Габдулла Бубый (Габдулла бине Габделгалләм бине Нигъмәтулла бине Монасыйп) – мәшһүр татар дин галиме, мәгърифәтче, педагог, публицист, язучы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1871 елның 9 (21) ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Әгерҗе районына кергән Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Төпле белемне атасының мәдрәсәсендә алганнан соң, Габдулла Бубый 1895 елда Иж-Бубый авылына имам һәм мөдәррис итеп билгеләнгән. Мәдрәсәдәге укыту һәм тәрбия процессы тулысынча аның кулына күчкәч, ул төпле дини һәм дөньяви белем бирүче абруйлы мәгърифәт учагы булдырган. Аңа бу эштә бертуганнары Гобәйдулла (1866-1938) һәм Мөхлисә (1869-1937) Бубыйлар да зур ярдәм иткән. Габдулла Бубый 1905-1906 нчы елларда Мәккә, Мәдинә, Каһирә, Бәйрут, Истанбул һ.б. шәһәрләргә сәяхәт кылып, белемнәрен камилләштергән. Кызганыч ки, кадимчеләрнең яла ягулары аркасында, 1911 елда данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылган, шәкертләре куып таратылган.