Журнал «Безнең мирас»

Бурычлы сиңа мин, әнкәем–алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын...

🏷 Admin

«Мәдәни җомга» газетасы утыз ел затлы сәнгать, мәдәният, әдәбият турында язды. Традициягә тугры калып, бу юбилей саныбызда тагын бер матур шәхесебез турында хәтерне яңартмакчыбыз. Татарстанның атказанган артисты, җырчы Фәгыйлә Тимерова быел 95 яшен билгеләп үтте. Иҗаты саллы аның – татар, рус, чит ил композиторлары операларында баш партияләр, милли аһәңсазларыбыз иҗат иткән җырлар бар. Радио, телевидениедәге язмаларда соклангыч тавышы сакланган. Чибәрлегенә таң калырлык. Сәхнәдә үзен тотуы – күпләргә үрнәк. Концерт костюмнары, бизәнү-ясануы зәвыклы һәм чама белән. Фәгыйлә Тимерованы танылган җырчыларыбыз Азат Аббасов, Мөнирә Булатова, Зөләйха Хисмәтуллина, Фәхри Насретдинов белән бер рәткә куялар. Утыз елга якын гомерен сәнгатькә багышлаган Ф.Тимерованың «атказанган» исеме белән генә калуы сәер хәтта...

 

Сүзебезне Башкортстанның Сөләйман авылына күчерик әле. Шунда Майнур апа һәм Тимергали абый гаиләсендә төпчек бала булып Фәгыйлә дөньяга килә. Бала чагыннан калган иң кадерле истәлеге нәрсә, дип сорасагыз, җыр, дип җавап бирер ул. Әнисе дә җырлый, әтисе дә. Авылдашлары Фәгыйләне беренче тапкыр өч-дүрт яшьләрендә сәхнәдә күрә. Тимергали абзый нәни сандугачны үзе күтәреп чыга һәм  сәхнәдән әйбәтрәк күренсен өчен урындыкка бастыра. Еллар үтә. Илгә фашист илбасарлары бәреп кергәч, олы абыйлары Ватанны якларга китә, берсе әйләнеп кайтмый. Кечкенә Фәгыйлә исә тылдагы хезмәте белән Җиңү көнен якынайта. Бирешмәскә, нык булырга җыр ярдәм итә. Сугыш беткәнне генә көтеп ала да, Уфага укырга юл тота. Бәхетенә, ул елларда училищеда Нина Александровна Караулова укыта. Күренекле опера җыр­чысы кызның сәләтен бик тиз чамалап ала һәм нота да танымаган Фәгыйләне җырларга өйрәтә башлый.

Казанда исә бу вакытларда... 1934 елда милли операларда җырларлык кадрлар әзерләү өчен Мәскәү консерваториясе каршында татар студиясе ачалар һәм Казаннан бер төркем җырчылар шунда барып укый башлый. 1939 елда композитор Нәҗип Җиһановның «Качкын»ы белән опера театры ачыла. 1945 елда башкалабыз Казанда Идел буенда беренче консерваториягә нигез салына. Ник Казан хәлләрен искә алдык соң әле? Чөнки Н.Караулова училищены бик әйбәт тәмамлаган укучысына Казан консерваториясенә укырга керергә киңәш итә.

Опера һәм балет театрында беренче роле – А.Даргомыжскийның «Русалка» операсында Наташа. Мәхәббәт корбаны булган Наташа образы ышандырырлык килеп чыккач, яшь җырчыга фаҗигаи язмышлы хатын-кызлар рольләрен бирә башлыйлар. Н.Җиһановның «Җәлил» операсында каһарман-шагыйрьнең хатыны Әминә дә шулар рәтендә. Х.Вәлиуллинның «Самат» операсы Бөек Ватан сугышын һәм аннан соңгы вакыйгаларны үз эченә ала. Баш герой сугыш кырыннан якташын алып чыга. Үзенең исә күзләре начар күрә башлый. Саматның берәүгә дә йөк буласы килми, берәүнең дә үзенә кызганулы күзләр белән каравын теләми, шуңа күрә сөйгәне Әлфия белән араны өзә. Бер якта – Самат, икенче тарафта Әлфия бәргәләнә. Ф.Тимерова Әлфиянең күңел газапларын да нечкәләп тасвирлауга ирешә. А.Бородинның «Князь Игорь» операсы театрыбызда байтактан башкарылмаса да, Фәгыйләбезнең Ярославна роленә кереп, җырлап елавы әле һаман да ишетелә сыман тоела. Мәшһүр Дж.Вердиның «Аида» операсында мәхәббәт хакына җанын фида кылган Аиданы да бер дигән итеп башкара җырчыбыз. Ф.Тимерованың иҗатында Г.Кутуй әсәре буенча композитор Җ.Фәйзи иҗат иткән «Тапшырылмаган хатлар» операсындагы Галия образы зур урын тота. П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Татьянаны искиткеч итеп башкара ул.

Музыкаль комедияләрдә исә Ф.Тимерова танымаслык булып үзгәрә. «Кияүләр»дә – Мәйсәрә, «Кодача» спектаклендә – Шәмсия, «Мәхәббәт җыры»нда – Бибиәсма, «Башмагым» музыкаль комедиясендә Җиһан карчыкны шундый итеп башкара ки, очкынланган күзләрен, килешле биюләрен, сөйкемлелеген күргәннәр оныта алмыйча газаплана.

Фәгыйләне күреп мәхәббәт утында янучылар арасында булачак ире дә була. Элек кинотеатрларда сеанс алдыннан концертлар башкарганнар. Шундый концертларның берсендә Фәгыйлә дә катнаша. Ун көнләп дәвам итә программа. Ун көн буе тамашачылар арасыннан берәүнең күзләрен алмыйча каравына игътибар итә җырчы. Ахырдан иң кайнар алкышлар яудыручы да шул кеше булып чыга. Унынчы көндә исә түзми, җырчы янына килеп сүз ката ул. КАИ тәмамлаган инженер егет итәгатьле мөгамәләсе белән кызның күңеленә акрынлап юл сала. Еллар үтеп, чәчләргә чал кунгач та мәхәббәте сүрелми. Сөек­ле Фәгыйләсе гастрольгә киткәч, концерт азагында сәхнәгә бер бәйләм чәчәк чыгарыр өчен кызын алып чит шәһәргә ыргылган чаклары күп була аның...

Бер үк вакытта җырчы радио, телевидениедә үз кешегә әйләнә. Ул елларда радиода җырлаганың шунда ук эфирга чыга. Композиторларның яңа гына табадан төшкән әсәрләрен башкарырга туры килгәндә дә сынатмый ул.

Гастрольләрне ничек әйтми калдырасың?! Элеккеге Советлар Союзын аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Гомердә артистлар аягы басмаган ерак авылларга татар моңын ирештерәләр.

Җырчы Мәдәният һәм сәнгать институтында дәресләр дә бирә башлый. Доцент дәрәҗәсенә ирешә. Аның шәкертләре бүген үзләре мәкаләләр багышларлык зур шәхесләргә әйләнә. Җырчы Мулланур Габитов мәдәният инс­титутыннан соң консерватория, аспирантура тәмамлап, педагогика фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алып, үзе сәләтле җырчылар тәрбияли. Ф.Тимерованың шәкертләре арасында ил күләмендә танылган шәхесләр дә бар. Шундыйларның берсе Россиянең халык артисты Вадим Ананьев бүген Россия Армиясенең А.Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблендә җырлый. Дистә еллар буена «Калинка», «Катюша»ны башлап җырлаучы буларак таныла. Чит илләрдә аны «Мистер Калинка» дип йөртәләр.

Фәгыйлә Тимерованың тагын да зуррак дәрәҗәләргә, лаеклы исемнәргә ирешмәвенең сәбәбен беләсе киләдер укучыбызның. Шушы урында тавыш югалту яки башка берәр бәхетсезлек турында язуыбызны көтәдер, бәлки. Әйе, Фәгыйләбез озаграк та җырлар һәм, һичшиксез, «халык артисты» исеменә ирешер иде. Үз теләге белән театрдан китеп бармаса... Ерак Сөләйман авылында әтисе Тимергали абзый вафатыннан соң була бу хәл. Ялгыз гомер итүе авыр була башлагач, Фәгыйлә Тимерова әнисе Майнур апаны Казанга алып килә һәм соңгы минутларына кадәр кадерләп тәрбияли. Бәхетме бу, бәхетсезлекме – укучы үзе бәя бирсен. Фәгыйлә ханым үзенең дөрес җавабын биргән инде. Театрга, халкына ул дистә еллар намуслы, тугрылыклы хезмәт иткән. Иң башта ук бишек җырлары белән җырны яратырга өйрәткән әнисе алдында бурычы исә түләп бетермәслек зур була шул...

Дөрес, театрга әйләнеп кайтырга да мөмкин булгандыр. Әмма алты ел – иҗат кешесе өчен күп вакыт. Бер көне елга торырлык. Өстәвенә, сәхнәгә инде яңа буын җырчылар килгән...

Җырчыбыз бүген үзе кадер-хөрмәттә яши. Бердәнбер кызы Ирина әнисен өрмәгән җиргә дә утыртмый. Әтисе кебек инженер белеме алган ул да. «Театрны кечкенәдән яратмадым. бервакыт грим бүлмәсендә ялгызым калгач, әнине эзләп чыгып киткәнмен дә, сәхнә артында тамашачыга күренмәгән җиде кат пәрдә арасында адашканмын. Ул пәрдәләр арасыннан исә сәхнәгә Шүрәлеләр һәм тагын әллә нинди шомлы җан ияләре килеп чыга. Шуннан соң театрга килергә шүрли башладым»,  – дип әллә шаяртып, әллә чынлап сөйләде артист баласы...

 

Миләүшә Галиуллина

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру