал белән бергәләп башкарган хезмәтебез иде ул безнең. Синең абыең булганга гына әйтүем түгел, язучылык­ка мине нәкъ менә ул өйрәтте. Ул бик туры сүзле иде, язганыңны тәнкыйтьләп ташларга да күп сорамый, әмма аның әнә шул тәнкыйте сиңа дөрес юл күрсәтә.

– Абыйга баян уйнатып карарга кирәк иде. Менә шул чакта аны син дә тәнкыйтьләгән булыр идең.

 – Юк, аның хромкада уйнавы тәнкыйть­ләрлек түгел иде, бик матур уйный иде. Ул инде миннән ни дә булса чыгачагын чамалагандыр, югыйсә вакытын исраф итеп, мине тәнкыйтьләп азапланмас иде. Ул минем канатларны да үстереп җибәрә белә иде. Җор сүзле кеше булуымны чамалап, нәкъ менә ул юмористик әсәрләр язып карарга киңәш итте.

Минем язучы дигән документым юк, шулай да, берничә китап авторы үзем. Беренчесен инде әйттем, Нияз Акмал белән берлектә язылган «Татар баянчылары». Икенчесе «Ак баян» дип атала, анысы үзем турында. Ә 55 яшемә «Консерватория, армия, филармония» дигән китабым чыкты.

– Шаян хикәя остасы буларак танылдың. Матбугатка көтелмәгән темалар алып чыктың. Ә бит  юмор язу өчен эчтә бетмәс-төкәнмәс потенциал булыр­га тиеш. Үзеңнең елмаю куәсе ташып тормаса, кешене тиктомалдан гына елмайтып булмый.

 – Шаян хикәя язу өчен иң мөһиме – кешенең эчендә кара булмаска тиеш. Әгәр кешенең эче тулы усаллык икән, аннан юмор чыкмый. Әйтик, менә мин музыкант, әйеме? Ул бит әле төймәне бастың да, күрекне тарттың да, моң чыкты, дигән сүз түгел. Моның өчен кешенең эче чиста, уе яхшылыкта булырга тиеш. Әдәбиятта да нәкъ шулай.

– Кирам абый, бер кызык сорау бирим әле. Авылда минем күрше Ильяс абый бар. Тракторчы. Басуда эшләп кайта, тракторын сүндерә, мунчага кереп коенып чыга, ашап-эчә дә, баскыч төбенә утырып, гармунын тартып җибәрә. Авыр эштә эшләп бармаклары каткан, ләкин ул моң белән уйный, эчтән моңлана. Ә менә сезнең кебек профессионаллар көне-төне ниндидер гаммалар, арпеджиолар уйнап чиләнәләр. Эчпошыргыч механик процесска әйләнеп бетмиме ул баянда уйнау, моң барыбер каламы?

 – Кала, чөнки ул моң Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Ә инде бертуктаусыз күнегүләр шул моңны тулырак итеп чагылдыру мөмкинлеген үстерә. Татар халкы барда, моң бар, моң булганда, татар халкы яшәячәк, моңа минем иманым камил. Һәм минем «Ак баян» исемле китабым да «Моң» дигән әсәр белән ачылып китә бит. Башта мин аны Илһам ага Шакировка укыттым. Бик зур бәя бирде. Китапта Илһам абыйның үзенең дә минем турыда язган мәкаләсе урын алды.

 – Ак баян дигән сүзне синнән еш ишетергә туры килә...

 – Төсе ак булган өчен түгел. Ул – концерт баяны. 1941 елда Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы булырга тиеш була. Шул арада сугыш башлана, моның кайгысы калмый. Декада 1957 елда гына үткәрелә. Әзерлек вакытында, карасалар, республикада кешегә күрсәтерлек җүнле баян юк. Ашыгыч рәвештә махсус заказ белән концерт баяннары ясатып алалар. Менә шушы ак баянның берсе миндә.

 – Кирам абый, без темадан читкә киттек.

 – Музыкада тональностьтан читләшү дип атала ул. Кайтыйк соң әдәбият
темасына.

– Без беләбез: син матур гына шигырьләр язасың, алар арасында җыр текстлары да шактый. Шигырьләрне көйгә салучы кеше дә бит әле син. «Консерватория, армия, филармония» дигән китабыңда шигырьләрең дә, ноталары белән бергә җырларың да тупланган. Шулай да без синең педагогик эшчәнлегең турында гел сөйләшмәдек әле...

 – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында вокал классы концертмейстеры булып эшлим, ягъни җырчылар әзерлибез. Марат Фәйрушин, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ландыш Хуҗиәхмәтова кебек шәкертләрем инде үзләре сәхнә тота. Ришат белән Ландыш Салават белән бергә эшли. Ә Салават булыр-булмас җырчыны үз янына алмый ул. Бик күпләре «Татар җыры», «Татар моңы» кебек конкурсларда җиңү яулады.

– Конкурслар дигәннән, туган ягың Актанышта Кирам Сатиев исемендәге конкурс оештырыла икән...

 – Аны без туган авылым Татар Ямалысында башлап җибәргән идек. Җитәкчеләр күреп алганнар да район күләмендә үткәрергә булганнар. Хәзер бу конкурсның географиясе киңәйгәннән-киңәя бара, күрше-тирә районнардан гына түгел, Башкортстан ягыннан да күпләп киләләр.

 – Кирам абый, шушы әңгәмә барышында син бик ялгыш сүз әйттең бит әле. Язучылыкка документым юк, дидең. Андый документ, гомумән, була алмый бит ул. Мондый зур исемне фәкать укучылар гына бирә ала. Менә хәзер, укучыларыбыз белән бергәләп, без сиңа «Чын язучы» дигән мандат тапшырабыз!

 – Рәхмәт. Әмма андый мандатны миңа авылдашларым биргән иде инде. Үзебезнең Татар Ямалысында миңа багышланган музей ачылды бит. Аның ишегенә «Баянчы һәм язучы Кирам Сатиев» дип язып куйганнар. Башта каршы килгән идем. Ләкин безнең авылда да нәкъ синең кебек фикер йөртәләр икән. Ризалаштырдылар. Әйе, мин язучы дип әйтүләренә каршы түгел. Ләкин үземне беркайчан да композитор дип әйтмәячәкмен.

– Ничек инде, Кирам абый?! Синең никадәр җырың бар, бервакыт «Баян һәм оркестр өчен концерт»ыңны Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге данлыклы оркестрга кушылып үзең башкарган идең. Үз әсәрләрең белән Россиянең иң мәртәбәле залларында чыгыш ясадың. Болар бит зур күләмле музыкаль әсәрләр... Ә син, композитор түгел, имеш. Ачуым да бер килмәгәе, хәзер бит бөтенләй нота танымаган кешеләр дә композитор булып йөриләр.

 – Алар, туганкаем, әнә шул нота да танымаганга күрә, композитор дигән сүзнең ни-нәрсә аңлатканын белмиләр. Мин беләм, шуңа күрә беркайчан да үземне композитор дип әйтмәячәкмен.

– Анысын үзеңә кара инде, Кирам абый, әмма Син безнең өчен – иҗатыңа гашыйк милләттәшләрең өчен – татар музыка сәнгатенең йөзек кашы, Гармуннар патшасы, шәп язучы! Рәхмәт Сиңа!

 

Әңгәмәне Нәсим Акмал үткәрде

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру