Admin автор яңалыклары
-
Игътибар: яңа бәйге – «Милләтем шәхесләре»!
Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе, «Безнең мирас» журналы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Милләтем шәхесләре» исемле бәйге игълан итә. -
Пермь краендагы Уразмәт авылы тарихы
Пермь крае татар авылларының берсе – бай тарихлы Уразмәт авылы. Шушы көннәрдә авылыбыз 370 еллык бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Уразмәт район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта, урман эчендә, табигатьнең бай урынына, мул сулы Ирен елгасының уң як ярында урнашкан. -
Язучы Кыям Миңлебаевның тууына 95 ел
Язучы, тәрҗемәче, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980) Кыям Миңлебаев (Кыяметдин Сәләхетдин улы Миңлебаев) 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылында туган. Кыям Миңлебаев 1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ике ел Татарстанның Сарман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. 1955 елның көзендә ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли башлый. -
РӘШИТ ЯГЪФӘРОВ. «КӨРӘШЧЕЛӘР»
Без бит көрәшчеләр токымыннан, Без өйрәнгән һәрчак җиңәргә. Җиңәр өчен без үләргә әзер Һәм гомергә иза чигәргә. -
Миңгәр киез итеге
Миңгәр авылы үзенең итекчеләре белән дан тоткан! Бу хакта Миңнәхмәтовлар гаиләсе музей-йорты утарындагы татар мунчасы экспозициясендә бәян ителгән. Биредә итек басуның миңгәрлеләргә генә хас технологик үзенчәлекләре һәм 6 этабы бар икән. Киез итек басу – бик зур физик көч һәм түземлек таләп итә торган эш. Бабаларыбызның борынгы һәм хәзер дә актуаль булган һөнәре белән сезне дә таныштырырга булдык. -
100 ел элек татар дөньясы
Ашау нәрсәләре белән сату итә торган рәттән узып барышлый тукталырга туры килде. Шулвакыт сөт, йомырка белән сату итүче бер абыстай янына икенче районның милициясе килде дә, абыстайның сатарга куйган йомыркаларын (1 дистә чамасы) ватып-ватып карады да, бернәрсә булмаган шикелле, авызын ерып, көлеп китте. Йомыркаларның яманмы-яхшымы икәнлекләрен тикшерү экпертиз комиссиясенең эше, шуңа күрә милициянең бу эшкә кысылуы урынсыз, баш милиция идарәсе мондый эшләргә юл куймаска тиеш. -
Габдерахман Таһирҗановның Шәүкәт Биктимеровка язган хаты
Китапта Сезнең Ленин ролен башкарган рәсемегезне күреп шатландык. Милләтебездән шундый әһәмиятле һәм шундый зур рольләрне яхшы башкаручы сәнгать ияләребез булуы халкыбызның мәдәният юлында бик алга китүен күрсәтә. Сезгә бу бәрәкәтле һәм мактаулы эшегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне чын күңелдән телимен. -
Җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел
Җырчы, ТАССРның атказанган артисты (1987), Татарстан Республикасының халык артисты (1991), Башкортстан Республикасының халык артисты (2020, вафатыннан соң) Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районындагы Котлыяр исемле кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 разрядлы монтер булып эшли, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. -
100 ел элек татар дөньясы
«Авыл хуҗалыгына булышлык күрсәтү комитеты», Татарстандагы мохтаҗ халыкларга ризыклата ярдәм итү өчен, соңыннан кайтарып бирү шарты илән, Мәскәүдән алтынлата биш мең сум акча җибәрергә булды. Түләүнең мөддәте бер ел. Шуның белән бергә, Минзәлә кантонының башкаларга караганда артыграк дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге беленде. Шуңа күрә бу ярдәм беренче нәүбәттә аңа биреләчәк. Моннан башка, Татарстандагы балаларга ярдәм сорап та комиссиягә мөрәҗәгать итәргә дә карар бирелде. -
Актриса Зәйнәп Камалованың тууына 125 ел
Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1957) Зәйнәп Камалова 1899 елның 16 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Галиәкбәр, әнисе Мәүгыйзә исемле: милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел. Зәйнәп Камалова 1917 елда Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнаша. Сәхнә эшчәнлеген дә шул елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Ташкент, Сәмәрканд, Әстерхан (1920-1940) һәм Татарстанның Республика татар күчмә театрларында (1940-1962) хезмәт итә. -
«Безнең мирас» елъязмасы / Апрель
Алман галиме Даниил Готлиб Мессершмидт Себергә фәнни сәфәр оештыра. Аның төп юлдашы – швед офицеры (элеккеге хәрби әсир) Филипп Иоганн Страленберг, Тубыл каласы ахуны белән аралашып-дуслашып, гаять кыйммәтле тарихи-фәнни кулъязмаларга тап була. Ул, шул рәвешле, Хива ханы вә тарихчы галим Габделгази Бахадур төзегән Шәҗәрәи-төрки (Төркиләр шәҗәрәсе) кулъязмасын дөньяга чыгара. -
Руслан Дәминов: «Җырчылар турында оныталар...»
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, кабатланмас тенор тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулап алган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов үзенең балачак хатирәләре, уңышлары һәм үкенечләре, табышлары һәм югалтулары турында сөйләде. -
100 ел элек татар дөньясы
Арча кантоны Кукмор волосте Күлбаш авылы 250 йортлы шактый гына зурлыкта булып, халкы әүвәлдән кыш көннәрен чыпта, күлүк эшләп көн күрә торган булган. Башка вакытта күлүкне аерым байларга эшләп, эшләгән эшләрен байларга арзан хакка биреп, эксплуатировать ителгәннәр. -
Ислам. Дини сүзлек
Зикер (гарәпчә – искә алу, искә төшерү) – Аллаһны олылауга багышланган махсус доганы (зикерне) күмәк аваз белән (зикер-җали) яки эчтән генә (зикер-хафи) уку. Суфилар аерым бүлмәләргә – хөҗрәләргә бикләнеп, күңелләрен Аллаһка юнәлтеп, «Аллаһ» яки «Раббым» сүзен, бигрәк тә «лә-иләһә илләллаһ» кәлимәсен кабатларга, әлеге сүзләрне йөрәкләренә сеңдерергә тиешләр. -
Ленар Нургаянов: «Үз районыңда эшләү нинди зур бәхет!»
Районыбыздагы авылларның күбесендә татарлар гына яши. Шәхсән үзем Тирсә авылында гел татарча сөйләшеп-аралашып, укып үстем. Бездә татарлык, милли рух һәрвакыт көчле. Гадәттә, Әгерҗене, Удмуртия белән чиктәш булгач, татар районы түгел, ә күп милләтле төбәк дип уйлыйлар. Дөрес, башка милләтләр дә бездә күп – бу безнең байлыгыбыз, әмма татар теле, татарның гореф-гадәтләре дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Кайсы гына авылга барма, матур итеп татар әдәби телендә сөйләшәләр. Әлбәттә, безнең яктагы телнең, халык тарихының үзенчәлекләре күп.
