Төркиләрнең борынгы бабалары
Дәвамы. Башы журналның 10 нчы (2024 ел) санында
Италиядә этрусклар дәвере
Италиядә этруск дәвере кайчан башлана һәм кайчан бетә? Алдагы бүлекләрдә күрүебезчә, этрускологлар күченүләрнең төгәл вакытын билгели алмаганга, Италиядә этрусклар дәвере башланган чорны төгәл күрсәтү мөмкин түгел. Тарихчылар Лидиядән күченеп килүләрне якынча XIII гасыр дип күрсәтәләр. Троялыларның Италиягә күчеше шул ук гасырда булырга тиеш, чөнки алар Көнбатыш Анадолудан Троя сугышы булганнан соң китәләр. Төньяк тарафтан басып алыну вакыты төгәл күрсәтелмәсә дә, Италиядә этрусклар дәвере б.э.к. 13 нче йөздән башланган дияргә мөмкин.
Б.э.к. 265 елда римлылар соңгы бәйсез этруск шәһәре Вольсинийны тар-мар итәләр. Димәк, бу б.э.к. III гасыр. Күренгәнчә, Италиядә этрусклар дәвере меңьеллык вакытны тәшкил итә.
Италиядә төркиләрнең бөек этруск дәүләте тарихы яндырылган
Италиядә этрусклар дәвере башланганда илнең торышы турында атаклы француз тарихчысы Андре Пиганиоль болай ди: «Этруриядә, кыргый һәм ярлы җирле халыктан тыш, Дунай тирәсеннән килгән басып алучылар да, шулай ук ике дулкын белән чит илдән килеп урнашучылар да булган».
Бу өч дулкын белән килгән күчмә халык бер-бере белән нинди мөнәсәбәттә торган? Сугышканнармы? Әллә ике мең елдан соң, Малазгирттагы кебек, бер үк телдә сөйләшүләрен аңлап, туганы белән кавышу хисе һәм сөенече белән яшәгәннәрме?
Әгәр этрускларның милли тормышы турында язылган һәм латиннарның «Tuscae historiae» («Этруск тарихы») дип атаган китаплары Август һәм аннан соңгы императорлар тарафыннан юк ителмәгән булса, алдагы сорауларга җавап җиңел табылыр иде. Кристофер Хэмптон сүзләренчә, латин императорлары этрусклар тарихына кагылышлы китапларны һәм елъязмаларны юк иткәннәр. Императорлардан калганнарын соңрак поплар яндырган, чөнки дингә нигезләнгән этруск иҗтимагый тәртип-йолалары христиан динен таратуга комачауларга мөмкин дигән курку булган. Сүз уңаеннан, латин авторларының да этруск диненә багышланган хезмәтләре яндырылган. Мәсәлән, атаклы галим Варронның «Этрускларның тәңреләр хакындагы ышанулары» әсәре, этруск чыганакларына нигезләнү сәбәпле, чиркәү тарафыннан юк ителгән.
Игътибарны җәлеп итә торган бер вакыйга: Рим империясенең буталчык сәяси чорында сарай сакчылары Клавдий исемле кешене император тәхетенә утырталар (б.э.ның 41 елында). Ә Клавдий этруск була. Милли аңлы этруск... Ул, дәүләт эшләрен ярдәмчеләренә тапшырып, 20 томнан торган «Этрусклар тарихы»н язарга утыра. Шулай ук үзендә «Tuscae historiae» китабы да була, ул аны яшереп саклый. Светоний сүзләренчә, Клавдий идарә иткән заманда «Этрусклар тарихы» хезмәтен Александриянең мәшһүр китапханәсендә халыкка лекция рәвешендә елына бер тапкыр укыганнар. Бүгенге көндә Клавдийны «тарихта беренче этрусколог» дип саныйлар. Тик, Клавдий үлүгә, аның хезмәте дә юк ителә. Алман этрускологы Отто-Вильгельм фон Вакано сүзләренчә, Италия этрускларының өч уртак ягы булган: «телдә, язуда һәм изге идарәи оешмага ия булуда».
Бу нинди идарә оешмасы соң?
Латин язучылары юк ителгән этруск тарихы китапларының кайбер өлешләрен, җөмләләрен үз әсәрләренә күчереп алганнар. Шул әсәрләр аша этрускларның иҗтимагый тормышы һәм административ оешмасы турында кайбер нәрсәләр билгеле. Этруск дәүләте Италиянең төньягында, үзәгендә һәм көньягында өч кабилә берләшмәсеннән торган демократик федератив дәүләт була. Һәр берләшмә үз эчендә уникешәр кабиләдән гыйбарәт. Массимо Паллотино фикеренчә, этрускларда 12 саны дини мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Чынлыкта, бу сан борынгы халыкларның күпчелеге өчен изге сан дип санала: яһүдиләр дә 12 кабиләдән торган, юнаннарның Додекаполис исемле 12 шәһәрчектән гыйбарәт шәһәрләр берләшмәсе булуы билгеле. Бәлки бу галәм яратылышы белән бәйледер. Ай, елына 12 тапкыр үсеп кечерәйгәнгә күрә, 12 санын тәңренең үзе сайлаган һәм яраткан саны дип уйлаганнар.
Этруск дәүләтенең төньяк кабиләләр берлеге По елгасы үзәнендә урнашкан. Үзәк кабиләләр берлеге – Арно һәм Тибр елгалары арасында, ә көньяк кабиләләр берлеге Кампания дип аталган географик өлкәне биләгән. Ирексездән, Италиягә өч аерым дулкын белән килүчеләр арасында тыгыз мөнәсәбәт урнаштыру ихтыяры туа. Ләкин чыганакларда аларның ниндидер мөнәсәбәттә булулары хакында мәгълүмат юк. Шуны да әйтик: иң ышанычлы мәгълүматлар Арно һәм Тибр елагалары арасындагы кабиләләр берлеге турында. Төньяк һәм көньяк кабиләләр берлеге хакында әллә ни юк диярлек. «Этрурия» дигәндә, гадәттә, үзәк кабиләләр берлеге яшәгән өлкә күздә тотыла, әмма этрускологлар шулай ук «По елгасы үзәнендәге Этрурия», «Көньяк Этрурия» кебек гыйбарәләрне дә кулланалар.
Корылтай вакытында ат чабышлары һәм көрәш үткәрелә
Елга бер тапкыр һәр берләшмәдәге кабиләләр, гомуми мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, Корылтайга җыела. Корылтай вакытында дини йолалар үткәрелә, догалар укыла, корбаннар чалына, һәм, ахырда, ат чабышлары, көрәш, бәйрәмнәр, мәҗлесләр үткәрелә. Еллык корылтайлардан тыш, кирәк булганда, мәсәлән, берләшмәнең яңа җитәкчесен, ягъни хөкемдарын (патшасын) сайлау өчен дә корылтай уздырганнар. Хөкемдар халыкның тавыш бирүе юлы белән тәхеткә утырганга, без югарыда этруск дәүләтен демократик дәүләт дип билгеләдек. Этрускларда хөкемдарның, хәрби, административ вәкаләтләре һәм вазифаларыннан тыш, дини вазифалары да булган. Ул бер үк вакытта баш каһин дә. Аңа хөкем эшләре һәм бурычлары йөкләнгән. Борынгы авторлардан Макробий сүзләренчә, этруск патшасы атнага бер көн, бәхәсләрне һәм дәгъваларны тикшереп, хөкем чыгарган.
Этруск патшасы башына таҗ кияр, кулына томар тотар һәм тәхеткә утырыр. Патша юлда чагында, аның алдыннан, коры ботаклардан җыелган бер бәйләм күтәреп, 12 сакчы барыр. Бу сакчылар – һәр кабиләдән сайлап алып җибәрелгән ышанычлы кешеләр. Алар кабиләне патша белән бәйләп торучы арадашчы сыман була. Тит Ливий сүзләренчә, шушы идарә системасы этрусклардан римлыларга да күчә. Патшага идарә итәргә булыша торган «Аксакаллар мәҗлесе» дә этрусклардан алынган...
Патша, Корылтай тарафыннан сайланганнан соң, Этруриядәге 12 кабилә белән идарә итү хокукын ала. Бу вәкаләт дини һәм изге санала, чөнки бу титул тәңредән патшага халык аша бирелә. Латиннар, ягъни римлылар үзләштергән демократик лозунг та этрускларныкы: «Vox Populi vox Dei» – «Халык тавышы – тәңре тавышы ул». Этруск патшасының изге «хакимлеге» дә, «империум» исеме белән, римлыларга күчә. Этруриянең башкаласы – Тарквиния шәһәре. Риваятьләр буенча, этруск халкының бер өлешен Италиягә алып килгән Тиррен исемле юлбашчы шул шәһәргә нигез салган.
Кабиләләр берлеге эчендә 12 саны ничек сакланып калган соң? Ягъни берәрсе, дусларын һәм башка кешеләрне туплап, унөченче кабиләне оештыра алмас идеме? Яисә кабиләләр арасында, сугыш чыгып, бер кабилә икенчесен үзенә буйсындыру нәтиҗәсендә, кабиләләр саны унбергә кала алмас идеме? Чыганакларда бу мәсьәләләр буенча төгәл мәгълүмат булмаса да, кайбер риваятьләр һәм хикәятләрдән дәлилләр табарга мөмкин. Кабиләләр шәһәр-дәүләтләр төзегән чорда, аларга ярдәм итәр өчен, Таркиния тарафыннан «саклаучы шәһәр» билгеләнә. Төзелгән шәһәр һәм аңа төзелү вакытында ярдәм иткән шәһәр күпмедер вакытка административ бербөтенлек тәшкил иткән дип санарга мөмкин.
Рим шәһәре төзелгәндә аңа ярдәмгә Вейи шәһәрен беркетәләр. Вейи Римга һәрьяктан ярдәм иткән: аңа архитекторлар, скульпторлар, руханилар һәм хәтта театр актерларын җибәргәнлеге билгеле. Гүзәл Рим рәхимсезлеген соңрак күрсәтә. Кабиләләр арасында чыккан сугышлар яки дошман һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, бер кабиләнең мәркәз шәһәре җимерелгәндә, аның урынына төзелә башлаган шәһәр сайлап куелган.
Җәмгыять төзелеше
Этруск җәмгыятендә күп буынлы гаиләләр зур урын тота. Гаиләнең иң өлкән кешеләре җәмгыятьтә авторитет булып тора. Аларны «ата» яки «ыру башы» дип йөрткәннәр. Болар – «Өлкәннәр мәҗлесе»нең әгъзалары. Аларның оныклары «ата уллары» дип йөртелгән, ягъни этрускларда нәселләр сыйныфы катламы булган. Алардан соң гади халык сыйныфы килә. Бу сыйныф ирекле гражданнардан гыйбарәт. Алар, патша сайлаулары кебек, кайбер сәяси хокукларга ия булган. Этруск җәмгыятенең иң түбән баскычында, шул чорның теләсә кайсы җәмгыятендәге кебек үк, коллар сыйныфы яшәп килгән. Коллар – еш кына хәрби әсирләр. Аларны җәмгыятьтәге иң авыр хезмәтләрне үтәргә мәҗбүр иткәннәр, чөнки алар – сугышта үлем белән күзгә-күз очрашкан һәм үлем тырнагыннан котылып калган кешеләр. Алар тыныч кына һәртөрле эшне үтәргә әзер булганнар. Коллар – алыш-биреш нәрсәсе, ягъни сатудагы товар кебек булган. Этруск җәмгыятендә хатын-кызлар югары урын биләгән. Этруск хатын-кызы өйдә бикләнеп утырмаган. Ул ире белән дини тантаналарга, ярышларга, тамашаларга, очрашуларга йөргән. Башка халыклар, мәсәлән, юнаннар, моңа бик гаҗәпләнә торган булганнар.
Этруск җәмгыятендә дин, рәсем сәнгате, милли гореф-гадәтләр зур роль уйнаган. Ләкин этрускларның матди тормышында да гаҗәеп үзенчәлекле ышанулар күзәтелә. Мәсәлән, чүпрәдән басылган камыр яхшы күперсен өчен, камыр савытлары янында флейтада уйнап торганнар.
«Бөтен Италия диярлек этрусклар хакимлеге астында булган»
Этруск кабиләләре арасындагы бәйләнешләр кайбер чорларда начарая. Асылда, күпкә соңрак, феодализм азагында кебек үк, б.э.к. VIII һәм VII гасырларда бөтен дөньяда шәһәрчек, ягъни шәһәр цивилизациясе үсеш кичерә. Этруск кабиләләре дә бер шәһәр тирәсенә туплана. Шулай итеп, VIII гасырда Рим төзелгән вакытта этруск дәүләте Таркиния патшасына буйсынган 36 (12х3) бай шәһәр яки вилаятьтән формалашкан. Отто-Вильгельм фон Вакано этруск кабиләләренең дини, сәяси, мәдәни һәм идарәи берлегенә аерым игътибар бирә. Мәшһүр язучы Катонның: «Бөтен Италия диярлек этрусклар хакимлеге астында булган», – дигән сүзләре бар.
Этруск дәүләте б.э.к. VI һәм V гасырларда Урта диңгез дөньясында ике зур дәүләтнең берсе булган. Этруск дәүләте үзенең милләтара куәте өчен диңгезгә бурычлы. Британия галиме Джеймс Веллард сүзләренчә, этрусклар Урта диңгезнең көнбатыш өлешенә тимер гасыр, ягъни икенче меңьеллык ахырыннан бирле хуҗа булганнар... Юнаннар, үзләренең сәүдә көймәләренә юл ачар өчен, этрускларның хакимлеген җимерергә тырышканнар. Тырышып та җимерә алмач, өметләре өзелеп, юнаннар Урта диңгезнең көнбатышын Тиррен, ягъни Этруск диңгезе дип исемлиләр. Асылда Урта диңгезнең көнчыгыш өлеше дә үз исемен Этруск порты Адриядән (Әдрәннән) алган.
Юнаннар һәм этрусклар арасындагы диңгез сугышы гасырларга сузыла. Бу сугыш күбрәк пиратлык формасында бара. Этрускларның төп бурычы сәүдә флотын саклап калуда була. Бу сугыш кайчак бер якның, кайчак икенче якның җиңүе белән тәмамлана. Ул арада этруск кораблары, Испаниянең Көньяк ярларына кадәр килеп, минем исәпләвемчә, Джебель Тарик бугазын да кичеп, Атлантик океанга барып җитәләр. Ни өчен шулай дим: әлеге бугазны кичү белән, Фесның көнбатыш яр буенда Танга дип аталган порт бар. Французлар бу портны «Тanger» («Тангер») дип язалар, [танжэ] дип укыйлар. Б.э.к. 6 нчы йөзнең географик хәлен сурәтләгән кайбер карталарда әлеге порт «Tingis» («Тингис») исеме белән билгеләнгән. Борынгы төркиләрдә юнаннарның [тингис] дип әйтелгән «Тengis» («Тенгиз») сүзе һәм күл, һәм диңгез, һәм океан мәгънәсен аңлаткан. Этрускларның океан ярында нигез салган портны «Тенгиз» дип атаулары гаҗәп түгел. Ә «Tengiz» сүзе соңрак ничек «Tenger» яисә «Tanger» сүзенә әйләнгән соң? Моны да бары тик төрки фонетикага гына нигезләнеп аңлатырга мөмкин, чөнки төрки тел тарихында «р»ның «з»га әйләнүе еш күзәтелә. Бу фонетик чынбарлыкны безнең тарихчыбыз Баһаветдин Өгәл болай аңлата: «Oğur» (огур) исеме, һәрхәлдә, төркичәдәге «Oğuz» (огуз) сүзеннән башка нәрсә түгел. Көньяк рус төркиләре [з] авазын сүз ахырында [р] авазына алыштыра һәм шулай сөйләшә. Чыннан да, Урта Азия төркичәсендә «öküz» (өкүз) сүзе «ökür» (өкүр) шәкеленә әйләнгән. Хәтта бүген дә бу төрки диалектта сөйләшүче Россия төркиләре бар». Минем уйлавымча, «Тенгиз»не «Тенгер» яки «Тангер»га үзгәртүче Италиядә мең ел яшәгән этрускларның үзләре булырга тиеш. Фесның Әнкарадагы илчелегеннән алган мәгълүматка караганда, Танганың борынгы заманда «Тингис» дип аталуын Феста һәркем белә, чөнки ул мәктәп дәреслекләрендә дә шулай язылган.
Диңгез сугышында этрускларның иң мәшһүр җиңүе дип б.э.к. VI гасырның икенче яртысында булган Алерия җиңүен атарга кирәк. Бу җиңү нәтиҗәсендә, этрусклар Эльба утравына, Сардиниягә һәм Корсикага хуҗа булалар.
Этруск дәүләтенең шәһәр-дәүләтләрдән торганын, бу шәһәр-дәүләтләрнең Такиния патшасына буйсынуын инде әйттек. Юнаннар белән диңгез сугышы вакытында этруск дәүләтендә катгый мәркәзи идарә булуы аңлашыла. Юкса, көчле этруск флоты була алыр идемени? Асылда, диңгез сугышының нык кызган вакытында Таркиния башкаласы төньяк кабиләләр федерациясен һәм көньяк кабиләләр федерациясен хәрәкәтләнергә дучар итә. Чөнки һәр ике федерация дә Этруриягә буйсынган була.
Төрекчәдән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе
«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.4-9.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА