Хәтердән җуелмас ул көннәр
Танылган музыка белгече, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллинаны (1916-2010) Татарстан радиосы коллективы «тере тарих» дип йөртә иде. Ул – 1932-1936, 1938-1940 һәм 1942-1962 елларда башта диктор, аннан музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшләгән, радио тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның 1997 елда язучы һәм радиожурналист Җәүдәт Дәрзаманга (1945-2019) сөйләгән истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез.
1970 елларда Зәйнәп Хәйруллинаның (сулда) диктор Камал Саттарова белән истәлеккә төшкән рәсеме. /Фото – Татарстан радиосы архивыннан
...Мин радиога бик яшьли килдем. Күп кенә тарихи шәхесләр белән эшләргә насыйп булды. Бүгенге көн өчен тарихи диюем. Ул вакытта гадәти кешеләр, гадәти, әмма гаҗәеп җаваплы хезмәт... Соңрак драматург булып танылган Риза Ишморат, шагыйрь Мөнир Мазунов берара рәис урынбасары булып эшләделәр. Әдәбиятчылардан – Сәгыйть Каратай, Габдрахман Теләш, Әсхәт Айдар, Хәсән Туфан, Хөсни Кәрим, Рахман Ильяс...
1936 елда мине «халык дошманының нәсел очы» дип, радиодан кудылар. Имеш, мин, комсомолка башым белән, халык дошманы белән янәшә яшәгәнмен, уяулык күрсәтмәгәнмен... 1938 елның март урталарында кабат радиога кайтардылар, зурлап каршыладылар, мәҗбүри эшләми торганым өчен хәтта хезмәт хакымны да кайтарып бирделәр...
Хәсән абый Туфан радиода әдәбиятны, музыка сәнгатен алга җибәрүдә ифрат көч сарыф итте. Күп кенә рус классикларының җырларын татарча яңгыратуда, татар тыңлаучысына җиткерүдә аның тырышлыгы бәяләп бетергесез булды. Мәрьям Рахманкулова, Мөхәммәт Сафин, Зөһрә Байрашева кебек җырчыларыбыз ул әсәрләрне югары осталык белән башкара иде. Татар музыкасында бу чор үзенә бер дәвер буларак бәяләнергә хаклы. Туфанның радио эшеннән китүе татар әдәбияты, татар сәнгате өчен зур югалту булды дип уйлыйм.
Ул елларда радиопостановкаларны Рахман Ильяс әзерләде. Артист Мохтар Мутин радиода Сириннең шигырьләрен укырга ярата иде.
Ул елларда радиода юмористик тапшыруларга да зур урын бирелде. Аларны артист Фәйзи Кавалинский алып барды. Бик тере, бик үткен кеше. Аз гына буш вакыты булдымы, ул инде бер кочак скетч тотып, студия төбендә тора. Тапшыру иртәрәк тәмамланып, микрофонны сүндерүгә, калган вакытка сыешлы скетчын тотып, Кавалинский килеп керә: «Курыкма, Зәйнәп, Фәйзиең монда. Скетчка акча түләү – синнән, ә сине штрафтан коткару – миннән!» – ди. Сүзләре хак: ул вакытта таләп ифрат каты, тапшыруны бер генә минутка вакытыннан алда яисә соңрак тәмамласаң, зур штрафка тарталар иде.
Татарстан радиосында чуваш телендәге тапшырулар – үзе бер тарих. Утызынчы елларда Казанда чуваш якташлыгы эшләп килә иде. Аның башында җырчы Зоя Павловна Селиванова торды. Гаҗәеп матур тавышлы, музыкаль әзерлекле җырчы. Чуваш редакциясе тирәсенә яшь көчләр тупланды. Кыскасы, бүген зур горурлык белән мактала торган чуваш милләтле шәхесләрнең күбесе – Татарстан радиосында олы тормыш юлына чыкты.
Ул чорда башкаручылар коллективы ифрат көчле булды. Габдулла Камал җитәкчелегендәге драма труппасы радионың барлык әдәбият-сәнгать тапшыруларында даими катнаша иде. Артистларның күбесе соңыннан Камал театрына килеп кушылды. Театрдан исә Әбүбәкер Йосыпов еш чакырыла иде. Ул елларда гарәп хәрефләреннән яңалифкә күчтек бит. Бу күчешне күпчелек зыялыларыбыз белән бергә театр артистлары да бик авыр кичерде, авыр күнекте. Турыдан-туры эфирда ялгышудан куркып, күп кенә артистлар радиодан читләшә башлады. Әбүбәкер исә латин графикасын бик җиңел үзләштерде.
Ул елларда әле җыр тексты язу дигән нәрсә юк, башлыча халык җырлары башкарыла иде. 1933-1934 елларда махсус җыр текстлары булдыру ихтыяҗы туды. Без, радио хезмәткәрләре, шагыйрьләргә, композиторларга бу өлкәдә үзебез мөрәҗәгать итә башладык. Татарлардан беренче булып консерватория тәмамлаган Мансур Мозаффаров Мәскәүдән кайтты, радиода эшли башлады. «Урман кисүчеләр» радиоспектакле өчен махсус берничә җыр язды. Бу яңалыкны халык яратып кабул итте. Гомумән, музыкаль радиоспектакль жанрын Татарстан радиосында мин Мансур Мозаффаров белән бәйләп карыйм.
Шул ук елларда радиога яшь композитор Җәүдәт Фәйзи килеп йөри башлады. Алар Василий Виноградов белән яшь музыкантларны, яшь композиторларны үз тирәләренә тупладылар. Мөхәммәт Сафин белән Кәшифә Тумашева бу игелекле эшнең башлап йөрүчеләре булды. Җыр жанрына игътибар көчәйде. Хәсән Туфан, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Нур Баян, Шамил Гәрәй, Муса Җәлил җиң сызганып җыр язарга кереште, 1935-1936 елларда исә Фәтхи Бурнаш белән Җәүдәт Фәйзи беренче балалар операсы иҗат итте.
1948-1990 елларны эченә алган хезмәтләремнең байтагы Татарстан радиосы белән бәйле яки эфир аша күпсанлы тыңлаучыларга ирештерелгән.
2011 елда Рафаэль Ильясов бөек авылдашы Һади Атласи истәлегенә багышланган кичәдә чыгыш ясый. Баяннарда – Илгиз Насыйбуллин һәм Рафинад Сәлахов. /Фото – Татарстан радиосы архивыннан
Чүпрәледә китап туе
Бу араларда Татарстан радиосы хезмәткәрләрен Чүпрәле урамнарында еш очратырга мөмкин. Муниципаль район хакимияте, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләребез» сериясендә нәшер ителгән «Рафаэль Ильясов» китабын тәкъдим итү кичәсен әзерләп йөргән чакларыбыз.
Беләсездер: Чүпрәле ягында туып-үскән күренекле җырчыбыз Рафаэль Ильясов (1939-2020) ярты гасырдан артык Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләде.
Истәлекле чара 26 август иртәсендә Рафаэль Ильясовның туган авылы Түбән Чәкедә башланып китәр дип планлаштырыла. Ул укыган мәктәптәге Туган якны өйрәнү музеенда җырчыга багышланган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Мәдәният йортына җырчының исеме бирелү уңаеннан, митинг үткәрелә һәм истәлек тактасы ачылачак.
Кичке якта Чүпрәленең үзәк мәдәният йортында республиканың сәнгать осталары һәм районның иҗат коллективлары катнашында «Китап туе» узачак.
Хәер, барысын да алдан сөйләп кую дөрес булмас, бөтен татар дөньясында олы бер вакыйга дип бәяләнерлек шушы чара үткәрелгәннән соң, без аның турында иркенләп язарбыз.
Шигъриятле радио
Гөлшат Зәйнашева,
шагыйрә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1949-1952 елларда Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире
Уят якты өметләр
(Җыр)
Хыяллары белән бала күңеле
Ерак йолдызларга талпына.
Йолдызларга талпын, яшә җирдә
Лаек булып туган халкыңа.
Уят халкың күңелендә
Сүнмәс якты өметләр!
Сакларга илне, якларга
Кирәк батыр егетләр!
Балачакны яшел тугаеннан
Акбүз атка менеп кем килер?
Яшьлегеңнең ямьле иртәсендә
Син егет булачак көн килер.
Таң җилләре түгел, тарих җиле
Хәтереңне синең яңартсын.
Татар җаны типкән һәр яшь йөрәк
Туган илен, халкын яратсын.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА